Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 71 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Әти-әниләр җыелышы.
23.11.2012
Мәктәбебездә ата-аналар җыелышы булды."Укучы балалар һәм әти-әниләр арасындагы конфлектлар,аларны чишү юллары" дигән темага Шигабиева Фәйрүзә Нурисламовна чыгыш ясады.
-
"Ялгыз нарат"ка экскурсия. 23.11.2012

Бүген " Туган як" түгәрәгенә йөрүче укучылар, Гүзәл Мәсгүтовна җитәкчелегендә, Явлаштау авылы символы булган "Ялгыз нарат" янына экскурсиягә бардылар, аның тарихын тирәнтен өйрәнделәр.
-
Технология фәненнән олимпиада.
22.11.2012
Мәктәбебез укучысы Ахметгалимов Раил технология фәне буенча үткәрелгән район олимпиадасында II урынга лаек булды. Раилне җиңүе белән котлыйбыз.
-
Җиңүегез белән котлыйбыз!!! 17.11.2012

17 нче ноябрь көнне Саба спорт комплексында мәгариф хезмәткәрләре арасында бадминтон ярышлары булып үтте. Мәктәп директорлары арасында безнең мәктәбебез директоры Гыйбадуллин З.Ф. 1 урынны яулады. Аны әлеге җиңүе белән чын күңелебездән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
"Мин уйлап тапкан эшләнмә" 15.11.2012

3 сыйныф укучысы Акберов Альмир " Мин уйлап тапкан эшләнмә" конкурсында катнашып финал өлешенә үтте. Финалда уңышлы чыгыш ясп Рәхмэт хаты белән бүләкләнде.
-
Мишәбаш авылына экскурсия. 08.11.2012

"Туган якны өйрәнү" түгәрәгендә йөрүче укучылар, җитәкчеләре Ярмиева Гүзәл Мәсгүтовна белән берлектә Мишәбаш авылына экскурсия ясадылар. Алар башлангыч мәктәптә, фельдшер-акушерлык пунктында һәм мәдәният йортында булдылар.Фельдшер Илсөяр апаның "Яшүсмернең күчеш чоры проблемалары" турындагы чыгышын тыңладылар.Үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр. Мәктәп музеенда булдылар.
-
Конкурс 03.11.2012

Яр Чаллы шәһәрендә үткән "Созвучие" җыр конкурсында укучыбыз Зиннатова Ландыш өлкәннәр группасында икенче урын яулады. Ландышны җиңүе белән котлап, аңа иҗади уңышлар телибез.
-
Корбан ашы.
29.10.2012
Бүген мәктәбебездә корбан ашы үткәрелде. Явлаштау авылы мулласы Илнур абый килеп, вәгазь сөйләде.Балалар бик игътибар белән тыңладылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
-
Корбан бәйрәме. 25.10.2012

25 нче октябрь көнне мөселман дөньясында иң мөбәрәк бәйрәмнәрнең берсе-Корбан гаете. Барлык мөселман кардәшләребезне олуг бәйрәмнәре белән котлыйбыз.Исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, җан рәхәте, гаилә бәхете телибез.
-
Парламент сәгате. 24.10.2012

Бүген мәктәбебездә җәмгыять белеме укытучысы Фәйзрахманова Нуркыя Мөхәммәтхановна җитәкчелегендә парламент сәгатьләре узды: 1-5 нче сыйныф укучылары өчен "Законнар кайда туа?", ә 6-11 сыйныфлар өчен "Мин гражданин - мин укучы" темалары буенча. Бу дәрестә "Гражданлык", "Кеше һәм гражданлык хокуклары", "Сәяси хокуклар" кебек төшенчәләрнең мәгънәсенә төшенделәр.











