Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
Нәүрүз мөбәрәк булсын!!! 06.04.2018

Бүген бакчабызда Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды! Балалар яз турында шигырьләр сөйләп, җырларын җырлап Нәүрүзбикәне каршы алдылар. Нәүрүзбикә дә буш кул белән килмәде, балаларга күчтәнәч алып килде.
-
Чәчәкләр патшалыгында 05.04.2018

Зурлар төркеме.Рәсем шөгеле. Балаларны үсеп утыручы чәчәкләргә карап соклана белергә, аларныӊ матурлагын күрә белергә , табигать тудырган матурлыкны саклый белергә өйрәтү. Урман чәчәкләре исемнәрен истә калдыруларына ирешү.Балаларга экологик тәрбия бирү..Чиста, пөхтә ясау күнекмәләре булдыру.
-
“Кошлар кайта җылы яклардан” 05.04.2018

Бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары рәсем белем бирү эшчәнлегендә атна темасы уңаеннан (“Кошлар кайта җылы яклардан”) сыерчык оясы ясадылар. “Уңган сыерчык” дигән шигырьне сөйләп шөгыльне тагын да тулыландырдылар.
-
Әкияти тутый кош. 04.04.2018

Бүген зурлар төркеме балалары кисеп ябыштыру шөгылендә Экияти кош образын аерым олешлэрен hэм сурэт детальлэрен бизэргэ ойрэнделәр. Активлык, ижадилык, матур эшлэрне аера белу, алар турында сойлэу, кузаллауны устеру максаты куелган иде. Рэсемдэ поэтик образ тудырырга, туры килуче тослэр гаммасын сайларга ойрэту бурычы куелды. Акварель белэн ясау, пумала hэм буяулар белэн дорес куллана белулэрен ныгыту остендә эшләнде. Образлы, эстетик кузаллауларын устерүгә басым ясалды. Экияти кош образын бизәү балаларда зур кызыксыну уятты. Алар шөгыльдә бик теләп катнаштылар.
-
Дымка әтәче 03.04.2018

Әтәч елы үтте диеп,
Тормадык без аптырап!
Дымка әтәчләребезне
Ясап куйдык матурлап!
Ямь биреп торалар алар
Безнең матур бакчага
Рәхмәт Резеда апаебызга
Өйрәткәнгә ясарга.
Бүген тәрбияче Резеда Ринатовна Хамидуллина зурлар төркемендә бик уңышлы мастер-класс күрсәтте. Балалар "Дымка уенчыклары" гына ясап калмыйча, аларның килеп чыгышы, тарихы белән дә таныштылар. Шулай үк төсләрне дөрес куллануны да тагын бер кабат ныгыттылар.һәрбер балага индивидуаль якын килеп эшләүче тәрбияченең уңышлары балаларда чагылыр. Бүгенге шөгыль балаларга бик ошады.
-
Кошлар кайта җылы яклардан. 02.04.2018

Бүген 1 нче кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Габбасова Л.Р.балаларны кошларны рәсемнән танырга,исемнәрен ,гәүдә өлешләрен әйтә белергә өйрәтте. Кошларга карата кайгыртучанлык тәрбияләде. Балалар "Песи һәм кошлар"уенын уйнадылар. Ә соңыннан төзү материалларыннан кошларга оя төзеделәр.
-
Городец бизәкләре 02.04.2018

Рәсем белем бирү эшчәнлеген зурлар төркеме балалары бик көтеп алалар. Бүгенге рәсем белем бирү эшчәнлегендә тәрбияче (Хамидуллина Р.Р) белән балалар куна тактасына городец бизәге ясарга өйрәнделәр. Куна тактасының эчен сызык, нокта, түгәрәк ярдәмендә бизәделәр. Үзләре белгән рәсем алымнарын кулландылар, фантазияләрен эшкә җиктеләр. Матур бизәкләр ясаудан күңел күтәренкелеге алдылар.
-
Геометрик фигуралар 30.03.2018

Буген зурлар төркеме балалары янына кунакка Акбай килде. Ул балаларга узе белән геометрик фигуралар алып килгән.Балалар тәрбияче апалары (Хамидуллина Р.Р.) белэн түгәрәкләрне 4 тигез өлешкә бүләргә , түгәрәкнен өлешләрен әйтергә һәм бөтен белэн өлешне чагыштырырга өйрәнделәр. Өчпочмак һәм дүртпочмак турында күзаллауларын киңәйттелэр.Бүгенге эшчәнлек барышы балаларга бик ошады.
-
Ягын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр 30.03.2018

-
Янгын - куркыныч. 29.03.2018

Буген бакчабызда уртанчылыр төркеме балалары белән ( тәрбияче Якупова Г.Г.) янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр уздырдык. "Куркынычсызлык. Уттан саклан" атналыгы кысаларында туплаган белемнәрне ныгыту булды бу чара.












