Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 191 ) 192 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Туган көнегез белән! 23.12.2014

Алсу Маратовна!
Сезне туган көнегез белән котлыйбыз. Киләсе көннәрегез Сезгә бары куанычлар, шатлыклар гына алып килсен. Җаныгызның - тынычлык, тәнегезнең -саулык, тормышыгызның - муллык белән ташып торуын телибез.
Тусагыз да Сез декабрьда,
Кышкы суык бер көндә,
Ләкин Сездән кешеләргә
Һәрчак җылы бөркелә.Изгелек ул җирдә ятмый,
Булмый аны онытып.
Гомер буе яшәгез шулай
Кешеләрне җылытып.Иң изге теләкләр белән Сез җитәкләгән “Кыңгырау”балалар бакчасы коллективы.
-
Гомуми әти- әниләр җыелышы. 16.12.2014

Бакчабызда чираттагы әти- әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышны мөдир Мубаракшина Алсу Маратовна ачып җибәрде һәм балалар әти- әниләргә бию бүләк иттеләр.
Рус теле тәрбиячесе Валимухаметова Ләйлә Рафаэловна балалар бакчасында рус теленә өйрәтү буенча чыгыш ясады. Әти- әниләргә үзенең киңәшләрен бирде. Икетеллелектә өйрәтүдә. -"Безнең һәм хөкүмәтебезнең төп максаты- балаларның индивидуаль үзенчәлекләрен искә алып, һәр яктан камил шәхес тәрбияләү. Әлбәттә инде бу максатка без балалар бакчасы һәм гаилә бергә кулга- кул тотынып эшләсәк кенә ирешәчәчәкбез"- дип ФДБС турында презентация күрсәтеп, үзгәрешләр, максатын аңлатты, балалар бакчасының ФДБС буенча төзелгән программасы белән таныштырды.
“Сөйләм теле” үсеш өлкәсе белән тәрбияче Хазиева Алсу Габделхамитовна таныштырды. Ул “Социаль тормышка яраклашуда татар телен үстерүнең роле” темасына чыгыш ясады әти- әниләргә әкиятне презентация ярдәмендә сөйләп, чынлыкта әти- әниләр өчен киңәшләр биреп барды.
Соңыннан Алсу Маратовна балалар бакчасына түләүдә үзгәрешләр, компесацияләр турында мәгълүмат бирде. Сайтка куелган мәгүлүматлар белән таныштырды. Балалар бакчасында яңа ел иртәләрен үткәрү тәртибе, конкурслар положениелары белән таныштырды. Әти- әниләрнең сорауларына җавап бирде.
Җыелыш ахрында балалар белән яздырып алынган видеоязма күрсәтелде, анда балалар әти- әниләрне ни өчен яратуларын әйттеләр һәм балалар бакчасына үзләренең шөгыльләрен карарга чакырдылар.
-
Кышлаучы кошлар. 12.12.2014

Атна дәвамында балалар белән кышлаучы кошлар турында сөйләштек. Атналык проектта балалар кошларны кышлаучы һәм күчмә, очып үтүче төркемнәргә бүлергә, аларның яшәү шартлары, тукланулары, файдасы һ.б. мәгълүматлар белделәр. Алар турында җырлар, шигырьләр өйрәнделәр, уеннар, әкият, хикәяләр тыңладылар. Кошларга җимлекләр ясап элделәр. Йомгаклау чарасында кошлар турындагы презентация буенча сорауларга җаваплпр бирделәр, зурлар төркеме балалары "Кышкы урман" театрын сәхнәләштереп барлык төркем балаларына күрсәттеләр.
-
Теннис уйныйбыз. 11.12.2014

Җәй аеннан башлап мәктәпкә әзерлек төркеме балалалары атнага ике көн "Теннис" түгәрәгенә йөриләр. Аларны теннис уйнау серләренә тренер Фархуд Усманович өйрәтә. Тиздән балалар бакчалары арасында ярышлар уздырылачак. Балалар бу түгәрәккә бик теләп йөриләр.
-
Педагогик киңәшмә үткәрелде. 04.12.2014

