Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Татар халык уеннарын яратабыз 27.01.2016

“Кыңгырау” бакчасының беренче һәм икенче кечкенәләр төркеме балалары татар халык уеннарын яратып уйныйлар. Уеннар балаларда дуслык, иптәшлек,гаделлек, зирәклек, җитезлек кебек сыйфатлар тәрбияли, үз халкының гореф-гадәтләренә кызыксыну һәм мәхәббәт уята. Тәрбиячеләре Хайриева Гөләрия Таһировна җитәкчелегендә балалар “Зәлидә”, “Утыр,утыр, Мәликә”, “Түбәтәй”, “Күрсәт әле, Габдулла!” уеннарында бик теләп һәм кызыксынып катнашалар.
-
"Пешекче һөнәре 26.01.2016

Мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Габбасова Ләйсән Равилевна балаларны өлкәннәр хезмәте белән таныштыруны дәвам итеп, пешекче һөнәре, пешекченең эш кораллары, вазифалары турында сөйләде.
Балаларга хезмәтнең тормышта кеше өчен әһәмиятле булуына төшендерде, һәртөрле файдалы эшнең мактауга лаек икәнен аңлатты.Балалар бик теләп “Пешекчеләр” сюжетлы-рольле уенын уйнадылар.
-
Хезмәт төбе-хәзинә! 25.01.2016

Балаларның өлкәннәр хезмәте, аларның һөнәрләре турында белемнәрен киңәйтү, алар хезмәтенең мөһимлеген аңлату,төрле һөнәр ияләренә карата кызыксынучанлыкларын үстерү,балаларда һөнәр осталарының матур эшләренә соклану, аларның хезмәтенә хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан, бу атнада “Хезмәт төбе – хәзинә!” темасына эшчәнлекләр башланып китте.Бу эшчәнлекләр балаларның фикерләү сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерүгә юнәлдерелгән.
-
"Синең куркынычсызлыгың синең кулларда!" 22.01.2016

Бүген уртанчылар төркеме балалары белән тәрбияче Богавеева Гүзәлия Шамиловна "Синең куркынычсызлыгың синең кулларда" темасына эшчәнлек күрсәтте.Тәрбияченең эшчәнлеге методик яктан дөрес итеп төзелгән, темага туры китерелеп бизәлгән иде. Сөенеч мизгеле булып урманнан килеп адашкан куян Йомшаккай булды. Балалар аңа үзләре белгән кагыйдәләрне өйрәттеләр, интерактив тактада биремнәр эшләделәр, бергәләп аз хәрәкәтле "Игътибарлы бул!", хәрәкәтле "Кем тизрәк үз кыршавын таба?" уеннарын уйнадылар. Тәрбияви һәм үстерешле "Будь заметен на дороге" исемле мультфильм карадылар. Эшчәнлек ахырында Йомшаккай балаларга медальләр тапшырды.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәндек! 22.01.2016

Бүген безнең балалар бакчасында "Юлларда иминлек кирәк!" темасына йомгаклау чарасы үтте. Зурлар төркеме балалары, тәрбияче Ганиева Фәния Фаттаховна җитәкчелегендә, бик матур күңел ачу әзерләгәннәр иде. Балалар атна дәвамында алган белемнәрен кабатладылар,ныгыттылар, төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын бергәләшеп эзләделәр. Юлда йөргәндә кирәкле кагыйдәләрне әйбәт үзләштерүләрен расладылар.
Сак йөрегез зур юлларда,
Юлыкмый хәвефләргә.
Хәерле юл барчагызга
Киләчәк гомерләрдә!
-
Юл йөрү кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш! 21.01.2016

Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен киңәйтү, яңа терминнар өйрәтү,балаларда урамда, юлда үз-үзләрен дөрес тоту, бер-берсенә игътибарлы булу, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү максатыннан бүген, тәрбияче Хайриева Гөләрия Тагировна 2 кечкенәләр төркеме балалары белән эшчәнлек үткәрде. Балалар янына кунакка Куянкай килде. Бергәләшеп презентация карадылар, уеннар уйнадылар. Яңа шигырь белән таныштылар. Эшчәнлек бик кызыклы һәм эчтәлекле булды. Тәрбияченең һәм Куянкайның киңәшләре балаларга юлда йөргәндә ярдәм итәр дип ышанып калабыз.
-
Казан шәһәренә сәяхәт 20.01.2016

Бүген уртанчылар төркеме балалары тәрбияче апалары Шакурова Рузилә Мидхатовна белән сөйләм үстерү эшчәнлегендә Казан шәһәренә сәяхәт кылдылар.Балалар Казанга "поездга" утырып бардылар. Шәһәр юлларында йөрергә өйрәнергә үзләре белән дус песи баласы Мырауны да алдылар. Шәһәрдә транспорт төрләре белән танышуны дәвам иттеләр, белемнәрен ныгыттылар, шәһәрдә йөрү кагыйдәләрен кабатладылар.Мырау да куп кагыйдәрәрне исендә калдырды, балаларга үзенең рәхмәтен белдерде һәм аларга үзенең бүләк-уенчыкларын тапшырды. Сәяхәт балаларга бик ошады, үзебезнең бистәбезгә алар "автобуска" утырып кайттылар.
-
Транспорт төрләре 19.01.2016

Юл йөрү кагыйдәләре, транспорт төрләре турында белемнәрне ныгыту, урамда йөргәндә игътибарлы булырга, машина йөртүче һөнэренэ кызыксыну тәрбияләу максатыннан буген зурлар төркеме балалары белән тәрбияче Ганиева Фәния Фаттаховна интегральләштерелгән эшчәнлек үткәрде.
Балаларның урам hәм анын өлешлэре, светофор турында белемнәре системалаштырылды. Транспорт төрләрен аера белу кунекмәләре ныгытылды. Уйлау, фикерләү, урамда үз – үзеңне дөрес тоту кунекмәләре тәрбияләнде.Эшчәнлек ахырында балалар кайбер транспорт төрләрен сүрәтләргә өйрәнделәр.Аларның төп өлешләренең формаларын, зурлыкларын дөрес бирү күнекмәләре үстерелде.Балаларның иҗадилыклары тәрбияләнде.
-
Путешествие в страну "Светофорию" 18.01.2016

Неделя, посвященная безопасности на дорогах в средней, старшей и подготовительной группах началась с веселого путешествия в страну "Светофорию". Музыкальный руководитель Галимуллина А.Р. используя смарт доску подготовила для детей увлекательную презентацию. В путешествие дети отправились на автобусе, в дороге их поджидали интересные остановки, такие как "Загадкино", "Танцевальная", "Дорожные знаки", "Песенная", "Игровая". Дети с удовольствием отгадывали загадки про дорожные знаки, показывали свои знания, пели, танцевали и играли. Путешествие прошло очень увлекательно.
-
Юлларда иминлек кирәк! 18.01.2016

Балалар юл-транспорт һәлакәтләренә очрамасыннар, юлда үзләрен дөрес тота белсеннәр, төрле кыен ситуацияләрдән чыгу юлларын тиз һәм дөрес таба белсеннәр өчен балалар бакчасында махсус эш алып барыла. Бу атнада “Юлларда иминлек кирәк!” темасына эшчәнлекләр башланды Алар барышында балаларга төрле ситуацияләрдән чыга белү юлларын аңлатырга, өйрәтергә тырышабыз, юлларда үз-үзләренә ышаныч тәрбиялибез.
Берничә принципка таянып эш итәбез:
– Иң мөһиме, кагыйдәләрне ныклы гадәткә әверелдерү.
– Юлда үзеңне дөрес тота белү кагыйдәләренә өйрәтү.
– Барлык эшләрне дә гаилә белән тыгыз бәйләнештә алып бару.












