Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Шаянның туган көне 04.02.2016

Бүген 2 кечкенәләр төркеме балаларына кунакка курчак Наиль килде. Ул үзенең Шаян исемле песигә кунакка җыенуын әйтте. Балалар Наилне кунакка, киемнәрен үтүкләп, киендереп, чәчләрен тарап, бүләк тоттырып, озаттылар. Балалар Шаянның туган көненә “Ак калач” уенын уйнадылар. Шаянны котларга цирктан шар тотып “Клоун” килде. Ул балалардан күп итеп шарлар ясап бирүләрен үтенде һәм балалар бик теләп эшкә керештеләр. Тәрбияче Мухаметшина Сиринә Садретдиновна ясалган шарларны Шаянга бүләк итәргә тәкъдим итте. Балалар эшчәнлек ахырында төрле төстәге шарлар белән уйнадылар.
-
Цирк! Цирк! Цирк! 04.02.2016

Ял итү урыннарына багышланган атна дәвам итә. Бүген музыка җитәкчесе Галимуллина А.Р. уртанчылар төркеме балаларын циркка чакырды. Балалар циркка автобуска утырып җырлый-җырлый бардылар. Циркка кергәнче җәмагать урыннарда үз-үзенне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Циркта балаларга аюлар, этләр, арысланнар һәтта филләр үз чыгышларын күрсәттеләр. Иң ошаганы, әлбәттә, клоуннар булды. Антракт вакытында балалар үзләренең яраткан “Барбарики” биюен башкардылар. Төркемгә балалар поездга утырып җырлый-җырлый кайттылар. Бу сәяхәтне чынга ашырырга педагогка интерактив такта куллану бик нәтиҗәле булды.
-
"Зоопарк" 04.02.2016

Сегодня дети подготовительной к школе группы с воспитателем по обучению русскому языку Мавлявиевой Лэйсан Альфакаровной продолжили знакомство с обитателями Зоопарка. Просмотрели про них презентацию,отгадывали загадки, показывали кто как передвигается, прослушали стихотворение “Где обедал воробей?”, в конце НОД дети нарисовали жителей зоопарка.
-
"Фил-жонглер" 03.02.2016

Икенче кечкенәләр төркемендә иҗади сәнгать – аппликация белем бирү эшчәнлеге “Фил- жонглер” темасына үтте. Эшчәнлекнең максаты : балаларны детальләрне төсенә һәм формасына туры китереп ябыштырырга өйрәтү,жонглер профессиясе белән таныштыру, санауда күнектерү иде. Балалар кызыксынып жонглер профессиясе белән таныштылар, әти-әниләр белән циркка баргач алган хис-кичерешләр белән уртаклаштыларо. Жонглер-филгә төсле тупларны ябыштырып биреп сөендерделәр.
-
"Циркта кунакта" 02.02.2016

Бүген 1 кечкенәләр төркеме балалары, тәрбияче апалары Солтанова Мәдинә Равилевна белән “циркта” булып кайттылар. Эшчәнлек барышында балалар янына кунакка Аю килде, ул балаларны цирк, анда эшләүчеләр һәм җәнлекләр белән таныштырды. Балалар рәсемнәргә карап, алар турында, җөмләләр төзеделәр. Җәнлекләр булып уеннар уйнадылар. Балаларга “цирк”та бик ошады.
-
"Алия" нәниләрдә кунакта 01.02.2016

Бүген ясле төркеме балаларына курчак “Алия” кунакка килде. Ул балаларга килгәндә бер бияләе тошеп калуын, кулы туңуын әйтте. Балалар тәрбияче апалары Алсу Габделхәмитовна белән“Алиянең” кулын җылытыр өчен бармак уены уйнадылар.”Парын тап!” дидактик уенын уйнаганда зур һәм кечкенә сүзләрен, төсләрне кабатладылар.
-
"Кем җитез, кем өлгер, кем хезмәт сөя?" 29.01.2016

29.01.16
Бүген безнең бакчабызда, йомгаклау чарасы булып“Кем өлгер, кем уңган, кем хезмәт сөя?” исеме астында уен-ярышлар үтте.Ярышларны тәрбиячеләр Гараева Әлфия Мубаракшовна, Фәния Фаттаховна, Гүзәлия Шамиловналар оештырдылар. Балалар 2 командага бүленеп ярыштылар, үзләренең көчләрен һәръяклап сынадылар – төзүчеләр булып “йорт” төзеделәр, пешекчеләр булып –“аш”, “компот” пешерделәр, тәрбияче булып “бала” киендерделәр, табышмакларга җаваплар әйттеләр. Ике команда да бертигез ярышып, нәтиҗәдә дуслык җиңде.
-
"Яшел ут" конкурсында 28.01.2016

Бүген безнең бакчабызның тәрбиячесе Богавеева Гүзәлия Шамиловна “Яшел ут” конкурсы кысаларында “Балачак” балалар бакчасы балалары белән эшчәнлек күрсәтте. Тәрбияче ,балалар һәм ярдәм сорап килгән Карлсон “Юл йөрү кагыйдәләре иленә” поездга утырып сәяхәт кылдылар. “Юл йөрү билгеләре”, “Транспорт төрләре”, “Юлдагы кагыйдәләр”, “Уен” тукталышларында үз белемнәрен күрсәттеләр, уйнадылар. Балалар сәяхәтне бик ошаттылар, тагын барырга теләк белдерделәр. Карлсон балаларга үзенә ярдәм иткәннәре өчен бүләкләр тапшырды.Гүзәлия Шамиловнага конкурсның алдагы турларында уңышлар телибез!
-
Педкиңәшмә үтте 28.01.2016

Бүген безнең бакчабызда чираттагы педкиңәшмә үтте.Балалар белән эшләүдә ана һәм рус телләрендә УМК, ИКТ һәм башка яңа технологияләрне нәтиҗәле файдалану турында чыгышлар тыңланылды, презентацияләр каралды. Сәләтле балалар белән эшләүнең үзенчәлекләре турында фикер алышынды. Уртанчылар төркемендә үткән тематик тикшерүгә анализ ясалды. Февраль аена эш планы белән таныштырылды.
-
Төзүче һөнәре 27.01.2016

Бу атнада балаларны өлкәннәр хезмәте белән таныштыру, аларның күзаллауларын киңәйтү максатында төрле юнәлешләрдә эшчәнлекләр бара. Бүген зурлар төркемендә тәрбияче Ганиева Фәния Фаттаховна балаларны төзүче һөнәре белән якыннан таныштырды, һөнәр ияләренә хөрмәт тәрбияләде. Әңгәмәдән соң балалар презентация карадылар, проблемалы ситуацияләр чиштеләр, эшчәнлек ахырында төсле кәгазьләрдән кран, төзелүче йорт өлешләре кисеп, композиция төзеп ябыштырдылар. Балалар эшчәнлектә бик актив булдылар, төзүче һөнәренә карата үзләренең фикерләрен җиткерделәр.