“ФДБС буенча балаларга белем hәм тәрбия бирүнең сыйфатын үстерү” темасына чираттагы педагогик киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә мәктәпкәчә белемнең ФДБС ын гамәлгә кертү, ФДБС таләпләре буенча режимда белем бирүне оештыру, ФДБС ны тормышка ашыруда белем бирү өлкәләрен интегральләштерү буенча чыгышлар тыңланды һәм фикер алышулар булды. Алда торган бурычлар, яңалыклар турында сөйләшенде.
-
Әниләр көне. 30.11.2014

Әниләр көне уңаеннан без коллектив белән Казанга экскурсияга бардык. К.Тинчурин театрында музыкаль комедия карадык. Коллектив белән ял итеп кайттык. Барлык әниләрне дә бәйрәм белән котлыйбыз!!!!
-
Бәйрәм белән!!! 30.11.2014

Уртанчылар төркеме балалары әниләрне бәйрәм белән котладылар.Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез.
Балагызның берәве сез,
Гаиләнең йөрәге сез.
Иминлекнең терәге сез.
Һәркемнең кирәге сез.
Сез чаялар, сез батырлар,
Сез дөньяда иң матурлар.
Сез булганга тормыш ямьле,
Сез булганга яшәү гамьле.
-
30.11.2014

Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!
Әни... Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен.
Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә ,,балам” дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре... сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.
Ә авырсаң... авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле.
Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле. Әниләребез, сезгә саулык-сәламәтлек, кайгысыз-хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез.
Менә шундый матур сүзләр ирештерделәр әниләренә зурлар төркеме балалары.
-
Иң кадерлем- әнием. 27.11.2014

Җир йөзендә иң матур бәйрәм – әниләр бәйрәме. Әни – гаиләдә иң якын, газиз кеше. Ул яшәргә дәрт, тормышка илһам өсти. Ана баласын күз нурын, бәгырь кисәген татлы сөенечләр белән кулына ала һәм аны нинди генә матур, кадерле сүзләр белән атамый. Кадерле әниләребез! Сезгә кояштай озын гомер, гаилә бәхете, нык сәламәтлек телибез.
Бакчабызда һәр ел әниләр көне зурлап билгеләп үтелә.Икенче кечкенәләр төркемендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм иртәсе үткәрдек. Әниләрне бәйрәм белән котлап, балалар, тәрбиячеләр иң изге теләкләрен җиткерделәр.Бәйрәм матур җыр, шигырь, биюләр, әниләр арасында ярышлар белән үрелеп барды. Балалар әниләргә үзләре ясаган бүләкләрне тапшырдылар.
Бу бәйрәмне барлык җирдә
Зурлап каршы алалар.
Бәхетле елмая бүген
Җирдә барлык аналар.
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр
-
Китап-киңәшчең синең 27.11.2014

“Китап киңәшчең синең” атналыгы дәвам итә. Балалар бакчасының мәктәпкәчә әзерлек һәм зурлар төркеме балалары китапханәгә сәяхәткә бардылар. Район балалар китапханәсендә алар өчен библиографик дәрес һәм әдәби сәгать үткәрелде.
Чара “Китап һәрвакыт минем белән” библиографик дәресе белән башланып китте. Китапханәче Гарипова А.М. балаларны китапханә һәм китап төрләре белән таныштырды. Китапларны ертмаска, пөхтә итеп карарга, укырга кирәклеген сөйләде. Балалар китаплар турында сөйләгәнне бик яратып тыңладылар, табышмакларга төгәл, дөрес җаваплар бирделәр. Әдәби сәгать балаларга “Без кайсы әкияттән?” танып – белү уены белән дәвам итте. Китапханәче Хафизова А.Ф. – әкият кызы образында әкият геройлары рәсемнәре ярдәмендә уен- викторина уздырды. Ә балалар һәр әкият героен тиз таныдылар, сорауларга дөрес җавап бирделәр. Чарага килгән һәр балага күчтәнәчләр тапшырылды.












