МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, С.Евлаштау, ул.Ш.Бариева, д21 |
| Телефон: | 8 (84362) 46-8-14 |
| E-Mail: | evlash.dsad@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" |
| Руководитель: | Галимзянова Алия Динаровна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 14 воспитанников |
| У нас учат: | 1 воспитатель |
МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50
-
Табигатьне саклыйк! 12.05.2014 Бердәм экологик дәрес уңаеннан, без балалар белән бакчабыз территориясен җыештырдык. Тирә- якны яшелләндерү максатыннан җимеш куаклары утырттык.

-
Бөек Җиңүгә - 69 ел. 09.05.2014

Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан уздырылган бәйрәм тантанасында катнаштык.
Таш һәйкәлләр балкый эчтән генә,
Җырлый алар акыртын гына.
Һәйкәлләргә килик!
Гөлләр куйыйк!
Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына!
-
Тукай- безнең күңелләрдә. 26.04.2014 Татар халкының Бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗаты белән кем генә таныш түгел икән? Без дә атна дәвамында, олуг әдибебез иҗаты белән таныштык. Аның балачагы, тормыш юлы турында бик күп белдек. Шигырьләр ятладык, әкиятләр укыдык, карадык, уеннар уйнадык.

-
Тукай- безнең күңелләрдә. 26.04.2014 Без Тукай әкиятләреннән килгән кунаклар.

-
Хезмәт төбе- хәзинә 19.04.2014

Укытучы һөнәре бик җаваплы хезмәт. Үз эшенә нык бирелгән, бөтен барлыгын укучыларына багышлаган кеше генә бу эштә эшли аладыр. Ә безнең булачак укытучыбыз Марсилә Мәҗитовна нәкъ менә шундыйлардан.
-
"108 минут Гагарин белән" 12.04.2014 Бу атна дәвамында балалар "күк җисемнәр"ен өйрәнделәр, әвәләделәр, төзеделәр, рәсемнәр ясадылар, презентациялар карадылар. Галәмгә беренче булып очучылар космановт Ю.А. Гагарин турында бик күп мәгълүмәт белделәр.

-
Бездә кунакта "Күчтәнәч" тапшыруы. 05.04.2014 Бүген безгә кунакка Дәү әти белән Дәү әни килделәр.Алар үзләре белән бик күп уеннар,әкиятләр, җырлар алып килгәннәр иде.

-
Ял итү урыннары. 04.04.2014 Бу атнада безгә кунакка шаян клоуннар, әкият геройлары килделәр.Алар белән бергә без курчак театрына, циркка, концерт залларына сәяхәткә бардык.Үзебезне дә чын артистлар итеп күз алдына китердек.Рәсемнәр ясадык, җырладык, биедек.Кыскасы,бик күңелле ял иттек.

-
Суганнар утырттык. 29.03.2014 Бакчабызда ел дәвамында балаларга экологик тәрбия бирү буенча даими рәвештә эш алып барыла,шул максаттан балалар белән берлектә суганнар утыртылды,чәчәк орлыклары чәчелде.

-
Кошлар безнең дусларыбыз. 28.03.2014 Бу атнада балалар җылы яктан кайтучы кошлар тормышы белән таныштылар.Шигырьләр өйрәнделәр,кошлар тавышын тыңладылар, презентация карадылар, табышмакларга җаваплар таптылар.










