Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Өлкәннәрне нәниләр котлый. 01.10.2018

Зурлар төркеме балалары "Өлкәннәр көне" уңаеннан үзләренең әби-бабайларына кечкенә бүләкләр әзерләделәр. Өлкәнәр әлеге, нәниләр кулы белән ясалган, тәбрикләүләрне чын күңелдән шатланып кабул иттеләр.
-
Фантазёрлар түгәрәге. 01.10.2018

Бакчабызда төрле түгәрәкләр гөрләп эшләп килә. Аларның эшчәнлеге һәрвакыт бакчабыз тормышында чагылып тора. Бүген "Фантазёрлар" түгәрәге вәкилләре, зурлар төркеме балалары, гади булмаган рәсем ясау ысулын кулланып көзге урманны ясадылыр.
-
"Өлкәннәр көне" 01.10.2018

Бүген безнең бакчабызга эшләп киткән өлкәннәребез кунакка килде. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды. Килгән кунакларыбыз элекеләрне искә алып,шат күнелләр белән таралдылар.
-
"Юл йөрү кагыйдәләрен бел һәрвакытта" 28.09.2018

Уртанчылар төркеме балалары юл йөрү кагыйдәләрен һәрдаим искә төшереп торалар.
-
"Юл йөрү кагыйдәләре бүлмәсендә кунакта" 28.09.2018

Буген 2 нче кечкенәләр төркеме балалары юл йөрү кагыйдәләре бүлмәсендә кунакта булдылар. Алар бик кызыксынып андагы юл билгеләрен өйрәнделәр.
-
«Сдай макулатуру – спаси лес!» 25.09.2018

Бакчабызда һәрдаим төрле акциялар үткәрелә. 21 нче сентябрьдан 4 көн дәвамында "Подарим бумаге вторую жизнь" макулатура җыю акциясы үткәрелде. Бу акцияда әти-әниләр, балалар көче белән 660 кг макулатура җыелды. Иң күп макулатура җыйган төркемнәр һәм аерым балалар грамоталар белән бүләкләнделәр.
Табигатебезне саклыйк!!!
-
КЫҢГЫРАУЛАР БУЛДЫРА! 24.09.2018

Бүген "КЫҢГЫРАУ" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче малайлар, кызлар "НАРАТ" боз сараена чираттагы хоккей түгәрәгенә бардылар. Аларны анда тренерлары Рүзәл Нуриев каршы алып, файдалы һәм кызыклы күнегүләр үткәрде.
-
"Матур чәчәкләр" 24.09.2018

Бүген уртанчылар төркеме балаларының рәсем шөгыленә "Назлыкай" чәчәк бәйләмнәре алып килде. Тиздән бакча хезмәткәрләренең бәйрәме җитүен әйтте. Ләкин чәчәкләрнең ботен хезмәткәргә дә җитмәвен һәм балалар ясап бирүләрен сорады. Балалар рәсем алымнарын дөрес кулланып "цинния" чәчәген бик матур итеп ясадылар. "Назлыкай"га да, балаларга да шөгыль бик ошады. Балаларның рәсеме гуя гөлләр бакчасына әйләнде.
-
" Курчакларны сыйлыйбыз ". 21.09.2018

Бүген ясле төркеме балалары Әминә исемле курчакны һәм аның дусларын тәмле ризыклар белән сыйладылар. Әминә курчакка коймак пешерделәр, чәй эчерделәр. Кунаклар балаларга рәхмәт әйтеп, саубуллашып киттеләр.
-
Беренче кечкенәләр төркемендә әти-әниләр җыелышы 21.09.2018

Буген беренче кечкенәләр төркемендә “Беренче кечкенәләр төркеме балаларының адаптацион чор үзенчәлекләре, 2-3 яшьлек балаларга тәрбия һәм белем бирү бурычлары” темасына әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Әти-әниләр бу уку елына куелган тәрбия һәм белем бирү бурычлары , адаптацион чор үзенчәлекләре белән таныштырылды. Әти-әниләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, теләк- тәкъдимнәрен җиткерделәр.












