МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, С.Евлаштау, ул.Ш.Бариева, д21 |
| Телефон: | 8 (84362) 46-8-14 |
| E-Mail: | evlash.dsad@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" |
| Руководитель: | Галимзянова Алия Динаровна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 14 воспитанников |
| У нас учат: | 1 воспитатель |
МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Хуш киләсең - Яңа ел! 28.12.2014

Барыбызның да котеп алган бәйрәме, Яңа ел җитте. Бу көнне барлык балалар, бакчада эшләүче апалар, төрле маскалар киеп Яңа елны каршыладылар. Бәйрәмнең көтеп алынган иң зур кунагы - Кыш бабай белән Кар кызы килгәч бәйрәм тагын да ямьләнеп китте. Бәйрәмдә балалар чыршы тирәли әйлән- бәйлән уеннары уйнадылар, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Иң куанычлы мизгел, Кыш бабайдан бүләк алу иде.
-
Кул эшләре кургәзмәсе - 2015 23.12.2014

Яңа елны тагында матур үткәрү максатыннан, әти- әниләр һәм балалар катнашында кул эшләре күргәзмәсе оештырдык. Анда нинди генә могҗизалар иҗат ителмәгән! Мамыктан, тукмачтан, конфеттан, төсле кәгазьләрдән һ. б әйберләрдән ясалганнар алар. Күргәзмәгә барлык гаиләләр дә бик теләп катнашты. Ике көн эчендә ясап, алып килеп тә бетерделәр. Балалар, Кыш бабайның бүләкләр белән килүен түземсезлек белән көтәләр инде.
-
Кар сыннары патшалыгында. 22.12.2014

Кардан әвәләп ясаган сыннарыбыз өчен балалар бик сөенделәр. Бакчабыз тирәсе чын әкият дөньясына ошап калды.
-
Хайваннар дөньясында 18.12.2014

Без бүген зоопаркка сәяхәткә бардык. Анда яшәүче хайваннар турында бик күп кызыклы мәгълүмәт алдык. Төсле кәгазьдән кисеп хайваннарны читлекләренә "урнаштырдык".
-
Чаңгыда шуарга өйрәнәбез 16.12.2014

Чаңгычының чаңгысы
Шуа- шуа шомара.
Чаңгың шомарсын дисәң,
Кирәк ешрак шуарга.
-
Кошлар өчен җимлек ясадык. 13.12.2014

Кыш килдеме, кошлар өчен
без ашханә ачабыз
һәм кошларга эндәшәбез
- Рәхим итеп ашагыз!
-
Ата- аналар җыелышы. 10.12.2014

Инде менә билгеле булганча 2015 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчасына сабые йөргән өчен ата-аналар түләргә тиешле сумма да үзгәрә. Шулай итеп, түләүләр якынча 12 процентка арта. Шушы уңайдан безнең балалар бакчасында да әти – әниләр җыелышы булып узды. Җыелышта Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Файзуллин Н.Ф. һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Зарипова Р.Фда катнаштылар.
-
Саф һава җанга дәва 04.12.2014

-
Кышны сагынып көттек без. 04.12.2014

Салкын саф һава,
Йомшак кар ява
Урамга чыксаң-
Битләр кызара.
-
Китапханәгә сәяхәт 29.11.2014

Балалар белән атна дәвамында китаплар турында сөйләштек. Аны нәрсәдән ясауларын, нәрсә өчен кирәклеген шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр аша белдек. Китапларны ертмаска, саклап кына тотарга кирәклегенә аңладык. Авылыбыз китапханәсенә бардык.









