Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
"Минем гаиләм - минем шатлыгым!" 13.05.2016

Бүген бакчабызда гаилә көне уңаеннан “Минем гаиләм-минем шатлыгым!” исеме астында күңел ачу үткәрелде.Бәйрәмдә катнашучы һәр гаилә үткәрелгән чарадан кәнәгать калды. Балалар һәм ата – аналар бергә күңел ачтылар, бер – берсенә ярдәмләшеп, гаилә командасы булып чыгыш ясадылар, уңган – булганлыкларын күрсәттеләр. Үз гаилә әгъзаларының уңышларын күреп шатлану, горурлану хисләре кичерделәр. Бәйрәм кичәсе ата – аналар һәм балалар бакчасы арасында булган җылы мөнәсәбәтне ныгытты.
-
Язгы урман 12.05.2016

Бүген, тәрбияче Лениза Мисбаховна, зурлар төркеме балалары белән иҗади-сәнгать үсеше буенча "Язгы урман" темасына әвәләү эшчәнлеге үткәрде. Балаларның урман, андагы тереклек турында белемнәре тирәнәйтелде. Балалар табигать материаллары ( нарат, чыршы күркәләре) кулланып, фантазияләрен биреп, бик теләп язгы урманны әвәләделәр. Коллектив эшләү балаларның бердәмлелекләрен ныгытты.
-
Урманга сәяхәт 11.05.2016

Бу атна дәвамында балаларны урманнар, урманның кеше тормышындагы әһәмияте, анда яшәүче кошлар, җәнлекләр, бөҗәкләр, агачлар,үсемлекләр белән таныштыру максатыннан эшчәнлекләр алып барыла. Бүген уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Гүзәлия Шамиловна белән урманга сәяхәт кылдылар.Урманның саф һава бирүен, аны сакларга кирәклеген, урманда үз-үзләрен әдәпле тоту кагыйдәләрен, сакчыл караш кирәклеген аңладылар. Балалар үрманда яшәүчеләр турында табышмаклар чиштеләр, презентация карадылар, Г.Тукайның "Бала һәм күбәләк" шигырен тыңлап,уйнап карадылар.
-
Росток-интеллектум 11.05.2016

За участие в открытом Всероссийском интеллектуальном турнире способностей "Росток интеллектум" воспитанники подготовительной и старшей групп получили дипломы 1,2.3 степеней, а педагоги за подготовку призеров награждены благодарственными письмами Оргкомитета ФГБОУ ВО "Набережночелнинский государственный педагогический университет". Спасибо всем за участие, желаем даальнейших успехов в интеллектуальных соревнованиях.
-
Росток-интеллектум 11.05.2016

Росток-интеллектум Бөтенроссия турнирында зурлар төркеме балалары да актив катнашты. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алда узачак конкурсларда уңышлар теләп калабыз!
-
Парадта катнаштык 10.05.2016

Кичә, 9 май көнне, безнең коллектив бөек җиүнең 71 еллыгы уңаеннан уздырылган парадта актив катнашты. Бәйрәмгә кулдан ясалган матур чәчәкләр тотып чыктык, ак-зәңгәр шарларны күккә очырдык Дөньяның матурлыгына, илнең тынычлыгына, балаларыбызның бәхетле булуларына, һәр ел язлар килүенә шатланып яшисе генә кала.
-
бәйрәм котлавы 06.05.2016

Гомерләребез озын, сәламәтлегебез нык, көннәребез тыныч булсын иде! Бәйрәм белән!
-
Нәниләрдә дә бәйрәм рухы 06.05.2016

Бүген 6 май көнне ясле төркеме балалары да тәрбиячеләре Хазиева Алсу Хамитовна б/н Җиңү бәйрәме көнен билгеләп үттеләр. Балалар бик теләп шарлар, флаглар тотып бәйрәм рухы ясап маршка атлап йөрделәр.
-
Мәңгелек утка чәчәк салдылар 06.05.2016

Бүгенге язгы гүзәл көнне чагыштыргысыз патриотизм, батырлык һәм каһарманлык күрсәтеп кешелек дөньясының киләчәген яклаган ватандашларыбызны искә алып мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары тәрбияче апалары Габбасова Ләйсән Равилевна һәм Ләйсән Альфакаровналар белән мәңгелек ут янына барып әңгәмә үткәрделәр һәм сугыш кырларында ятып калган батырлар хөрмәтенә чәчәк салдылар.
-
Зурлар төркеме экскурсиядә 05.05.2016

Бу атнада балалар бакчаларында балаларда патриотик хисләр, туган якка, туган телгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан “Җиңү алып килгән яз” проекты буенча эшчәнлекләр алып барыла. Туган ил һәм дөньядагы вакыйгалар белән кызыксынучанлыкларын үстерү, Бөек Ватан сугышында гади сугышчылар күрсәткән батырлыклар турында белемнәрен киңәйтү, Бөек Ватан сугышында җиңүнең безнең халыкыбыз өчен мөһимлеге турында мәгълүмат бирү, сугыш елларының тарихи фактары белән таныштыру бурычлары куелган проект буенча төрле чаралар үткәрелә.Бүген зурлар төркеме балалары белән район үзәгендәге һәйкәлләр, мәңгелек утка экскурсия оештырылды. Балалар тыл ветераннары истәлегенә, аларның батырлыклары хөрмәтенә куелган һәйкәл белән таныштылар. Тыл батырлары турында күп кенә мәгълүмат алдылар.












