Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
Туган телем 11.03.2016

Балаларда туган телебезне ярату, зурлау, аңа соклану хисләре тәрбияләү, татар халкының рухи мирасы, күңел җәүһәрләре белән таныштыру, халык авыз иҗаты аша балаларның сөйләмен үстерү максатыннан, барлык төркемнәрдә, атна дәвамында "Туган телем - татар теле" темасына эшчәнлекләр үтте.Бүген, йомгаклау чарасында, уртанчылар төркеме балалары "Татар телем - минем туган телем" әдәби- музыкаль кичәсен күрсәттеләр.
-
волейбол 10.03.2016

Кичә, 9 март көнне, оешмалар арасында үтүче хатын-кызлар волейболы чемпионатының беренче уеннарында, без "Кыңгырау" командасы "Одаренка" һәм "Әллүки" командалары белән уйнадык. "Одаренка" белән 2:1, "Әллүки" белән 2:0 хисабы белән җиңү яуладык. Кызларыбызны беренче җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз һәм алдагы уеннарда уңышлар телибез!!!
-
"Ягез әле, кызлар!" 09.03.2016

4 март көнне, 8 март бәйрәме уңаеннан, коллективыбызда "Ягез әле,кызлар!" конкурсы оештырылды. "Яшьлек" һәм "Маяклар" командалары үз-ара көч сынаштылар.Һәр команда үзенә девиз, җыр, бию сайлап башкарды. Мода күрсәтү аеруча күңелле булды- киемнәр гәҗиттән, чүп пакетыннан, сок кабыннан һ.б. бик зәвыклы итеп тегелгәннәр иде. "Сыер саву", "Скетч", "Капитаннар ярышы", концерт номерлары кызыклы, истә калырлык үтте. Ахырда төрле номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнде һәм медальләр тапшырылды.
-
Бәйрәмнәр дәвам итә 04.03.2016

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының 8 март бәйрәменә багышланган кичәләре дә бик матур үтте.
-
Котлау 04.03.2016

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Сезне чын күңелебездән язның беренче бәйрәме - 8март белән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, эшегездә һәм алдагы тормышыгызда уңышлар телибез!
-
Конкурс нәтиҗәләре 03.03.2016

Бүген бөтенроссия күләмендә үткән "Росток УникУм" конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Бу конкурста зурлар төркеменнән 5 һәм мәктәпкә әзерлек төркеменнән 11 балабыз катнашкан иде. Балалар 1,2, 3 дәрәҗәдәге дипломнар, тәрбиячеләребез сертификатлар,рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Барысын да җиңүләре белән котлыйбыз!!!
-
Әниләр бәйрәме 02.03.2016

Кичә 2 кечкенәләр төркеме балалары әниләрен 8 март бәйрәме белән тәбрикләделәр.
-
Зурлар төркемендә әти-әниләр җыелышы 01.03.2016

Кичә зурлар төркеменең әти-әниләр җыелышы булды. Тәрбиячеләр Ганиева Фәния Фаттаховна һәм Шамсутдинова Лениза Мисбаховналар балалар белән математик күзаллауларын үстерү буенча ачык эшчәнлек күрсәттеләр. Эшчәнлектә балаларның ел дәвамында алган белемнәре чагылдырылды: ел фасылларын, атна көннәрен белүләре, санау, цифрларны тану, тирә-юньдә ориентлашу һ.б. Эшчәнлек беткәннән соң балалар "Муса Җәлил -бөек шагыйребез" әдәби- музыкаль композициясен күрсәттеләр. Ахырда әти-әниләр белән фикер алышу булды. Әти-әниләр тәрбиячеләргә зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
Бәйрәмгә әзерлек 01.03.2016

2 кечкенәләр төркеме балалары бәйрәмгә әзерләнәләр.
-
Бәйрәмнәр башлана 01.03.2016
Бүгеннән бакчабызда бәйрәмнәр башлана, залыбызны бәйрәмгә матур итеп бизәдек!Март аенда, кар өстендә,кояш нурлар уята -Яз килэ каршы алыгыз -Дигән хәбәр тарата.Без беләбез, җылы язныңИң беренче бәйрәме -Әниләр, әби-апаларХатын кызлар бәйрәме!












