Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
22 август - День Государственного флага России 22.08.2018

22 августа с детьми старшей группы, провели тематическую беседу, посвященную ко Дню Государственного флага России. Говорили об истории российского государственного символа, значении цветов, читали стихи, слушали гимн РФ. В творческой мастерской каждый ребенок сделал аппликацию российского флага.
-
БӨЕК РӘСӘЙ ӘЛӘМЕ! 22.08.2018

Триколор! - дибез без аны -
Бөек Рәсәй әләмен !
Нигә шулай аталганын
Мин бүгеннән беләмен !
Эйе "Кыңгырау" балалар бакчаксының мәктәпкә әзерлек төркеме буген Рәсәй әләме көнен бәйрәм итте, аның тарихы белән танышты. Тәрбияче Хамидуллина Резеда Ринатовна бик үзенчәлекле кызыклы көн бүләк итте бүген балаларга!
-
"Бадминтон уйнарга өйрәнү" 20.08.2018

Уртанчылар төркеме балалары бик кызыксынып бадминтон уйнарга өйрәнәләр. Алар ракетканы дөрес тотып, каршы якта уйнаучы иптәшенә воланны дөрес юнәлтергә омтылалар.
-
Экскурсия 17.08.2018

" Урман-безнең байлыгыбыз!" дигән сүзләренең дөреслегенә ышанып кайтты бүгенге экскурсиядән балалар. Бакчабызның зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре белән Лесхоз бистәсендә урнашкан дендрологик бакчада һәм урман музейында булдылар. Аннан барыбыз да бик тәэсирләнеп, канатланып, күп мәгълүмат җыеп кайттык.
-
Иртәнге гимнастика. 16.08.2018

Балаларның сәламәтлеген ныгыту, организмнарын чыныктыру эшен дәвам итү буенча, уртанчылар төркеме балалары иртәнге гимнастиканы саф һавда ясыйлар.
-
Бакчада ниләр үсә? 15.08.2018

Балалар бакчасы тирәли нинди яшелчә, җиләк-җимешләр үсүен балалар белә инде. Атнага ике тапкыр аларның ничек үсүен, чәчәк атып ,җимеш бирүләрен күзәтәбез. Балалар аларның исемнәрен истә калдыра, үсеш-үзгәрешләрен әйтә, өйдә һәм бакчада булган яшелчә, җиләк-җимешләрне чагыштыра.
-
Янгын сүндерүчеләр белән очрашу. 10.08.2018

Бүген "Нәни янгын сүндерүчеләр" атналыгын йомгаклау чарасы буларак бакчабызга 129 нчы янгын сүндерү бүлегеннән "чын"янгын сүндерүчеләр килде. Алар балаларны янгын сүндерү машинасы, аның җиһазлары, янгын сүндерүчеләрнең киемнәре белән таныштырдылар. Бик кызыклы, мавыктыргыч очрашуны оештыручы Сергей Романовка зур рәхмәтлебез.
-
Балаларга яңалык. 08.08.2018

Дүшәмбе бакчабызга килсәк, андагы матурлыкка ис китте. Яңа җиһазлар белән чуарланган ишек алдын күреп балаларыбыз сөенде. Хәзер алар чиратлашып тау шуа, атынгычларда атына ала. Нәниләребез бик шат.
-
Сабыйлар. 07.08.2018

Бакчабызның ясле төркеме балалары адаптация чорын уңышлы үтеп, яңа һөнәрләргә өйрәнә башлады. Алар төзү материаллары, курчаклар, машиналар белән бик яратып уйныйлар. Бакча тормышы аларга бик ошый.
-
"Эй, уныйбыз, уйныйбыз" 06.08.2018

Бакчабызның участокларына уен өчен яңа, матур корылмалар куелды. Балалалар бу җиһазларны бик яратып кабул иттеләр.












