Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
Өлкән тәрбиячеләр киңәшмәсе 15.09.2016

Бүген бакчабызда район өлкән тәрбиячеләренен киңәшмәсе булып узды.Яңа уку елы башлану белән килеп туган кыенлыкларны чишү юллары каралды. Күп еллар эшләүче тәҗрибәле педагоглар яшьләргә киңәшләрен бирделәр. Бергәләп эшчәнлек челтәрен, режим һәм перспектив планнарны тикшереп чыктылар. Мәктәпкәчә тәрбия эше буенча методист Сабирова Эльвира Фаритовна һәр балалар бакчасында берәр юнәлеш буенча семинар үткәреп яшь белгечләрне эшкә өйрәтүне оештырырга тәкъдим кертте.
-
"Дверь в Формандию" 15.09.2016

Сегодня на занятии по конструированию дети средней группы познакомились с Кубиком, который пригласил их в волшебную страну Формандию и предложил найти подходящие ключики к дверям разной формы.
Есть коробка у меня, в ней живут мои друзья.
Они очень разные, желтые и красные,
Зеленые и синие,все дружные и сильные.
Вместе любят собираться и в постройки превращаться.
-
Көз күчтәнәчләре 14.09.2016

"Көз күчтәнәчләре" атналыгы кысаларында бакчабызда бик кызык белем бирү эшчәнлекләре үтә. Музыка җитәкчесе Галимуллина А.Р. да балаларны кызыктырыр өчен шөгыльләрендә яңа инновацион технологияләр куллана.
-
Сайлаулар җитә! 13.09.2016

Бүген безнең коллективыбыз алдында Саба муниципаль районы башкарма комитетының беренче урынбасары Шарафиев Т.Г. сайлаулар алды агитациясе уздырды. Ул "Бердәм Россия" партиясе эшчәнлеге белән таныштырып сайлауларга бердәм килеп тавыш бирергә чакырды.
-
Безнең юбилярлар 08.09.2016

Бүген безнең коллективта зур бәйрәм булды. Озак еллар бакчабызда тәрбияче булып эшләгән Валиева А.С., Солтанова М.Р., Шакурова Р.М. ны лаеклы ялга озаттык. Юбилярларны котларга мәгариф бүлегеннән Гумерова Л.М. һәм Шамсевалиева А.М. килделәр. Алар педагогларга грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Коллектив күңелле тамаша күрсәтте. Бәйрәм күтәренке рухта үтте.
-
Рәхәт безнең бакчада 06.09.2016

2 кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче Хәйриева Г.Т. белән бакча буйлап сәяхәткә бардылар. Бакча хезмәткәрләренең хезмәте белән таныштылар, һәрбер яңалыкны кызыксынып тыңладылар, бакча буйлап ориентлашырга өйрәнделәр.
-
Хезмәт җыелышы 02.09.2016

2016-2017 уку елына керүгә безнең коллективта хезмәт җыелышы үткәрелде. Мөдир вазивасын вазифасын башкаручы Валимухаметова Л.Р. һәм профсоюз оешмасының җитәкчесе Габбасова Л.Р. хезмәткәрләрне төп приказлар белән таныштырдылар һәм инструктаж үткәрделәр.
-
Педкиңәшмә үтте 01.09.2016

Бүген яңа уку елына әзерлек буенча беренче педкиңәшмә үтте. Өлкән тәрбияче Валимухаметова Л.Р. Яңа уку елына бурычлар, еллык эш планы, яңа программа эчтәлеге белән таныштырды. Көндәлек режим, эшчәнлек челтәре кабул итеп расланды.
-
Бүген бездә белем көне! 01.09.2016

Бүген безнең бакчада Белем көненә багышлап бик матур бәйрәм иртәсе узды. Бәйрәмгә кунак булып Буратино килеп керде. Ул балаларны уйнатты, биетте. Балалар аңа бакча турында шигырьләр сөйләп күрсәттеләр, рәсем ясап курсәттеләр. Бәйрәм флешмоб белән бетте.
-
Рәхмәт сиңа, җылы җәй!
26.08.2016
Бүген бездә бәйрәм! Бакчабыз традициясе буенча һәр ел фасылы ахырында туган көннәр үткәрәбез. Бүген җәй көне туган балаларның туган көн бәйрәме. Аларга сәламәтлек, уңышлар телибез!
Быелгы җәй үзенең җылылыгы, муллыгы белән истә калачак. Җиләк җыюлар, су коенулар, кызынулар бик рәхәт булды. Рәхмәт сиңа, матур җәй, җылы җәй!!!












