Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Хезмәткә хөрмәт 11.12.2018

Атна темасына нигезләнеп”Хезмәткә хөрмәт” не сез ничек аңлыйсыз ?”- дигән тема астында без бүген 2 нче кечкенәләр төркеменә кунакка Аделинаның әнисе кибетче апабыз-Гөлияне чакырдык.Балаларда хезмәт кешесенә,кибетче һөнәренә кызыксыну тудырды.Өлкәннәр хезмәте турында күзаллауларын киңәйтеп эше турында ,хезмәтнең мөһимлеген ,аны яратып башкарырга кирәклеген төшендерде.Ахырда балалар “Кибетче “уенын уйнап үзләренә зур тәҗрибә алдылар.
-
Шәфкать туташы. 11.12.2018

Бүген ясле төркеме шәфкать туташы Наилә апалары янына кунакка килделәр. Ул балаларны үзенең һөнәре һәм бүлмәдәге балаларның сәламәтлекләрен тикшереп торуче әсбаплар белән таныштырды. Балалар кызыксынып тыңладылар. Аларга кунакка бару бик ошады.
-
"Сакчы һөнәре". 11.12.2018

Бүген уртанчылар төркеме балалары, тагын бер һөнәр иясе-Газ Үткәргечләр Линиясе Сакчысы- Рафикова Алиянең әтисе Ильдус б/н белән таныштылар. Балалар өйләрдә һәм оешмаларда газ сүнгән очракта бик суык булачагын аңладылар. Газ безгә көн күренешебездә бик кирәкле чимал икәнен белделәр.
-
МЧС һөнәре. 10.12.2018

Атна темасы уңаеннан ("Һөнәрләр илендә. Әти-әнием һөнәре"), уртанчылар төркеменә Муталлапова Зәринәнең әтисе-МЧС хезмәткәре-Муталаппов Алмаз килде. Ул:-Көтелмәгән хәлләр министрлыгы хезмәткәрен -МЧС-дип йөртелүен аңлаттып үтте. Исеменнән үк күренеп тора, көтелмәгәндә килеп чыккан хәлләрдә, бу һөнәр ияләре кешегә ярдәмгә ашыгуын әйтте. Төрле тәбигать гарасатлары булсынмы, янгын, шартлаумы...Коткаручы һөнәре чагыштырмача яңа һөнәр булып саналуын аңлатты. Һәм иң беренче чиратта пожар булган очракта, үзеңне ничек тотарга кирәклеген искәртеп үтте. Балалар бу очрашудан бик канәгать калдылар.
-
Китапхәначе һөнәре 10.12.2018

Һөнәрләр илендә. Әти-әнием һөнәре атна темасы уңаеннан,бүген 2 нче кечкенәләр төркеменә Гарипова Ринаның әнисе, Алия китапханәче килде. Ул балаларга үзенең һөнәре турында сөйләде,китаплар күрсәтте. Балалар бик кызыксынып тыңлап утырдылар.
-
ГЕОМЕТРИК ФИГУРАЛАР. 10.12.2018

Бүген "Кыңгырау" балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән математика шөгылендә геометрик фигуралар темасын үттек. Без анда санау тачкчыклары ярдәмендә шакмак, очпочмак, ромб, һәм башка төрле фигуралар ясарга өйрәндек.Җеп ярдәмендә түгәрәк шар ясадык.
-
Йөзәбез, чумабыз.... 06.12.2018

Зурлар төркеме балаларының бассейнга йөри башлавына да 3 ай узды. Суга чумып, суламый торырга, әкренләп йөзәргә өйрәнә инде алар. Судан курку хисен җиңеп, су астына төшү үзе үк зур алга китеш. Бик яратып йөри балалар бассейнга.
-
"Сюжетлы-рольле уеннар" 04.12.2018

Уртанчылар төркеме балалары шөгыльдән тыш вакытларда, бик яратып сюжетлы-рольле уеннар уйнарга яраталар. Алар бу уеннар вакытында иптәшләренең фикерләре белән исәпләшергә, бер-берләренә мөмкин булган кадәр ярдәм итәргә өйрәнәләр,
-
Использование лэпбука в работе учителя-логопеда 03.12.2018

Лэпбук - это не просто метод, помогающий закрепить и отработать полученные знания, это полет фантазии и исследование, которые однажды начавшись, будет продолжаться. Задача лишь придавать детям уверенности в своих силах и правильно мотивировать на открытие новых горизонтов.
-
"Керпегә гөмбәләр" 29.11.2018

Уртанчылар төркеме балаларына кисеп ябыштыру шөгыленә "Керпе" килде. Ул кыш җитмичә әле йоклап китә алмавын әйтте. Үзенә гөмбәләр кисеп бирүен сорады. Балалар бик тырышып, туры почмакларның почмакларын түгәрәк итеп, кисергә өйрәнделәр. Балалар үзләренең эшләреннән бик канәгать калдылар. Керпе дә балаларны мактап, сөенеп кайтып китте.












