МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, С.Евлаштау, ул.Ш.Бариева, д21 |
| Телефон: | 8 (84362) 46-8-14 |
| E-Mail: | evlash.dsad@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" |
| Руководитель: | Галимзянова Алия Динаровна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 14 воспитанников |
| У нас учат: | 1 воспитатель |
МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50
-
Хуш бакча 30.05.2013

Хуш, сөекле бакчабыз,
Сау булыгыз, апалар,
Без мәктәпкә барабыз,
Безне көтә парталар.
Бу сөекле бакчабызны
Беркайчан онытмабыз.
Барлык уенчыклар белән
Бүген без хушлашабыз!
-
Универсиаданы каршылап 25.05.2013

Универсиада була
Ямьле июль аенда
татар халкы киң күңелле
шат каршылар барын да
-
"Әкиятләр иле"ндә кунакта 22.05.2013

Әкиятләр иле - серле ил ул,
Могҗизалар килеп чыга гел.
Татар халык әкиятләре аша
Яхшылыкка өйрәнә күңел
-
Саф һава - тәнгә дәва. 14.05.2013

Бик күңелле бакчабызда,
Көн дә яратып киләм.
Саф һаваның шифасын мин
Кечкенәдән үк беләм.
-
Һәйкәлләр тын калган. 08.05.2013

8 нче май көнне Җиңүнең 68 еллыгына карата мәдәният йортында оештырылган митингта без дә катнаштык. Сугышта катнашучы авылдашларыбызны 1 минутлык тынлык белән искә алып һәйкәлгә венок салдык.
-
07.05.2013

Авылыбызның иң өлкән кешесе Сабирова Фәүзия әбине бакчабызга кунакка дәштек. 92 яшьлек бу ак әби сугышның ни дәрәҗәдә авыр икәнлеген үз җилкәсендә татыган. Шуңа күрә аның сөйләгәннәре күңелләргә үтеп керә, күзләргә яшьләр китерә. Фәүзия әбинең сөйләгәннәрен безнең балалар да бик йотлыгып тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирделәр. Хөрмәтле тыл ветераныбызга, очрашу да катнашканы өчен чын күңелдән рәхмәтебезне җиткерәбез һәм аның 100 яшьтән соң да безнең арабызда булуын телибез.
-
Шигырь бәйрәме 26.04.2013

Шигырь бәйрәме уңаеннан даими кунакларыбыз -Явлаштау мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре безгә кунакка килде.
-
Космоска юл. 13.04.2013

Без бу атнаның үткәнен сизмичәдә калдык. Чөнки көн саен галәм киңлекләренә сәяхәт иттек. Кояш тирәли әйләнүче планиталар турында сөйләштек, йолдызларны күзәттек. Матур әкиятләр, шигырьләр укыдык, рәсемнәр ясадык, призентациялар карадык.
-
Кошлар безнең дуслар. 30.03.2013

Без кошларның җылы яклардан кайтканнарын көтеп торабыз. Аларның сайрауларын тыңлыйбыз, оя корганнарын күзәтәбез.Әтиләребез кош оялары ясадылар.
-
Нәүрүз котлы булсын! 23.03.2013

Бәйрәмнең икенче өлеше спорт ярышлары белән дәвам итте.









