Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 191 192 ( 193 ) 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
ФДБС буенча эшлибез. 22.10.2014

ФДБС буенча балаларга белем hәм тәрбия бирүнең сыйфатын үстерү- бүгенге көндә көнүзәк мәсьәлә булып тора. Безнең балалар бакчасы коллективы тәрбия эшчәнлеге эчтәлеген гамәлгә ашырырга ярдәм итәрлек педагогик технологияләрне, гадәти булмаган технологияләр, милли белем һәм тәрбия бирү технологияләре, телевизион технологияләр, стандарт булмаган технологияләр, ФБДС ны өйрәнеп балаларга тәрбия-белем бирәләр, эш тәҗрибәләрен үзара өйрәнәләр, әти-әниләргә дә җиткерәләр. Безнең коллектив һәр тәрбияче яшь буынны тәрбияләү процессы заман таләпләренә җавап бирерлек итеп оештырылган да гына яңа шәхес тәрбияләргә мөмкинлеген аңлап эш итә.
Бала иң элек үз фикерен булдырырга һәм аны курыкмыйча дөрес, аңлаешлы сөйләм белән әйтеп бирә белергә тиеш. Балаларны кечкенәдән үк үз туган телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү-бүгенге көннең иң мөһим бурычы.
Бу атна дәвамында “ФДБС буенча “Сөйләм теле” белем бирү өлкәләсен интегральләштерү” темасына мәктәпкә әзерлек төркемендә тематик күзәтү алып барыла. Мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының сөйләм телләрен үстерүдә УМК, интеграция, яңа методик алымнар кулланыла. Алар картина буенча эзлекле, тулы җөмләләр белән тасфирлап сөйләргә, сүзләрнең моделен төзергә, аваз анализы ясарга,тартык, сузык авазларны аера белергә, иҗекләргә бүлергә өйрәнәләр.Тәрбияче Алсу Габделхамитовна һәм Ләйсән Альфакаровна режимда индивидуаль эш алып баралар.
-
Хезмәткәрләр җыелышы. 22.10.2014

Бакчабызда чираттан тыш хезмәткәрләр җыелышы үткәрелде. Мәдир Алсу Маратовна бакча хезмәткәрләрен тагы бер кат куркынычсызлык, хезмәтне саклау, балаларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау буенча кагыйдәләр белән таныштырды. Мәгариф министрлыгыннан, район мәгариф бүлегеннән килгән хатлар, приказларны хезмәткәрләргә җиткерде.
-
Икмәк -яшәү терәге. 17.10.2014

Балалар арасында “Икмәк- яшәү терәге” рәсем конкурсы үткәрелде. Атна дәвамында балалар икмәккә багышланган рәсемнәр ясадылар, кисеп- ябыштырдылар. Иң матур рәсемнәр выставкасы оештырылды. Уңышлы рәсем ясаган балаларга грамоталар бирелде.
-
Игенкәйләр күкрәп уңсыннар! 17.10.2014

“Икмәк- яшәү терәге” темасы буенча балалар бакчасында атна буе балаларга белем бирелде. Балалар ипинең ничек өстәлгә килүе, игенче хезмәте, заманча техникаларның ничек итеп җирне эшкәртүләре, аны ничек кадерләп тотарга, кеше организмына файдасы турында бик күп мәгълүмат тупладылар. Йомгаклау чарасы итеп, уртанчылар төркеме җитәкчелегендә “Игенкәйләр күкрәп уңсыннар” күңел ачу чарасы үткәрелде. Бәйрәмдә балалар икмәккә мәдхия укыдылар.
-
Корбан ашы 08.10.2014

