Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 71 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 181 182 ( 183 ) 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Йөгерү көне. 22.09.2012

Ял көне булуга карамастан, йөгерү көнендә укучылар да, укытучылар да актив катнаштылар.
-
Кабак бәйрәме. 21.09.2012

Шимбә көнне районда үткәреләчәк Кабак бәйрәменә бик теләп әзерләндек.
-
Очрашу. 18.09.2012

Мәктәбебезгә район профсоюз җитәкчеләре Гузялова Гөлнәзирә Мөдәрисовна, Галимуллина Дания Муллануровналар хезмәт коллективы белән очрашуга килделәр.
-
Җиңел атлетика. 15.09.2012

Шимбә көнне район буенча җиңел атлетика буенча ярышлар узды. Безнең мәктәптән дә укучылар актив катнашты.
-
Фестиваль. 11.09.2012

11 сентябрь көнне Кукмара поселогында республика күләмендә оештырылган "Балкыш" фестиваленең зона этабы уздырылды. Безнең мәктәптән әлеге фестивальдә укытучыбыз Шигабиева Фәйрүзә Нурисламовна һәм укучыларыбыз Сәйфуллин Ранил, Зиннатова Ландыш катнаштылар.
-
Белем бәйрәме. 01.09.2012

Чакыра, тагын чакыра
Кыңгырау классларга.
Бүгеннән - Белем көненнән
Уку елын башларга.
-
Лагерьдагы 13 нче көн. 15.08.2012

Лагерьның 13 нче көне аеруча мавыктыргыч булды.Иртәнге аштан соң, мәктәп музеена экскурсиягә бардык. Анда Явлаштау авылы тарихы белән таныштык, борынгы әйберләрне карадык. Кызыклы һәм мавыктыргыч экскурсиядән соң пионербол, футбол буенча ярышлар булды.Спорт ярышларында ике команда егетләре дә сынатмады.Ә "Җәй кызы" конкурсына әзерләнеп килгән кызларыбыздан күзләр камаша иде. Конкурсның җиңүчеләре булып Миләүшә, Гөлфизә, Айсинә, Илүзә табылды.
-
Лагерьдагы 12 нче көн. 14.08.2012

Бүген Лесхозга Боз сараена шуарга бардык. Балалар бер сәгать буе рәхәтләнеп шудылар.
-
Лагерьдагы 11 нче көн. 13.08.2012

Бүген дә балалар шау-гөр килеп лагерьга җыйналдылар. "Мишә" мәктәп яны лагеренда ял итүчеләр өчен табигать бүген дә бик матур җәйге кояшлы көн бүләк итте.Иртәнге аштан соң балалар чишмәләр чистартырга бардылар.Чишмәләрнең атамаларының килеп чыгышы белән таныштылар.
-
Лагерьдагы 10 нчы көн. 12.08.2012

Авылыбыз балыклы суларга бик бай. Шуны истә тотып, бүген "Балыкчы" көне үткәрергә уйладык. Һәр бала өйләреннән кармаклар алып килделәр. Су буенда иң зур балык тотучыны билгеләдек. Ул Газизуллин Азат. Иң беренче балыкны да Азат тотты. Иң кечкенә балык эләктерүче Ахатов Рәис. Аларга призлар бирелде.











