Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 171 172 ( 173 ) 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Кышкы уеннар 15.01.2016

Шәхесне социальләштерүдә халыкны тәрбияләүнең мөһим чарасы буларак, уен рәвешендә оештырылган йолалар үзенчәлекле урын алып торалар. Тормышта кешеләрне, нинди яшьтә булуларына да карамастан, уеннарга тарту – халык педагогикасының зур казанышы. Халык уеннары, гореф – гадәтләре, бәйрәмнәре, буыннан буынга яңарып, халыкның гасырлар буена сыналган барлык рухи хәзинәләрен үзләрендә саклап киләләр, кешенең гармонияле үсешен тәэмин итүдә табигый юнәлеш бирүче мөһим рольне үтиләр. Йола һәм гореф - гадәтләрнең күп кенә очракларда алыштыргысыз тәрбияви чара булуын да истән чыгармыйк.
Безнең балалар бакчасында, бу атна дәвамында, элекеге һәм хәзерге кыш уеннарының төрләре белән таныштыру, уйнап карау эшчәнлекләре алып барылды.Бүген йомгаклау чарасы итеп – урамда уеннар оештырылды. Балалар уеннарда бик теләп катнаштылар. Уеннар вакытында дустанә мөнәсәбәт, бер-берсенә юл куя белү сыйфатлары тәрбияләнде, кышкы уеннар турында белемнәре тирәнәйтелде.
-
Чаңгыда шуабыз! 15.01.2016

Мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме балалары ,тәрбияче Гараева Әлфия Мубаракшовна җитәкчелегендә, төркемнәргә бүленеп, көндә чаңгы шуалар.
Минем дә бит бар чаңгым –
Сыңар түгел, пар чаңгым.
Рәхәт карда атларга –
Каешлы ул, таяклы.
Таудан төшкән чакларда
Үзе йөртә аякны.
Ләкин абыйлар кебек
Йөри белмим оста мин...
Булыр иде дә йөреп –
Чаңгыларым кыска, дим.
-
Хезмәт тәрбиясе
14.01.2016
Тәрбиянең кайсы гына өлкәсен алып карасаң да, ул хезмәт белән тыгыз бәйләнгән . Әйтик, аң-белем алу, үзеңдә әхлаклылык һәм эститек тәрбия нормаларын булдыру, ихтыяр көче тәрбияләү- болар барысы да кешенең тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
Үз-үзенә хезмәт күрсәтү эше бала өчен шулкадәр әһәмиятле, моны бүтән бернинди хезмәт белән дә алыштырып булмый. Шуңа күрә без балаларга кечкенәдән хезмәт тәрбиясе бирергә тырышабыз.
Бу атнада кыш безне үзенең карлы бураннары белән сөендерде. Тәрбиячеләр балалар белән бергә уеннар оештыру өчен үз участокларына керү юлларын кардан чистарттылар.
Хезмәт эшчәнлеге ярдәмендә балаларның гомуми үсеш дәрәҗәсе арта , төрле нәрсәләр белән кызыксыну даирәләре киңәя, кечкенә генә булса да хезмәттәшлек формалары һәм эш ярату, тапшырылган эшкә җаваплы карау кебек сыйфатлар өстенлек ала. Алар белән бергәләшеп эшләү,кирәк вакытта киңәш белән ярдәм итү, балаларның кечкенә генә уңышларына да сөенү, мактау, бала шәхесендә иң яхшы сыйфатларны тәрбияләргә ярдәм итә.
-
Бәйрәм белән! 13.01.2016

-
Суыктан курыкмыйбыз, уйныйбыз да биибез! 12.01.2016

"Кышкы уеннар" атналыгы дәвам итә. Музыка җитәкчесе Галимуллина А.Р. һәм уртанчылар төркеме тәрбиячесе Шакурова Р.М. уртанчылар төркеме балалары белән урамга чыгып, аларга музыкаль, хәрәкәтле, халык уеннарын уйнаттылар, биеттеләр, музыка астында таудан шудырдылар. Балаларга бик кызык һәм күңелле булды.
-
Кышкы уеннар 11.01.2016

Бу атнада безнең бакчабызда, балаларның сәламәтлекләрен ныгыту,физкультурага уңай караш формалаштыруны дәвам итү максатыннан “Кышкы уеннар” темасына эшчәнлекләр башланып китте.Кыш − табигать фасыллары арасында иң салкыны. Кыш үзенең аклыгы, сафлыгы белән күңелгә якын, үзенчә матур.Кышкы уеннар белән кызыксынуларын арттыру , күтәренке кәеф булдыру максатыннан саф һавада эшчәнлекләр үтте.Балалар кышкы уеннарның барлык төрләрендә дә актив катнаштылар.Уеннар барышында шөгыльләрдә алган белем һәм күнекмәләр кулланыла,балаларның хәрәкәт активлыкларыүсә.Балаларда иҗади активлык, үзара ярдәмләшү, бердәмлек, дуслык хисләре тәрбияләнә.
Мамыктай ак кар ява да,
Агарта бөтен җирне.
Мондый көнне тау шуарга
Чыгасы килмәс кемнең!
Тәрәзәдән күрдем инде,
Иптәшләрем гөр килә.
Әни, бир әле чанамны,
таудан шуасы килә!
-
Яңа ел котлавы 01.01.2016

Әкрен генэ йомшак карлар ява, күңелләргә сафлык, моң салып. Яңа елда саулык,бәхет килсен, Кышкы бураннарга уралып. Күңелләрдә шатлык ташып торсын, Сагышларга урын калмасын, Алда туар көннэр якты булсын Ходай кайгылардан сакласын!
-
Котлыйбыз! 29.12.2015

Аттестация нәтиҗәләре буенча бакчабызның тәрбиячесе Мухаметшина Серинә Садретдиновна 1 квлификацион категориягә лаек булды. Аны уңышы белән котлыйбыз, алга таба иҗади уңышлар телибез!
-
Кыш бабайлар парады 28.12.2015

Бүген чыршы ачылышы,
җыелганнар сабалылар!
Кунак булып килде сезгә -
Кыңгыраудан балалар!
Сарык елы үтеп бара -
Җиңел генә котылдык
Җылы итеп киендек тә,
Машинага утырдык.
Гөрли Саба үзәгендә -
Кыш бабайлар парады.
Без "Кыңгырау" бакчасының -
Бәхетле балалары.
Кирәк икән җырлыйбыз да,
Кайчагында елыйбыз.
Сезне, дуслар, чын күңелдән,
Бәйрәм белән котлыйбыз!
-
Чыршы -чыршы, без сине, сагынып көттек ел буе! 28.12.2015

27 декабрь көнне, барлык төркемнәрдә дә, чыршы бәйрәмнәре гөрләде. Балалар янына Африкадан Чи-чи исемле маймыл килеп, балаларны яңа ел паровозында сәяхәткә алып барды. Балалар Финляндия, Америка, Африкада булып уеннар уйнадылар, чит ил биюләрен башкардылар. Сәяхәттән кайткач, балалар Кыш бабай белән Кар кызын чакырдылар.Аларга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.Кыш бабай да балалар белән бергә биеде, уеннар уйнатты, бүләкләрен өләште. Балалар да, әти-әниләр дә бәйрәмнән күтәренке рухта таралышты. Барыгызны да якынлашып килүче яңа ел белән!












