Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 ( 169 ) 170 >>
-
"Аҗаган" уены 20.02.2016

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан,балаларда кыю, батыр солдат булу теләге уяту. әтиләре, абыйлары белән горурлану, патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан бүген бакчабызда зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре белән “Аҗаган” хәрби-патриотик уены оештырылды. Балалар, әтиләре белән бергә схема буенча биремнәр язылган пакетны эзләп тапканнан соң, төрле ярышларда көч сынаштылар. “Ил сакчылары”, “Саперлар”, “Артиллеристлар” уеннары аеруча күңелле булды. Бүгенге чара, әти белән бала арасындагы элемтәне ныгытырга, эмоциональ мөнәсәбәт формалаштыруда, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерүдә ярдәм итте. Катнашкан әтиләребезгә, балаларга һәм бәйрәмне оештыручы тәрбияче Гараева Әлфия Мубаракшовнага рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
"Минем мәхәллә мәчете" 19.02.2016

Саба районы Мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган "Минем мәхәллә мәчете" рәсем конкурсында актив катнашканы өчен зурлар төркеменнән Дәүләтшин Әмир сертификат белән бүләкләнде. Аңа киләсе конкурсларда уңышлар телибез!
-
"Саба дулкыннары бездә кунакта!" 19.02.2016

Бү атна дәвамында балаларыбызны бөек шагыйребез Муса Җәлилнең тормышы, иҗаты белән таныштырдык. Йомгаклау чарасы итеп зурлар төркеме балалары белән музыка җитәкчесе Алсу Ринатовна, тәрбиячеләр Фәния Фаттаховна һәм Лениза Мисбаховналар әдәби-музыкаль композиция әзерләделәр. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, көйгә салынганнарын җыр итеп җырладылар, кайберләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бу кичәдә "Саба дулкыннары" теле-радио компаниясе вәкилләре дә катнашты. Бәйрәмнең күңелле мизгелләре видеога төшерелде.
-
"Карак песи" 18.02.2016

Муса Җәлил үзе туып үскән якның табигатенә гашыйк кеше буган. Табигать, кош – корт, җәнлекләргә багышлап шигырьләр иҗат иткән. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән шагыйрьнең «Карак песи” шигыренә атап кисеп-ябыштыру эшчәнлеге оештырылды. Балаларның песиләре бик матур һәм үзенчәлекле килеп чыктылар.
-
Ел тәрбиячесе -2016 17.02.2016

Бүген “Бәләкәч” балалар бакчасында безнең тәрбиячебез Габбасова Ләйсән Равилевна “Ел тәрбиячесе-2016” конкурсы кысаларында ачык эшчәнлек күрсәтте һәм комиссия әгъзаларын үзенең эш алымнары белән таныштырды. Балалар, тәрбияче белән, кышкы урманга сәяхәт кылдылар, анда урманның матурлыгына сокландылар, җәнлекләрнең урманда кайда яшәүләрен ачыкладылар, уеннар уйнадылар. Урман турындагы кичерешләрен гади булмаган ысуллар белән рәсемгә төшерделәр. Урманга җигүле атлар белән бару балаларга аеруча ошады.
Ләйсән Равилевнага уңышлар телибез!
-
"Әтәч" бездә кунакта
17.02.2016
Уртанчылар төркемендә тәрбияче Богавеева Гүзәлия Шамиловна “Муса Җәлил –бөек шагыйребез” темасына эшчәнлек күрсәтте. Тәрбияче балаларны шагыйрьнең тормышы, әсәрләре белән презентация ярдәмендә якыннан таныштырды. Әтәч турында табышмакка җавап алгач , ул арада кунакка “Әтәч” килде һәм балалар белән бармак уены үткәрде. Аерым “Әтәч” шигыренә тукталып, аның буенча әңгәмә үткәрелде .Тәрбияче бу шигырьнең көйгә салынуын әйтеп, җырны тыңлатканнан соң, балалар белән бергә дә җырлап карадылар. “Әтәч” тә үзе турында җыр ишетүенә сөенеп, рәхмәт әйтеп китте.
-
Чәчәкләр ясыйбыз 16.02.2016

Бакчабызда бөек шагыйребез Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан уздырылачак бәйрәм иртәсенә әзерлек эшләре бара. Рус теле тәрбиячесе Мавлявиева Ләйсән Альфакаровна педагогларга ромашка чәчәкләрен кәгазьдән ясау буенча мастер-класс күрсәтте.
-
Муса Җәлилнең туган көне! 15.02.2016

Бүген, 15 февраль – татар шагыйре һәм язучысы Муса Җәлилнең туган көне. Аның тууына 110 ел. Зурлар төркемендә тәрбияче Шамсутдинова Лениза Мисбаховна “М.Җәлил –бөек шагыйребез” темасы астында эшчәнлек үткәрде. Мусаның тормыш юлы белән балалар презентация аша якыннан таныштылар. Шагыйрьнең бик күп шигырьләре безгә истәлек булып калганына инандылар. “Әтәч”, “Сәгать” җырларына кушылып җырладылар. Ә инде “Кызыл ромашка” шигырен сәхнәләштереп күрсәтү балалар өчен бик уңышлы булды.
-
"Ел тәрбиячесе-2016" 15.02.2016

Бүген безнең балалар бакчасында “Ел тәрбиячесе – 2016” конкурсының финал өлеше башланып китте. Сабаның №5 “Бәләкәч” балалар бакчасыннан Хабибрахманова Д.Ф., Абдуллина Л.Р., Шайдуллина Л.Р. һәм Мамалайның “Кояшкай” балалар бакчасыннан Низамиева А.Н. лар “Ачык эшчәнлек” дип аталган бәйгедә оештыру сәләтләрен дә, методик белемнәрен дә, педагогик осталыкларын да күрсәттеләр. Бәйгенең икенче өлеше "Педагогик дан минуты” дип аталды. Әлеге бәйге барышында һәр тәрбияче үзе һәм эшчәнлеге белән таныштырды. Балалар бакчасында эшләүче актер да, музыкант та, рәссам да, психолог та, педагог та булырга тиеш. Чыгышлар барышында һәр тәрбияче нәкъ менә шушы сыйфатларга ия булуларын раслады. Барлык конкурсантларның чыгышлары жюри тарафыннан бәяләнеп барылды.
-
Лыжня России 2016 14.02.2016

Бүген Байлар Сабасында "Лыжня России - 2016" ярышлары узды. Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, тәрбиячеләр бик теләп катнаштылар. Һәркемне җиңү теләге биләп алган иде. Иң җитез чаңгычыларны җанатарлар алкышлап каршы алдылар.
Катнашучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез!












