Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 ( 187 ) 188 189 190 >>
-
Нәүрүз бәйрәме. 25.03.2015

Бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән. Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигезләшкән вакытын (ул 21 мартка туры килгән) исәпләгәннәр. Бу көнне кояш зодиакның Хәмәл йолдызлыгына кергәнгә, айның үзен дә "хәмәл ае" (ягъни март ае) дип йөрткәннәр. "Нәүрүз" фарсы телендә "яңа көн" дигәнне аңлата.
Нәүрүз бәйрәме бакчабызда һәр ел саен уздырыла. Бу уңайдан бар балалар урамга чыктылар, күңел ачтылар. Иң чибәр, иң уңган кыз- Нәүрүзбикә килде, ул Кыш бабай белән ярышты һәм җиңеп чыкты. Әнә шулай Кыш бабай рәвешендәге иске ел куып җибәрелде. Балалар Карга боткасыннан авыз иттеләр.
Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,
Нәүрүзне зурлыйк әле.
Гөрләвекләр челтерәвенә
Кушылып җырлыйк әле.
Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,
Илләр, көннәр ямьләнә.
Бергәләшеп биергә дип,
Куллар кулга бәйләнә.
Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,
Күктән нурлар сибелә.
Туган илем, туган җирем
Язны күреп сөенә.
-
Хәрәкәттә-бәрәкәт 23.03.2015

Каникул вакытында безнең бакчада төрле чаралар даими үткәрелеп тора. «Хәрәкәттә-бәрәкәт” атналыгын башлап балалар белән төрле спорт уеннары оештырылды. Балаларга спорт уеннары ошый, алар бик теләп үзара ярышалар, актив катнашалар.
Саулык – зур байлык икәнен
Без инде белеп алдык.
Сәламәт яшәү рәвешен
Зур максат итеп куйдык.
Эзсез югалмый тырышлык хакы,
Сәламәт тәндә, сәламәт акыл.
Киләчәк өчен – шундыйлар кирәк.
Сәламәт тәндә акыл да зирәк,
Туган илемә шундыйлар кирәк!
-
Кошлар көне 20.03.2015

Яз гөрли, яз көлә,
ҖиҺанга нур тулган.
Ташкыннар башкара –
Өр-яңа җыр туган.
Агачлар куйнында
Бөреләр бүртәләр.
Сыерчык моңыннан
Уяна иртәләр.
Бүген безнең бакча балалары яз килүен һәм кошларның җылы яклардан кайтуын билгеләп үттеләр. Икенче кечкенәләр төркеме "Кошлар көне" исемле бәйрәм әзерләделәр. Балалар яз турында җырладылар, кошлар турында табышмакларга җавап таптылар, бармак уеннарын уйнадылар, биеп күрсәттеләр. Бәйрәмне "Бу нинди кош?" исемле мультфильм белән тәмамладык.
-
Китап-киңәшчең синең 20.03.2015

“Китап киңәшчең синең” атналыгы дәвам итә. Балалар бакчасының зурлар төркеме балалары китапханәгә сәяхәткә бардылар. Район балалар китапханәсендә алар өчен библиографик дәрес һәм әдәби сәгать үткәрелде.
Чара “Китап һәрвакыт минем белән” библиографик дәресе белән башланып китте. Китапханәче Гарипова А.М. балаларны китапханә һәм китап төрләре белән таныштырды. Китапларны ертмаска, пөхтә итеп карарга, укырга кирәклеген сөйләде. Балалар китаплар турында сөйләгәнне бик яратып тыңладылар, табышмакларга төгәл, дөрес җаваплар бирделәр. Әдәби сәгать балаларга “Без кайсы әкияттән?” танып – белү уены белән дәвам итте. Китапханәче Хафизова А.Ф. – әкият кызы образында әкият геройлары рәсемнәре ярдәмендә уен- викторина уздырды. Ә балалар һәр әкият героен тиз таныдылар, сорауларга дөрес җавап бирделәр. Чарага килгән һәр балага күчтәнәчләр тапшырылды.
-
Талантлар утравы -2015 16.03.2015
Саба мәдәният йортында район күләм яшь талантларны ачыклау, барлау максатыннан гаилә ансамбельләре катнашында "Талантлар утравы - 2015" фестиваль - конкурс ы булып үтте. Бу конкурста безнең "Кыңгырау" балалар бакчасы данын яклап мәктәпкә әзерлек төркеменнән Сөмбел Гиззатуллина әнисе белән, Бәхтияр Бурганов абыйсы белән, зурлар төркеменнән Азалия Нуруллина әнисе белән, Кәримә Валиахметова әнисе белән чыгыш ясадылар. Һәр гаилә конкурска иҗади якын килеп, яхшылап әзерләнделәр һәм өч гаиләнең 15 майда үтәчәк Гала-концертка үтүләре билгеле булды. Конкурста катнашкан әти-әниләргә, балаларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да иҗади уңышлар телибез. -
Исәнме, Кояш! 15.03.2015

