Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 ( 199 ) 200 >>
-
Коллектив килешү кабул ителде. 25.03.2014

Бу көннәрдә бакчабызда коллектив килешү кабул итү буенча гомуми җыелыш үткәрелде. Килешү бертавыштан кабул ителде.
-
"Мин дәрескә керәм" конкурсы. 25.03.2014

Районыбызда "Мин дәрескә керәм" конкурсы игълан ителгән иде. Анда безнең балалар бакчасы педагоглары да актив катнаштылар. Тәрбияче Габбасова Ләйсән Равилевна район буенча 3 урынга лаек булды. "Ел укытучысы" ның йомгаклау тантанасында Ләйсән Равилевнага районыбыз башлыгы Рәис Нургалиевич Мактау грамотасы һәм бүләк тапшырды. Аны бу уңышы белән котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
"Ел тәрбиячесе -2014 " 25.03.2014

Районыбызның Шәүкәт Биктимиров исемендәге мәдәният йортында "Ел укытучысы-2014» конкурсының йомгаклау тантанасы уздырылды. Анда "Ел тәрбиячесе -2014" җиңүчесе, безнең бакчабызның музыка җитәкчесе Галимуллина Алсу Ринатовнага районыбыз башлыгы Рәис Нургалиевич мактау грамотасы һәм бүләк тапшырды. Алсу Ринатовнаны бу җиңүе белән ихлас котлыйбыз, 28,29 марттта Балтачта үтәчәк зона ярышында уңышлар телибез.
-
4 яшьтә үк Бөтенроссия дипломнары алдылар. 20.03.2014

Бакчабызның икенче кечкенәләр төркеменнән Гафурова Мәрьям, Зунунов Салих, Закиров Исламнар "Яраткан әтиемә" Бөтенроссия рәсем конкурсында катнашып диплом алдылар. Аларны беренче уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә дә актив булып, төрле чараларда катнашып, җиңүләр яулауларын телибез!
-
"Туган ягым" конкурсы. 20.03.2014

“Туган ягым” II Бөтенроссия фәнни- методик эшкәртмәләр, белем бирү эшчәнлегенә конспектлар, күңел ачу, бәйрәм иртәләре сценарийлары конкурсында “Туган төбәгем” конспекты белән катнашып, тәрбияче Ханипова Людмила Амировна Сертификат алды.Лилия Амировнага алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
"Туган ягым" конкурсы. 20.03.2014

“Туган ягым” II Бөтенроссия фәнни- методик эшкәртмәләр, белем бирү эшчәнлегенә конспектлар, күңел ачу, бәйрәм иртәләре сценарийлары конкурсында “Туган төбәгем” конспекты белән катнашып, тәрбияче Ханова Гөлназ Ришатовна Сертификат алды.Гөлназ Ришатовнага алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
РАМАЗАН- беренче урында! 14.03.2014

«Юлларда иминлек булсын» исемле район рәсем конкурсына йомгак ясалды. Аның нәтиҗәләре буенча зурлар төркемендә тәрбияләнүче Алтынбаев Рамазан 1 урынга лаек булды. Рамазанга район грамотасы һәм бүләк тапшырылды. Аны бу уңышы белән котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
Бәйрәм белән, әниләр! 07.03.2014

Кадерле әниләрне 8 март бәйрәме белән уртанчылар төркеме балалары җыр, бию, шигырьләр аша котладылар. Үзләре ясаган бүләкләрне чын күңелдән тапшырдылар. Бәйрәм белән сезне, әниләр!!!
Әни кебек булсам иде! -
Аның назлы сүзләре.
Их, яратам әниемне-
Аның нурлы күзләре.
Әни кебек булсам иде!
Гел елмаеп торсам иде.
Тирә – юньгә, әни кебек
Гел нур чәчеп торсам иде!
-
Бәйрәмегез белән кадерлеләребез! 07.03.2014

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әниләрне бәйрәм белән котладылар.Әниләр, әбиләр! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәбез. Тормыш юлларыгыз киң һәм сикәлтәсез, бәхеткә төренгән булсын, шул юллардан ныклы сәламәтлек белән, үзегезнең якыннарыгыз белән куанып – шатланып үтүләрне насыйп итсен ходай. Дөнья ваклыклары сезнең күңел күгегезне капламасын, көләч йөзләрегезне сагыш пәрдәсе япмасын, һәрвакыт сөекле булып, кадерле кеше булып яшәргә язсын.
Иң-иң татлы сүзләр – сезнеке!
Сездән башка берни кылмас идек,
Чәчәк букетлары корыр ул.
Әни кеше генә җан сулышын
-
Чын күңелдән котлыйбыз барлык хатын- кызларны! 07.03.2014

Зурлар төркеме балалары да кадерле әниләр, әбиләрне бәйрәм белән котладылар. Әбиләр булып биеп тә күрсәттеләр. Бик матур бәйрәм иртәсе үткәреп, бәйрәм рухы булдырдылар.
“Иң ягымлы кешем шул син,
Әбием, бердәнберем!
Өйрәт әле, мин дә белим
Әби булуның серен”.
Әби көлә:”Әби булу
Тора бары оныктан.
Мин бит әби булдым, кызым,
Нәкъ син туган минуттан”.












