Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
"Тузганак чәчәкләре" 31.05.2018

Икенче кечкенәләр төркеме балалары рәсем ясарга бик яраталар. Алар башта тузганак чәчәкләрен күзәттеләр, аннан варенье да ясап була икәненә төшенделәр. Һәм бик тырышып тузганак чәчәкләрен рәсемгә төшерделәр.
-
“Яңгыр суалчанын күзәтү”. 30.05.2018

Икенче кечкенәләр төркеме балалары саф һавага чыккач яңгыр суалчанын күзәттеләр. Алар “Иң тырыш җир сөрүчеләр” икәнен белделәр. Аның бердәнбер хәрәкәтләнү чарасы-шуышу икәненә төшенделәр. “Суалчаннар, кояш һәм яңгыр” дигән хәрәркәтле уен уйнагач, балаларның күңелләре тагы да күтәрелеп китте.
-
Еллык эшкә йомгак ясалды. 28.05.2018

Бүген бакчабызда “ 2017-2018нче уку елында балалар бакчасы педагогларының тәрбия бирү һәм белем бирү барышында башкарган эшнең сыйфаты һәм нәтиҗәлеге” темасы астында йомгаклау педкиңәшмәсе үтте. Педколлективның еллык эшчәнлегенә гомуми анализ ясалды. Җәйге белем һәм тәрбия бирү, сәламәтләндерү планы, белем бирү челтәре, җәйге режим кабул ителде. Алдынгы педагоглар тәбрикләнде.
-
Без сынатмыйбыз! 25.05.2018

Бүген “Балаларны яклау көне һәм Россия коне “ уңаеннан район күләмендә балалар бакчалары арасында теннис ярышы булып үтте. “Кыңгырау” балалар бакчасы I урынга лаек булды. Бу ярышта балалар үзләренен осталыкларын, җитезлекләрен, булганлыкларын тагын бер кат исбатладылар. Сез безнең горурлыгыбыз.
-
Семинар - тренинг 24.05.2018

В детском саду «Шоколад» прошел семинар – тренинг на тему «Использование цифровых обучающих объектов в процессе развития речи и культуры». Воспитатель по обучению русскому языку Мавлявиева Л.А выступила на семинаре с докладом на тему «Использование ИКТ в обучении детей русскому языку».
-
“Диңгездәге балыклар.” 22.05.2018

Бүген 1 нче кечкенәләр төркеме балаларын,тәрбиячеләре Габбасова Л.Р диңгез белән таныштырды(диңгез зәңгәр , анда дулкыннар бар, диңгездә балыклар яши) учлар һәм пумала б/н дөрес итеп эш итәргә : пумаланы тотарга , җиңел, салмак хәрәкәтләр б/н сызыклар сызарга-дулкыннар ясарга өйрәтте, кәгазь битендә ориентлашып,күмәк эшләргә кызыксыну тәрбияләде .Балалар бик кызыксынып балык ясадылар
-
Камканы күзәтү. 21.05.2018

Балаларны әйләнә - тирә дөньяны таныштыру максатыннан, зурлар төркемендә күзәтүләр алып барыла. Бүген алар Камканы күзәттеләр нинди булуын,аның ничек хәрәкәтләнгәнен,нинди файда китерүе турында балалар бик кызыксынып тыңладылар."Дөресен әйт " дигән дидактик уенда актив катнаштылар.
-
"Без сынатмыйбыз !" 19.05.2018

Лесхоз боз сараенда мәктәпкә әзерлек төркеме балалары арасында ярышлар булып үтте. . Бу ярышта 14 команда катнашты . “Кыңгырау” балалар бакчасы 4 урынга лаек булды. Бу ярышта балалар үзләренен осталыкларын , җитезлекләрен , булганлыкларын тагын бер кат исбатладылар.
-
"Үрдәк бәпкәләре" 18.05.2018

Икенче кечкенәләр төркеменен әвәләү шөгыленә "Үрдәк бәпкәләре" кунакка килде. Алар үзләренә уйнарга иптәшләр әвәләп бирүләрен сорадылар.Балалар бик теләп берничә өлештән торган "Үрдәк бәпкәләрен" әвәләделәр.
-
А.Алиш әкиятләрен сәхнәләштерү. 18.05.2018

Бүген уртанчылар төркеме балалары А.Алишның бик кызыклы әсәре "Биккуркак белән Бикбатыр"ны сәхнәләштерделәр. Тәрбиячеләре Г.Г. Якупова шигъри юлларга салган хикәяне, чын артистлардай рольләргә кереп уйнадылар. Тамашачылар бик игътибар белән карап, уйланып утырырлык булды. Дуслык, ярдәмләшү кебек сыйфатлар тәрбияләнде әлеге йомгаклау чарасында.












