Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Без уйныйбыз, уйныйбыз. 29.03.2018

Шөгыльдән тыш вакытларын икенче кечкенәләр төркеме балалары бик кызыклы итеп үткәрәләр. Алар леголардан төрле манаралар, замоклар төзеп уйныйлар.
-
Суган утырту. 28.03.2018

Уртанчылар төркемендә "Тәрәзә төбендә бакча" конкурсына әзерлек эшләре башланып китте. Бүген савытларга туфрак һәм су салып суганннар утырттык. "Көн саен су сибеп, аларның ничек үсүен күзәтәчәкбез,"- диде балалар.
-
"Песинең өе яна" 27.03.2018

Бүген 1 нче кечкенәләр төркеменә елап песи килде. Ул үзенең өе янганын,торырга урыны юклыгын әйтте. Ләйсән Равилевна башта "Песинең өе янган"әсәр белән таныштырды балаларны,аннан песигә өй төзергә тәкъдим итте. Балалар песигә төзү материалларыннан өй төзеп бирделәр. Песи сөенде,рәхмәт әйтте.
-
Фестиваль 27.03.2018

Бүген балалар иҗат үзәгендә , балалар бакчалары арасында инглиз теле фестивале булып узды. Бу фестивальдә безнең “Кыңгырау “ балалар бакчасы шигырь номинациясендә 2 урынга лаек булды. Афәрин ,балалар.
-
Саф һавада күзәтү. 23.03.2018

Бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары саф һавага чыккач, атна темасы уңаеннан юлдагы транспортны күзәттеләр. Алар машиналарны йөк һәм җиңел төрләренә аердылар һәм төсләрен атадылар.
-
Самовардан чәй эчү. 22.03.2018

Уртанчылар төркеме балалары режим вакытында үзләре теләгән уеннар уйнарга бик яраталар. Бүген җәйге табигатькә сәяхәт кылып, чәчәкле аланда самовар кайнатып чәй эчәргә тәрбиячеләрен дә чакырдылар.
-
"Занимательная математика" 22.03.2018

Сегодня дети подготовительной группы разделились на четыре команды, работали в паре, составляли и решали задачи на сложение в пределах 10; выполняли задания на ориентировку на листе бумаги в клетку; собирали пазлы с изображениями времен года и построили их по порядку, последовательно называли дни недели, месяцы и времена года. В целях развития внимания, памяти и логического мышления выполнили задания «Зажги лампу», «Живая неделя», «Числовая линейка». Каждая команда и пара получила смайлики за правильно выполненное задание. Детям очень понравилась работа в команде и в паре. (Ханова Г.Р.)
-
Транспорт илендә 21.03.2018

Бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары сөйләм теле эшчәнлегендә, светофорның өч төсендәге предметларны уенчыклар арасыннан бик тиз арада эзләп таптылар.
-
Машина һәм самолет. 20.03.2018

Бүген 1 нче кечкенәләр төркеме балалары йөк машинасы һәм самолетның өлешләрен,төсен,формасын аерырга һәм атарга өйрәнделәр .Шофер,очучы һөнәрләренә хөрмәт тәрбияләнде.
-
"Транспорт илендә" 19.03.2018

Бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары (тәрбиячеләре Хазиева А.Х) танып белү эшчәнлегендә “Автобуска” утырып сәяхәткә бардылар. Алар су, һава, коры-җир, тимер юл, транспорт сүзләрен активлаштырдылар. Эшчәнлеккә бибабо курчагы-Бака кергәч, шөгыль тагын да ямьләнеп китте.












