МБОУ "Кильдебякская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | с.Кильдебяк, ул.Школьная 22 |
| Телефон: | +7(843)-624-55-25 |
| E-Mail: | kildebeksaba@yandex.ru, Skil.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кильдебякская СОШ" |
| Руководитель: | Мавлитов Нияз Миннахматович |
| Год основания учреждения: | 1968 |
| У нас учатся: | 121 учеников, из них иностранных граждан 2 |
| У нас учат: | 22 |
МБОУ "Кильдебякская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 181 182 183 ( 184 ) 185 186 187 188 189 190 >>
-
"Алтын балык" конкурсына әзерлек 24.01.2012

Безнең мәктәптә төрле конкурсларда укучылар бик теләп катнаша, чөнки уңган, тырыш укучыларыбыз бик күп. Узган көннәрдә "Алтын балык" республика конкурсына төрле эшләр кабул ителде һәм иң матур дип табылганнары республика этабына тәкъдим ителде. Вәлиева С.(8 КЛ.), Латипов Р. (9 КЛ.), Хисматова А. (6 КЛ.) бик матур эшләр тапшырдылар (җитәкчеләре Латипова А.М.)
-
Түгәрәк өстәл 18.01.2012

Бүген укучылар өчен "Сәламәт булыйм дисән..." дип аталган түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды. (педагог-оештыручы Хөснетдинова Г.Г.) Укучылар витаминнар турында, спорт белән шөгыльләнү, дөрес туклану, көндәлек режим турында сөйләштеләр, фикер алыштылар һәм яңалыклар белделәр.
-
Китапханәдә чара 18.01.2012

Бүген башлангыч сыйныф укучылары өчен китапханәдә чара узды. Укучылар "Балаларның якын дусты"дип аталган, Рафис Корбанга багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар һәм язучының шигырьләрен кычкырып укыдылар. Оештыручы- Каюмова Г.С.
-
Чаңгы сезоны ачылды 17.01.2012

Мәктәптә 2012 чаңгы сезоны ачылды. График нигезендә, дәресләрдән соң һәр класс чаңгыда йөри. Бүген 11 сыйныф һәм 8 сыйныф укучылары трасса ясап сезонны ача.
-
3 чирек башланды 16.01.2012

Каникуллар артта калды. Иң озын уку чиреге башланды. Алда күп җаваплы эшләр көтә. Барыгызга да нык сәламәтлек, тырышлык, сабырлык һәм уңышлар телибез!
-
Фән олимпиадаларының республика этаплары 15.01.2012

Фән олимпиадаларының республика этаплары башланды. 11 сыйныф укучысы Губайдуллин Ранил француз теле һәм МХК фәннәреннән катнашып кайтты.
-
Каникулда чаралар 10.01.2012

Каникуллар дәвам итә. Бик күңелле чаралар уза. Түгәрәкләр эшли
-
Баскетбол 08.01.2012

Бүген безнең мәктәп базасында баскетбол буенча республика күләмендә зона ярышлары уза. 6 районның спортчылары катнаша. Уңышлар телибез!
-
Күңелле каникуллар 06.01.2012

Каникуллар чорында безнең укучылар өчен күп чаралар планлаштырылды. Классларда ярышлар, тау шуулар, Казанга сәяхәт, боз сараена ( 3 тапкыр) һәм бассейнга бару, түгәрәкләр шөгыльләре, имтиханнарга һәм олимпиадаларга әзерлек.
-
Укучылар үзидарәсе 06.01.2012

Мәктәп балалар Думасында иң актив укучылар. Алар чаралар планлаштырганда,үткәргәндә иң яхшы ярдәмчеләр.













