МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, С.Евлаштау, ул.Ш.Бариева, д21 |
| Телефон: | 8 (84362) 46-8-14 |
| E-Mail: | evlash.dsad@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" |
| Руководитель: | Галимзянова Алия Динаровна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 14 воспитанников |
| У нас учат: | 1 воспитатель |
МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Саулык зур байлык. 28.03.2015 Саф һавада спорт уеннары.

-
Туган көнең белән! 23.03.2015

25 ел гомерен балалар бакчасына багышлаган кече тәрбияче Гаянова Әлфия Сабир кызына 55 яшь! Шушы матур юбилее белән котларга Явлаштау башлангыч профсоюз оешмасы председателе Шакирова М.М һәм Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Файзуллин Н.Ф лар килгән иде.Әлфия Сабировнага мәгариф идарәсенең мактау кәгазе дә бирелде. Балалар һәм коллектив чыгышы бәйрәмгә нур өстәде.
-
Бакчабызда - Нәүрүз бәйрәме гөрләде. 21.03.2015 Ач ишегең , керәбез, Нәүрүз әйтә киләбез, Хәер-дога кылабыз, Аш – сый көтеп торабыз, Нәүрүз мөбәрәкбад!

-
"Талантлар утравы- 2015" 15.03.2015 Бүген Саба мәдәният йортында район күләм яшь талантларны ачыклау максатыннан "Талантлар утравы-2015" фестиваль-конкурс үтте. Безнең "Ромашка"балалар бакчасыннан Ахуновлар гаиләсе "Сөлге чигәм" биюе белән чыгыш ясадылар. Алар 15 майда узачак Гала- концертка уздылар. Аларның гаиләләренә иминлек, зур уңышлар теләп калабыз.

-
Без язны яратабыз. Исәнме кояш! 14.03.2015

Тәрәз аша кара әле,
Тышта ап-ак кар әле
Тал песие чәчәкле,
Алтын-көмеш бизәкле.
Тышта ап-ак кар әле
Суык көннәр бар әле.
Ә тал песие көлә,
Димәк, инде яз килә.
-
8- март бәйрәме белән. 07.03.2015

Бүген бакчабыз гөрләп торды. Чөнки кунакка әниләребез, дәү- әниләребез килгән иде. Балалар бәйрәмдә матур итеп биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, әкиятләр сәхнәләштерделәр. Кадерле кешеләребезгә иң зур бүләк - кулдан ясаган чәчәкләр иде. Бәйрәмннән барыбыз да күңел күтәренкелеге белән таралыштык.
-
Әбиемнең серле сандыгы 28.02.2015

Бу атна дәвамында балалар белән татар халкының рухи мирасы, күңел җәүһәрләре, татар милли киемнәр һәм бизәнү әйберләренә белән таныштык.
Әбиемнең күңел сандыгы!
Нинди серләр саклый икән ул?
Гомер буе җыйган хәзинәме,
Әллә инде күңел бизәгеме,
Нинди серләр саклый икән ул?
Әбиемнең күңел сандыгын
Бер ачасы иде ачасы...
-
Батырлыкта- матурлык. 21.02.2015

Бүген әтиләребезне, бабайларыбызны бакчабызга кунакка чакырдык. Аларны 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән котладык. Җыр- биюләр башкардык, шигырьләр сөйләдек. "Теремкәй" , "Кәҗә бәтиләре һәм бүре" әкиятләрен сәхнәләштердек. Спорт ярышлары вакытында бабайларыбыз да читтә калмадылар.
-
М. ҖӘЛИЛ- халык улы 14.02.2015

Һәйкәл булып басып тора
Мәйданда Муса Җәлил.
Татарның батырлыгына
Менә кайда ул дәлил.
-
"Сәяхәтче әтәч"- бездә кунакта 07.02.2015 Бакчабызга бүген башлангыч сыйныф укучылар кунакка килделәр. Алар безгә күчтәнәчкә "Сәяхәтче әтәч" әкиятен алып килгәннәр иде. Әкият барышын нәниләр тын да алмыйча карадылар. Укучы балалар чын әкият геройларына әйләнеп, ролгә кереп бик матур чыгыш ясадылар. Балаларга укуларында, укытучы апаларына эшләрендә уңышлар телибез. Зур рәхмәт аларга.










