МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, С.Евлаштау, ул.Ш.Бариева, д21 |
| Телефон: | 8 (84362) 46-8-14 |
| E-Mail: | evlash.dsad@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" |
| Руководитель: | Галимзянова Алия Динаровна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 14 воспитанников |
| У нас учат: | 1 воспитатель |
МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50
-
Кошларны без күзәтәбез, яратабыз. 04.12.2013
Килегез, кил, кошкайлар,Сез бит безнең дускайлар.Бакчабызга куныгыз,Көндə кунак булыгыз! -
Ак ефәктәй кыш килде. 29.11.2013
Ява карлар, яңа карлар –Кышның ак гөлләре.Якты булсын, ап-ак булсынИлемнең көннәре.Ишетелеп торсын җирдәБалалар көлгәне. -
Әнием- кадерлем. 25.11.2013

Әниләр көне уңаеннан, бакчабызда бик күркәм бәйрәм үткәрдек. Әниләребезгә карата өйрәнгән шигырьләр, җырлар, биюләр бәйрәмебезгә ямь бирде. Үз кулларыбыз белән ясалган бүләкләргә әниләребез тагын да сөенделәр.
-
Бәйрәм мизгелләре 25.11.2013

"Без курчаклар" биюе.
-
Әдәплелек дәресләре 16.11.2013

Атна дәвамында без әдәплелек турында, табын әдәбе, кешеләр арасында үз-үзнңне дөрес тоту әдәпләрен өйрәндек.
Уеннар белән үрелеп барган эшчәнлегебез бик эчтәлекле иде. Курчаклар ясадык, тәмле ризыклар "пешердек".
Тәмле сүзеңне кызганма,
Син дустым сөйләшкәндә.
Ягымлы һәм мөләем бул,
Кешегә эндәшкәндә.
-
Туган ягым Татарстан 09.11.2013

Без бу атнада Татарстаныбыз буенча сәяхәттә идек. Аның матурлыгына һәм байлыгана сокландык.Картадан үзебез яшәгән авылны таптык. Казан шәһәренең истәлекле урыннары белән таныштык. Җырлар, шигырьләр өйрәндек.
-
Инглиз теле түгәрәге 02.11.2013

Балалар инглиз теле түгәрәген көтеп алалар. Алисә Марсил кызы, балаларның күңеленә бик тиз үтеп кереп, уеннар аша аларны яңа дөнья белән таныштыра.
-
Хайваннар дөньясында 01.11.2013

Атна дәвамында балалар белән хайваннар турында әңгәмәләр үткәрелде. Алар бик теләп кисеп ябыштырдылар, әвәләделәр, җырлар, шигырьләр өйрәнделәр, табашмакка җаваплар таптылар.
-
Хайваннар дөньясында 28.10.2013

Без иҗат иткән әкият геройлары.
-
"Күчтәнәч"- бездә кунакта 22.10.2013

Бакчабыз мәдәният хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә тора. Бүген алар "Күчтәнәч" тапшыруын кунакка алып килгәннәр иде. Дәү әти белән Көз кызы, Туган авылыбыз тарихы белән таныштырдылар һәм көзге муллык турында бик матур чыгышлар ясадылар.