Хөрмәтле балалар, әти- әниләр, хезмәттәшләр!
Сезне чын күңелебездән, Корбан бәйрәме белән тәбрик итәбез!!! Аллаһы Тәгалә барыбызга да исәнлек биреп, гайбадәтләр кылып, Раббыбызның рәхмәтенә ирешеп, гаиләләребезгә тынычлык биреп, мәхәлләләребез белән тынычлыкта яшәп, киләсе гаетләргә җитәргә Аллаһы насыйп итсен!
Бүген, 8 октябрь көнне бакчабызда балалар өчен Карбан ашы үткәрелде. Бәйрәмгә Флүрә абыстай чакырылды. Балалар “Корбан гаете мөбарәк булсын!” бәйрәм иртәсендә шигырьләр, җыр, бию, җырлы уеннар башкардылар, белгән догаларын абыстайга сөйләп күрсәттеләр. Аннан соэ корбан ите белән әзерләнгән ризыкларны ашадылар. Бәйрәмгә корбан ите биргән җитәкчеләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Олуг бәйрәм бүген бар җиһанда -
Корбан гаете котлы булсын!
Изге эшләр кылган һәр кешегә
Бәхет-сәгадәт насыйп булсын! -
Бәйрәм тантанасында. 07.10.2014

6нчы октябрь көнне Казанда “Баскет-холл” бинасында Халыкара Укытучылар көненә багышланган тантана булып узды. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Минниханов мөгаллимнәргә тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Районыбыз делегациясе составында безнең балалар бакчасыннан өлкән тәрбияче Халитова Флюзия Рафаиловна, ветеран тәрбияче Муллахметова Тәслимә Камилевна катнашты. Алар бу бәйрәмнән зур тәэсирләр алдылар, барлык оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерәләр.
-
"Көз матурда кунакта" 03.10.2014

3 октябрь көне безнең бакчада "Көз бәйрәме" үткәрелде. Бу бәйрәмне зурлар төркеме балалары театраль тамаша белән башладылар. Бәйрәмдә һәр төркем балалары көз турында өйрәнгән җыр, бию, шигырьләрне башкардылар. Бәйрәмгә Убырлы әби килеп, балаларга күңелле уеннар, кызык табышмаклар алып килде. Бәйрәм хуҗасы, Алтын көз дә буш кул белән килмәде - балаларны үзенең күчтәнәчләре белән сөендерде.
-
Өлкәннәр көне белән! 01.10.2014

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкән кешеләр – безнең, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Безнең коллектив та һәр ел саен өлкәннәрне бакчабызга кунакка чакыра. Безнең бакчабызда күп еллар эшләп лаеклы ялга киткән пешекче апаларыбыз: Сания апа, Нәзирә апа, Флюра апа,Рузия апа, тәрбияче ярдәмчеләре: Зәмирә апа, Зөлфирә апа, Наилә апа, прачкада эшләгән Равия апа, тәрбияче Гөлнур, Тәслимә апалар бүген бәйрәмгә килделәр. Аларны мөдир Алсу Маратовна котлады, балалар матур бәйрәм иртәсе әзерләгәннәр иде, чыгыш ясадылар. Соңыннан кунаклар чәй өстәле артында бәйрәмне дәвам иттеләр.
Хөрмәтле коллегаларыбыз, рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз.
Кадерле әбиләребез,
Чал чәчле дәү әниләребез!
Бәйрәм белән котлый бүген
Сезне ул һәм кызларыгыз.
Яшәгез сез мәңге яшь булып,
Туган йортыгызда ямь булып.
Сез булсагыз таза- сәламәт
Оныкларга булыр бик рәхәт.
Бәйрәм белән!
-
Методик берләшмә утырышы.
29.09.2014
Бүген бакчабызда чираттагы методик берләшмә утырышы уздырылды. Педагогларны өлкән тәрбияче Флюзия Рафаиловна аттестация буенча яңалыклар белән таныштырды. Диагностика үткәрү, тәрбия- белем бирүдәге яңалыклар буенча фикер алышулар булды. Мөдир Алсу Маратовна ТР мәгариф һәм фән министрлыгы хаты белән таныштырды.
-
Кабак бәйрәменә- 10ел! 29.09.2014

Районыбызда 10 ел рәттән кабак бәйрәме үткәрелә. Бу бәйрәмдә берничә ел рәттән безнең коллектив та катнаша. Кабактан төрле композицияләр ясап күргәзмә оештырдык. “кабак” җырына клип ясадык. Бу клипны “Медиатика” бүлегеннән карый аласыз.












