Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Яз килә!Яз көлә! 20.03.2019

Бүген безне табигать чын язгыча кояшлы һава торышы белән сөендерде. Рәхәт иде урамда: җылы, тып-тып тамчылар тама. Хәер, гаҗәпләнергә дә кирәкми, чөнки язның беренче ае - март.
-
"Кояш нурлары" 20.03.2019

Бүген беренче кечкенәләр төркеменә кунакка Тычкан килде. Ул үзе белән тартма алып килде. Аның эчендә кояш рәсемнәре бар иде, ләкин ул кояшларның нурлары юк иде.Балалар пумала һәм сары гуашь ярдәмендә кояшка нурлар ясадылар. Соңыннан ясаган кояшларына карап сокландылар.
-
Кошлар - безнең дусларыбыз. 19.03.2019

Кошлар, кошлар… Алар белән яңа өметләр, яңа хыяллар күңелдә туа. Яз җитүен барыбыз да көтеп алабыз. Без генә түгел, канатлы дусларыбыз да язны сагына. Җылы яклардан кайтучы кошкайларны без дә көтәбез.
Бөре чуклары белән,
Сыерчыклары белән
Яз килә,яз килә.
Яз тәрәзәдән көлә,
Яз ишекләрдән керә.
Яз ләйсән булып ява,
Язны һәркем ярата.
-
"Робот-Тычкан" уены 19.03.2019

Бакчабызга бик куп төрле уенчыклар кайтты. Шуларның берсе Робот-Тычкан. Уртанчылар төркеме балалары бу уенны бик яраталар. Бу уен аша балаларның фикерләү, күз аллау сәләтләре үсә. Шул ук вакытта бу уен-белем алу, мәгълүмат туплау һәм иң әһәмиятлесе тәрбия чыганагы да булып тора.
-
Суган утырту 18.03.2019

Бүген без мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән суган утырттык. Тәрбияче апалары Хамидуллина Резеда Ринатовна һәм кече тәрбиче Айгөл Саматовна балаларны язгы бакча эшләре белән таныштырдылар. Алар хәзер шушы суганның кыягы усу процессын зур кызыксыну белән күзәтәчәкләр. Шөгыль барышында аларга яшел кыякның файдасы турында бик күп мәгьлүмат алдылар. Аның организым өчен кирәкле витаминнарга бай булуын белделәр.
-
Күчмә "Планетарий" 18.03.2019

Уртанчылар төркеме балалары мәдәният йортына Күчмә "Планетарий"га керделәр. Балалар йолдызлыклар, планеталар, космик корабльләр төзелеше б/н таныштылар. Шулай ук күк йөзе турында кызыклы мәгълүмат бирелде. Балалар бик ошатып чыктылар.
-
Әдәплелек дәресләре 15.03.2019

Балалар кече яшьтән әдәплелек серләренә төшенеп үсәргә тиешләр.Нәкь менә шул максаттан бакчада "Әдәплелек дәресе" уздырдык. Анда сүз урамда,җәмәгать урынында, өйдә үз-үзеңне тоту, бер-береңә карата игьтибарлы булу турында барды.
-
Лалә чәчкәләре. 15.03.2019

Гади булмаган ысул белән ясауны балалар бик ярата. Бүген дә лалә чәчәкләрен чәнечке һәм имән бармаклар белән рәсемләде. Гаҗәп матур килеп чыкты чәчкәләр.
-
Вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрәбез 15.03.2019

Беренче кечкенәләр төркеме балалары яңа кайткан “W!sesoft” йомшак төзеп җыю материаллары белән уйнарга бик яраталар. Алар аннан төрле чәчәкләр, өйләр, коймаклар, очкычлар, космик кораблар, поездлар, роботлар төзеп уйныйлар.
-
Тылсымлы шнурлар. 14.03.2019

Кызларны да, малайларны да җәлеп итүче уен булды әле бу "Тылсымлы шнурлар" уены. Иртән килүгә кулларына алалар, чиратлашып уйныйлар. Кичен әти-әниләр алмага килгәч тә аерыласылары килми.












