Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 71 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 181 ( 182 ) 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Паралимпия уеннары. 23.10.2012

Сочида 2014 нче елда үтәчәк Паралимпия уеннарына төгәл 500 көн калды. Шул уңайдан сыйныф сәгатьләре уздырылды.Сыйныф җитәкчеләре Паралимпия уеннарының тарихы белән таныштырдылар,"паралимпия" сүзенең килеп чыгышын аңлаттылар.
-
Сөмбелә бәйрәме. 18.10.2012

Мәктәбебездә һәр елны Сөмбелә бәйрәме үткәрү традициягә әйләнеп бара. Быел да бу бәйрәм гөрләп үтеп китте. 8,9,10,11 нче сыйныфлар арасында бәйрәм КВН формасында үтте. Программада: команда белән таныштыру,Сөмбеләләр ярышы,концерт номерлары һ.б. ярышлар бар иде. 8 нче сыйныф укучылары-КВН ның җиңүчеләре, ә 9 нчы сыйныф укучылары "Иң юморист" команда булдылар.
-
Мини футбол. 17.10.2012

Шәмәрдән бистәсендә 1997-1998 нче елгы егетләр арасында мини футбол буенча зона ярышлары үтте. Безнең Явлаштау мәктәбеннән дә укучылар катнашып, 6 команда арасында II урын яуладылар.
-
Хәтер көне. 15.10.2012

1552 елның 2 октябрендә Казан ханлыгы яулап алына һәм җимерелә.1990 елдан башлап 15 нче октябрь шул фаҗигане искә алу-Хәтер көне буларак билгеләп үтелә.Безнең мәктәптә дә Хәтер көне билгеләп үтелде.Тарих укытучысы Ярмиева Гүзәл Мәсгутовна җитәкчелегендә 8 нче сыйныф укучылары монтаж әзерләделәр.Ватаныбызның бәйсезлеген яклап шәһит киткән бабаларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык.
-
Армспорт ярышлары. 14.10.2012

Ял көне Саба спорт комплексында 1996-1997 нче елгы егетләр арасында армспорт буенча ярышлар үтте.Мәктәбебез укучысы Ахметгалимов Раил 65 кг лы үлчәүдә III урын яулады. Раилгә киләчәктә республика ярышларында катнашып, уңышларга ирешүен теләп калабыз.
-
Укытучым-гомер юлдашым!!! 05.10.2012

Иң матур бәйрәмнәрнең берсе - Укытучылар көне! Хөрмәтле укытучылар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Куңелегез гел шат, йөзегез кояштай балкып торсын! Хезмәт юлыгызда яңа үрләр яуларга насыйп булсын! Укучыларыгыз сезне уңышлары белән шатландырып торсын!
Нинди матур сүзләр табыйк
Сезне котлап бүген кичәдә
Иң зурысы сәламәтлек кирәк
Тормыш күперләрен кичәргә
Җәлләмисез һич тә хезмәтегезне
Эшләгәннән кеше үлми бит
Бу дөньяда кеше рәхмәт алып яшәмәсә
Кеше үзе рәхәт күрми бит
Бәйрәм белән сезне, укытучым!
Йөрәгемнең якын кешесе
Дөнья серен миңа өйрәтүче
Яшь җаннарга ходай илчесе.
-
Әби-бабайлар бездә кунакта. 03.10.2012

Башлангыч сыйныф укучылары Өлкәннәр көне уңаеннан әби-бабайларын кунакка чакырдылар.Зур концерт булды.Чәй табына артында әби-бабайлар оныкларының һөнәрләрен карап, сөенеп утырдылар.
-
Очрашу. 02.10.2012

9-11 нче сыйныф укучылары Сабада оештырылган очрашуда катнаштылар. Алар КНИТУ укытучылары белән, уку йортындагы тәртипләр,андагы бүлекләр һ.б. белән танышып кайттылар.
-
Өлкәннәр көне. 01.10.2012

Профком рәисе Шакирова Марсилә Мәҗитовна һәм мәктәбебез директоры Гыйбадуллин Зөлфәт Фоатович мәктәптә эшләп ялга чыккан һәр пенсионерның өендә булып, хәлләрен белештеләр һәм бәйрәм белән котладылар.
-
Табигатькә экскурсия. 22.09.2012

Башлангыч сыйныф укучылары көзге табигатькә экскурсия ясадылар.











