Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Алтын көз. 21.09.2018

Зурлар төркеме балалары атналык йомгаклау чарасында алтын көзнең матурлыгы, гүзәллеге, муллыгы турында матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Яфраклар көенә кушылып биеделәр. Бакча хуҗасы - Карачкы алып килгән сый-нигъмәтләр белән сыйландылар. Балаларга йомгаклау чарасы бик ошады.
-
"Көз күчтәнәчләре". 20.09.2018

Беренче иң кечкенәләр төркеме балалары белән яңа уку елы башланып китте. Алар шөгыльләрне көтеп алалар. Менә бүген дә, бабай алып килгән кәрзиндәге көз күчтәнәчләрен, балалар бик теләп карадылар. Мул уңышның исемнәрен, төсләрен, сыйфатларын өйрәнделәр.
-
"Куян күчтәнәчләре" 19.09.2018

Уртанчылар төркеме балаларына бүгенге ана теле шөгыленә Куян-Назлыкай килде. Ул үзе б/н кәрзиндә яшелчәләр алып килгән иде. Балалар табышмакларга дөрес җавап биреп-яшелчәләрне атадылар. Аларның сыйфатларын белделәр: кыярның-каты, шома, кытыршы булуын; ашаганда кетердәвен билгеләделәр. Суганның кеше организмына бик файдалы булуын ачыкладылар. Помидорның йомшак, тәмле икәнен әйттеләр. Ахырда салат ясап, аны ашап, Назлыкайга рәхмәт әйтеп шөгыльне тәмамладылар.
-
"Көз килде" 19.09.2018

Буген 2 нче кечкенәләр төркеме балалары янына Көз килде. Ул буш кул белән килмәгән,кәрзин белән көзге муллык алып килгән. Балалар бик шатланышып көзне каршы алдылар,аның белән төрле уеннар уйнадылар. Кучтәнәчләре белән сыйландылар.
-
Әти-әниләр җыелышы. 19.09.2018

Зурлар төркеме әти-әниләр җыелышы 19 сентябрь көнне узды. Узган уку елына йомгак ясалды, 2018-2019 уку елына яңа бурычлар куелды.
-
"Көз күчтәнәчләре" 18.09.2018

Атна темасы уңаеннан, уртанчылар төркеме әти-әниләре, бик матур һәм эчтәлекле күргәзмә әзерләделәр. Бу күргәзмә карап Көз күчтәнәчләренең бик мулдан булуын күреп була.
-
Иртәнге гимнастика. 17.09.2018

Икенче кечкенәләр төркеменең иртәсе күңелле гимнастикадан башлана. Балалар бик кызыксынып һәм тырышып хәрәкәтләнәләр.
-
МИЛЛӘТЛӘР КРОССЫ 2018 15.09.2018

Буген 15 сентябрьда "КЫҢГЫРАУ" бакчасы балалары милләтләр кроссында катнашып, үз көчләрен сынадылар
-
Иртәнге гимнастика. 14.09.2018

Балалар бакчасында йөрүче баларның хәрәкәтле уеннары иртәнге гимнастикадан башлана. Ул балалар күңеленә хуш килсен өчен төрле формада уздырырга тырышабыз. Көз айларында балалар кулларына яфраклар тотып бик кызыклы күнегүләр ясыйлар.
-
Физкультура һавада. 12.09.2018

Уртанчылар төркеме балалары һәрдаим саф һавада физкультура шөгылен бик теләп һәм яратып уздыралар.












