Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 191 192 193 194 ( 195 ) 196 197 198 199 200 >>
-
Рус, инглиз телендә сөйләшәбез. 12.08.2014

Киңәшмәдә рус теле тәрбиячесе Валимухаметова Ләйлә Рафаэловна "Космоска сәяхәт" темасына ачык шөгыль күрсәтте. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Космос" сюжетлы- рольле уены аша рус телендә аралашып, Плутон планетасын кеше яшәрлек итеп үзггәрттеләр.
Инглиз телендә зурлар төркеме балалары "Прәннек кыз" әкиятен күрсәттеләр. Бу әкиятне балаларга инглиз теле тәрбиячесе Ханова Гөлназ Ришатовна һәм музыка эшчесе Галимуллина Алсу Ринатовна өйрәттеләр. Балалар бик матур итеп уйнадылар.
Түгәрәк өстәлләр арында балалар бакчасында татар, рус, инглиз теленә өйрәтү буенча мөдир Мубаракшина Алсу Маратовна балалар бакчасының эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
-
Спорт бәйрәме. 05.07.2014

Җәй айларында төрле чаралар даими үткәрелеп тора. Спорт атналыгы кысаларында балалар белән төрле спорт уеннары оештырылды. Балаларга спорт уеннары ошый, алар бик теләп үзара ярышалар, актив катнашалар.
Саулык – зур байлык икәнен
Без инде белеп алдык.
Сәламәт яшәү рәвешен
Зур максат итеп куйдык.
Эзсез югалмый тырышлык хакы,
Сәламәт тәндә, сәламәт акыл.
Сәламәт акыл -сәламәт йөрәк,
Киләчәк өчен – шундыйлар кирәк.
Сәламәт тәндә акыл да зирәк,
Туган илемә шундыйлар кирәк!
-
Мин кояш ясыйм. 05.07.2014

Җәйге план нигезендә төрле атналыклар үткәрелә. "Мин кояш яратам" атналыгы дәвамында балалар эндәшләр, шигырьләр, җырлар өйрәнделәр, кояшта кызыну турында файдалы мәгълүмат тупладылар, асфальтта рәсемнәр ясадылар, кояш нурлары астында кызындылар.
Иртән торып юлга чыксак,
Кояш озатып килә.
Көне буе юлда кояш,
Көн буе безнең белән.
Суга керсәк, ул да керә,
Чыныктыра нурлары.
Безнең белән уйный кояш,
Без — кояшның дуслары.
Җәй буе озатып барды
Болыннар буйлап безне.
Тәмле җиләкләр пешереп
Сыйлады һәммәбезне.
-
Су- яшәү чыганагы. 05.07.2014

"Су- яшәү чыганагы"атналыгында балалар белән су һәм аның үзенчәлеге турында сөйләштек, уеннар, күңел ачу, ярышлар үткәрелде. Балалар су ташбакаларын да урамга алып чыктылар, табакта балык та тоттылар, суһәм ком белән төрле әйберләр ясарга да өйрәнделәр. Елга буена, чишмә янына экскурсияга бардылар.
-
· Хушлашабыз бакча белән! 05.06.2014

-
Сау бул, бакча! 04.06.2014

-
Халыкара баларны яклау коне.
04.06.2014
Безнең яраткан, нәни дусларыбыз!
Сезне чын күңелебездән Балаларны яклау көне белән котлыйбыз!!!
-
Белдерү!
30.05.2014
Хөрмәтле әти- әниләр! 1 июнь – балаларны яклау көне уңаеннан безнең балаларның радио аша чыгышлары булачак. Анда алар берничә җыр башкарачаклар.
Башлана 16.30.
“Саба дулкыннары” радиосын кабызырга онытмагыз!
-
Айсылуны тәбрикләдек. 28.05.2014

1 июнь – балаларны яклау көне уңаеннан Саба балалар бакчалары зонасы арасында җыр белән катнашып, зурлар төркеменнән Каримуллина Айсылу 1 урынга чыкты, аңа грамота тапшырылды.
-
Төркемнәрдә әти- әниләр җыелышы.
15.05.2014
Бакчабызда төркем җыелышлары үткәрелде. Һәр төркем тәрбиячеләре бала тәрбияләү буенча киңәшләр, балаларның үзара мөгалләмәсе турында сөйләделәр. Барлык төркемдә дә УМК кулланып интегральләштерелгән белем бирү эшчәнлеге үткәрелде. Әти- әниләр үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, ФГОС кертү буенча аңлату эшләре алып барылды.












