МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, С.Евлаштау, ул.Ш.Бариева, д21 |
| Телефон: | 8 (84362) 46-8-14 |
| E-Mail: | evlash.dsad@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" |
| Руководитель: | Галимзянова Алия Динаровна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 14 воспитанников |
| У нас учат: | 1 воспитатель |
МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50
-
Гаиләм җылы оям. 25.10.2014

Бу атнада без, минем гаиләм, өем, йорт җиһазлары. турында сөйләштек. Шаҗәрәнең нәрсә икәнлеген белдек.
-
Алтын көз бездә кунакта. 18.10.2014

Бүген бездә матур бәйрәм -
Бүген бездә көзге бал.
Бүген көзге байлык белән
Бизәлгән безнең зал.
-
Саннар илендә 14.10.2014

Без бүген саннар илендә сәяхәттә булдык. Сәяхәтебез бик күңелле булды. Башваткычлар, мәсьәләләр чиштек. Саннарны танып белү максатыннан әкиятләр тыңладык, уеннар уйнадык.
-
Корбан бәйрәм мөбәрәк булсын! 08.10.2014

Бакчабызда, милли гореф- гадәтләр буенча эш алып барыла. Бүген Корбан ашы үткәрдек. Кунакка Рамил абый Халиковны чакырдык. Ул балаларга Корбан бәйрәмнең тарихын аңлатты. Балаларның сорауларына җавап бирде. Соңыннан Корбаш ашын ашадык.
-
Көзге матур көннәр 07.10.2014

Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйныйбыз, табигатьне күзәтәбез. Туган авылыбызның матурлыгына сокланабыз.
-
"Мин бит татар баласы" 03.10.2014

Без бүген бакчабызга әбиләребезне кунакка чакырдык. Аларны Өлкәннәр көне һәм Корбан бәйрәм белән котладык. Авылыбызның абыстае Сәлимә әби безгә динебез һәм Корбан бәйрәм турында бик аңлаешлы итеп сөйләде. Әбиләребез балаларга тәүфыйклы балалар булып, әти- әниләргә,өлкәннәргә таяныч булып үсүләрен теләделәр. Бәйрәмебез җыр- биюләр белән үрелеп барды.
-
Бәйрәм белән бакча хезмәткәрләре! 27.09.2014

Миңа сорау бирсәләр:
- Сөенечең ни? - дисәләр,
Сөенечем - таңнан торып,
Эшкә килгән иртәләр
. Миңа сорау бирсәләр:
- Шатлыгың ни? - дисәләр,
Шушы бакча сукмаклары
Шатлыгыма илтәләр.
Миңа сорау бирсәләр:
- Бәхет ни ул? - дисәләр,
Бәхет - шушы балалар
Кеше булып үссәләр.
-
Бәйрәм белән апалар! 27.09.2014 Бакча хезмәткәрләре көне уңаеннан, бакчабызда бик күңелле күңел ачу үткәрелде. Балалар бакчада эшләүче апаларга атап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Апаларга үз куллары белән эшләгән чәчәкләрне тапшырдылар.Бакчада эшләүче һәрбер хезмәткәр бала тәрбияләүдә зур көч куйган кешеләр. Тәрбияче Салманова Р.Г 31 ел, Багутова Н.М 21 ел, кече тәрбиячеләр Гаянова Ә.С 24 ел, Галимзянова Р.М 23 ел, пешекче Нуриева М.С 31 ел бакчада эшлиләр. Бакчабызны Газизова Ә.М җитәкли.

-
Кабак бәйрәме 27.09.2014 Район күләмендә үткәрелгән "Кабак бәйрәме"ндә ел саен актив катнашабыз. Быелда кабактан төрле әйберләр ясадык.

-
Гөлләргә күмелгән бакчам. 23.09.2014 Балалар бакчасында 23 бала тәрбияләнә. Аларның көннәре матур һәм файдалы үтсенгә бакча хезмәткәрләре бик зур көч куялар.