Кышның салкыннарыннан соң язны сагынып көтеп алабыз.Балалар белән без атна дәвамында яз билгеләре, язгы кояш турында сөйләштек. Яз − табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Әле март башы гына. Төннәрен салкын булса да, көндезен инде кояш балкый. Туган җиребезгә яз килә, яз исе аңкый. Яз − матур, шатлыкларга бай, күңелле вакыт. Яз кояшы елмаеп карау белән, бөтен табигать кышкы йокысыннан уяна башлый. Кояш балкый, ул өй түбәләрендәге карларны эретә. Карлар эри башлагач, җылы яклардан кошлар да кайта башлар. Язгы җылы җил агачтагы яшь бөреләрне уятыр. Тиздән алар хуш исле яшел яфраклар ярырлар. Яз исе, кояш җылысы һәр гаиләгә үтеп керде. Безнең әти- әниләр балалар белән берлектә үзләренең хисләрен рәсемнәрдә чагылдырып матур рәсем күргәзмәсе оештырдылар. “Исәнме. Кояш” күргәзмәсендә катнашкан гаиләләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
8 март белән! 06.03.2015

Кешелек дөньясына ямь бирүче елмаюыгыз белән күңелләрне иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерегез белән ак юл күрсәтүче сөйкемле хатын-кызлар, кадерле әниләр!
Сезне бөтен җир йөзен бизәгән 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз!
Һәрбер хатын-кыз иң ягымлы мактау сүзләренә, олы мәхәббәткә, ихтирамга һәм кайгыртуга лаек.
Бәхетле һәм сөекле булыгыз! Балалар һәм оныклар куанычын күреп яшәргә насыйп булсын. Тыныч тормыш, сәламәтлек, эшегездә уңышлар телибез! Икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркеме балалары әниләренә изге теләкләрен җиткерделәр. -
Бантиклар бәйрәме. 06.03.2015

Зурлар төркеме балалары бантиклар бәйрәме оештырды. Нәни кызлар барсы да чәчләренә бантиклар куеп залга керделәр. Зал да бантиклар белән матур итеп бизәлгән иде. Бәйрәм иртәсе матур җырлар, шигырьләр, дәртле биюләр, уеннар белән үрелеп барды.
Әни! Әни! Синнән башка тагын
Кем бар шундый бала бәгырьле!
Кояш җиргә берәү булган кебек,
Син дә безгә шулай кадерле.
Бәйрәм белән!
-
Бәйрәм белән, әниләр! 05.03.2015

Беренче кечкенәләр төркеме балалары бәйрәм иртәсен әтиләр белән берлектә "Күңелле стартлар" күңел ачу- спорт ярышлары оештырып үткәрделәр. Бер команда- әниләр, ә икенчесе- әтиләр үзара тапкырлыкта, җитезлектә көч сынаштылар. Ә балалар үзләренең концерт программасын тәкъдим итте. әниләрне әтиләр, балалар, бакча коллективы бәйрәм белән котлады.
-
Матур чәчәк ясадык. 05.03.2015

Икенче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче Ләйсән Альфакаровна белән матур чәчәкле открытка ясарга өйрәнделәр. Алар үз эшләреннән бик канәгать калдылар.












