Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
Әниләрне кадерлик! 29.02.2016

Бү атнада "Яраткан кешеләрем" темасына эшчәнлекләр башланып китте. Балаларда әниләргә, әбиләргә, апаларга карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү буенча әңгәмәләр оештырыла, өлкәннәргә карата игътибарлыкларын арттыру өстендә эш алып барыла. Тәрбияви чаралар белән беррәтән 8 март бәйрәменә әзерлек бара. Әниләргә бүләкләр ясала. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тәрбияче Габбасова Ләйсән Равилевна ваза белән бик матур чәчәкләр ясадылар.
-
Яңалыкларда -безнең бакча турында 26.02.2016

Бүген, 26 февраль көнне, 17.30 сәг.тә, "Саба дулкыннарының" яңалыкларында, безнең "Кыңгырау" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары белән үткәрелгән "Муса Җәлил -бөек шагыйребез!" әдәби-музыкаль композициясеннән өзекләр күрсәтеләчәк.
-
Гаилә бәйрәме 26.02.2016

Бүген ясле төркеме әти-әниләре белән тәрбиячеләр Хазиева Алсу Габделхәмитовна һәм Богавеева Гүзәлия Шамиловналар "Гаилә бәйрәме" оештырдылар. Әти-әниләр бәйрәмдә бик актив катнаштылар. "Әниләр" һәм "Әтиләр" командалары кара-каршы көч сынаштылар."Матур сүзләр", ""Мәкальне дәвам ит", "Кем күберәк?","Кызлар , малайлар исемнәре", "Тапкырлар" конкурслары үзды. Конкурслар әти-әниләр көче белән әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Катнашкан әти-әниләргә рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Ачык эшчәнлек 25.02.2016

Бүген уртанчылар төркеме балалары белән тәрбияче Шакурова Рузилә Мидхатовна "Кышкы урманга сәяхәт" темасына интеграль ачык эшчәнлек күрсәтте.Эшчәнлек барышында балалар урманга сәяхәт кылдылар, бездә кышлаучы кошлар белән якыннан танышып, алар турында табышмакларга җавап таптылар, кошлар турында өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр. Интерактив такта ярдәмендә кошларның үзенчәлекләрен билгеләделәр. Күңелсез чыпчыкның кәефен күтәрү өчен күркәләрдән һәм пластилиннан аңа дуслар әвәләделәр.Аларны җимлеккә урнаштырдылар. кыш көне кошларны ашатырга кирәклеген искә төшерделәр. Эшчәнлек бик матур шигырь белән тәмамланды:
Кошларга таш атмагыз, баласын елатмагыз,
Кошлар бит -дусларыбыз, берүк кыерсытмагыз!
Буранлы салкын кышларда, ярдәм итегез кошларга:
Җимлекләр сез ясагыз, шунда ризык салыгыз!
Ә хәзер урамга чыгыйк, чыпчыкларны очырыйк
һәм башка кошларга да, җимлеккә ризык салыйк!
-
"Әкиятләр аланында" 25.02.2016

Бүген 2 кечкенәләр төркеменең әти-әниләре өчен ачык ишекләр көне булды. Тәрбияче Хайриева Гөләрия Тагировна балаларны әкият аланына дәште. Әкиятче әби- тәрбияче Мухаметшина Сиринә Садретдиновна исә, балаларга "Шалкан", "Йомры икмәк", "Теремкәй" әкиятләрен сәхнәләштерергә булышты, балалар үз рольләрен бик теләп һәм бик оста башкардылар. Әкиятләр арасында Гөләрия Тагировна балалар белән "Зәлидә", "Түбәтәем укалы" татар халык уеннарын оештырды. Җырлы-биюле уеннар күңелләрне күтәрде.
-
"ЕЛ ТӘРБИЯЧЕСЕ КОНКУРСЫ НӘТИҖӘЛӘРЕ 25.02.2016

Бүген "Ел тәрбиячесе -2016" конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Безнең тәрбиячебез Габбасова Ләйсән Равилевна район буенча " Өметле педагог" номинациясендә җиңүче итеп игълан ителде. Ләйсән Равилевнаны бу җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз һәм аңа алдагы тормышында да иҗади уңышлар телибез!
-
Әти-әниләр белән берлектә эшчәнлек 24.02.2016

Бүген 1 кечкенәләр төркеменең әти-әниләр җыелышы булды. Тәрбиячеләр Солтанова Мәдинә Равилевна һәм Хайриева Гөләрия Тагировналар "Сихерләнгән рәсем" темасына ачык эшчәнлек күрсәттеләр. Эшчәнлек барышында Маймыл килеп, балалардан ярдәм сорады, тылсымчы рәсемнәрен сихерләвен әйтте. Маймылга балалар булышырга теләк белдерделәр, тәрбиячеләр ярдәмгә әти-әниләрне дә чакырдылар.Балаларга өлкәннәр белән эшләү бик ошады. Эшчәнлек барышында бармак гимнастикасы, интерактив тактада эшләү бик нәтиҗәле булды.
-
"Әти,әни һәм мин - спорт сөюче гаилә" 24.02.2016

Ачык эшчәнлек караганнан соң ,1 кечкенәләр төркеменең әти-әниләре белән "Әти, әни һәм мин -спорт сөюче гаилә!" исеме астында спорт ярышлары үткәрелде. Уеннарда Исхаковлар, Киорогло, Нургалиевлар һәм Васильевлар гайләләре көч сынаштылар. Уеннар арасында балалар бәйрәмгә өйрәнгән һөнәрләрен күрсәттеләр- җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм күтәренке рухта узды һәм дуслык җиңүе белән тәмамланды.
-
Муса Җәлилнең шигырьләре буенча рәсем конкурсы 20.02.2016

Бөек шагыйребез Муса Җәлилнең шигырьләре белән танышканнан соң, балалар үзләренең уй-кичерешләрен матур рәсемнәрендә чагылдырдылар.
-
23 февраль белән котлыйбыз! 20.02.2016

Хөрмәтле ир-егетләребез,әтиләр, абыйлар,бабайлар! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.Сезгә озын гомер,нык сәламәтлек, эшләрегездә уңышлар, күңел тынычлыгы телибез.
Ир-ат булса ,хәвеф-хәтәр юк,
Бәлаләрдән калкан кебек каплыйсыз сез.
Балаларның—тынычлыгын ,әниләрнең
Саф ягымлы елмаюын саклыйсыз сез.
Үлем явын куып,туган илебездән,
Тугрылыкны раслый алган гаскәр бит сез.
Киләчәге өчен газиз ,олы йортның
Гомерегезне аямаган затлар сез.
Бәйрәм белән!!!












