Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
"Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре" 29.03.2019

Атна темасы уңаеннан, уртанчылар төркеме балалары ана теле белем бирү эшчәнлегендә, янгынга кагылышлы тәҗрибә карап үттеләр. Алар янгын чыгу очракларының сәбәпләрен атадылар. ут-күз чыкмасын өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләрне санадылар, янгын вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген өйрәнделәр.
-
"Назлыкайга дуслар әвәләү" 28.03.2019

Уртанчылар төркеменең әвәләү бирем эшчәнлегенә Куян-Назлыкай килде һәм ул балалардан үзенә иптәшләр әвәләп бирүләрен сорады. Балалар бик теләп риза булдылар. Шөгыль ахырында балалар Назлыкайга "Төлке һәм куяннар" дигән хәрәкәтле уен уйнап күрсәттеләр.
-
Saba balahoner проекты эшен башлады. 27.03.2019

Saba balahoner проекты эшен башлап җибәрде. "Кыңгырау" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары бу яңалыкны шатланышып кабул итте. Паспортларыбыз кулыбызда. Оешмаларга барып үзебез теләгән һөнәр ияләре "булып" карау бик кызыклы.
-
Концерт карадык. 26.03.2019

Бүген "Балалар сәнгать мәктәбе" балалары көче белән әзерләнгән концерт карап, илһамланып кайттык. Рәхмәт сезгә!
-
Кар Бабай әвәләдек. 25.03.2019

Бүген зурлар төркеме балалары белән, язгы җылы кояш, кыш буе яуган карны эретеп бетергәнче дип, Кар Бабай әвәләдек. "Кар сыннары әвәләүче 3 команда арасында иң өлгерләре без булдык!",-дип сөенделәр.Дус, туту, бер максат куеп "эшләде" балалар.
-
Су яшәү чыганагы. 22.03.2019

Бүген уртанчылар төркеме балалары, атна темасы уңаеннан, су белән бик кызыклы тәҗрибәләр үткәрделәр. Алар суның үзенчәлекле билгеләре белән таныштылар. Суның тереклек чыганагы икәненә төшенделәр, суга карата сакчыл караш кирәген белделәр. Шулай ук суның яхшы һәм начар якларын атадылар.
-
"Теремкәйдә кунакта" 21.03.2019

Беренче кечкенәләр төркеме балалары урмандагы Теремкәйдә кунакта булдылар. Теремкәйдә яшәүче хайваннар белән таныштылар, аларның үзенчәлекле якларын, нәрсә ашарга яратканлыкларын әйтеп уздылар. Куян белән биеп, уйнап, җырлап алдылар. Куян кәрзинендәге тупларның формаларын,зурлыкларын, төсләрен әйттеләр. Шул туплар белән бик рәхәтләнеп уйнап алдылар. Балаларга Теремкәйдә кунак булу бик ошады.
-
Без яз аен яратабыз 21.03.2019

2 нче кечкенәләр төркеме балалары рәсем аша язгы күренешләр белән таныштылар.Шөгыль вакытында рәсемгә карап кар эри,тамчы тама,кояш җылыта,сулар җыела кебек җөмләләр кулланып җавап бирделәр. 3-4 җөмләдән торган хикәя төзеп сөйләделәр.
-
Әкиятләр уку 21.03.2019

№4 нчы "Кыңгырау" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме Абдулла Алишның "Койрыклар" әкиятен сөйләргә әзер..
-
Физкультура һавада 20.03.2019

Саф һавада үткәрелгән физкультура шөгыльләре йөрәк-кан тамырлары, сулыш алу, мускул һәм башка мөһим организм системаларының үсешенә булышлык итә. Хәрәкәтләр сулыш алу белән дөрес чиратлашырылып барыла: кулларны өскә күтәргәндә, ян-якка сузганда, гәүдәне турайтканда һәм иелгәндә сулыш алына, ә кулларны төшергәндә, гәүдәне иеп һәм борылышлар ясаганда – сулыш чыгарыла.












