МБОУ "Кильдебякская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | с.Кильдебяк, ул.Школьная 22 |
| Телефон: | +7(843)-624-55-25 |
| E-Mail: | kildebeksaba@yandex.ru, Skil.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кильдебякская СОШ" |
| Руководитель: | Мавлитов Нияз Миннахматович |
| Год основания учреждения: | 1968 |
| У нас учатся: | 121 учеников, из них иностранных граждан 2 |
| У нас учат: | 22 |
МБОУ "Кильдебякская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 181 182 183 184 ( 185 ) 186 187 188 189 190 >>
-
Бүген бездә бәйрәм 03.01.2012

Бүген көтеп алган Яңа ел кичәсе. Җырлыйбыз, биибез, күңел ачабыз. Иң осталарны Кыш бабай бүләкләре көтә.
-
Яңа ел якынлашканда... 30.12.2011

Яңа елдан барыбыз да нидер көтәбез, яхшыга өметләнәбез. Кадерле укучылар, хөрмәтле әти-әниләр һәм укытучылар! Чын күңелдән барыгызны да яңа ел белән тәбрик итәбез, сау-сәламәт булыгыз,барлык теләкләрегезнең үтәлүен, хыялларыгызның чынга ашуын телибез!
Безнең укучыларыбыз бәйрәмне зур әзерлек белән көтәләр. Рәсемнәр, сувенирлар ясадылар, газета чыгардылар, концерт номерлары әзерләделәр, шигырьләр иҗат иттеләр, костюмнар әзерләделәр. Бәйрәм 3.01.12 көнне башлангыч һәм урта класслар өчен сәг.9.00 дә, өлкән класс укучылары өчен 18.00 дә башлана. Барыгызны да бәйрәмдә көтеп калабыз! Китапханәдә укучылар эшеннән күргәзмә эшли башлады.
-
Ата-аналар җыелышы 29.12.2011

Бүген 2 чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта районның балигъ булмаган балалар белән эш бүлеге инспекторы Зәкиев И.Т. катнашты. Ул райондагы балалар арасында җинаятьчелеккә каршы эш белән, статистик белешмәләр белән таныштырды, суицид проблемасын күтәрде, 71 Законны искә төшереп китте, ата-аналарның сорауларына җавап бирде. Мәктәп директоры чыгышында яртыеллык нәтиҗәләр турында, булачак бәйрәмнәр, каникуллар турында сөйләде, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү зарурлыгын һәм ата-аналар белән бергә килешеп эшләгәндә генә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлеген искәртеп китте. Күпчелек әти-әниләрнең җыелышта катнашуы куандыра. Җыелышның икенче өлеше классларда узды.
-
Спектакль әзерли башладык 26.12.2011

Январь ахырында безнең укучылар көче белән спектакль әзерләнеп район сәхнәсендә куелачак. Без Ф. Яруллинның "Ак яфрак" әкиятен сайладык. Бүген Билалова Ч.К. һәм укытучыларыбыз белән берлектә әзерлек эшләре башладык. Әкиятнең эчтәлеген искә төшердек, рольләрне бүлештек.
-
Мәктәбебезгә 1 яшь! 25.12.2011

25 декабрь көнне мәктәбебезгә 1 яшь булды. Шушы дата белән барыгызны да тәбрик итәбез! Бер ел эчендә күп үзгәрешләр булды, әле тагы булыр! Күп уңышларга ирештек, күңелсез көннәр дә булды. Ни генә булса да, безгә шундый зур бүләк өчен без рәхмәтле булып, мәктәбебезне саклап, тырышып укыйк, тәртипле булыйк һәм гел җиңүләргә омтылыйк!
-
Идеал Гаптелхамитович финалда! 21.12.2011

Ике елга бер тапкыр ОБЖ укытучылары арасында һөнәри бәйге үткәрелә. Быелгы бәйгедә Халимов И.Г. беренче турны уңышлы үтте һәм финалга чыкты.
-
Кар сыннары парады 20.12.2011

Бүген класслар кар сыннарын ясап һәм буяп бетерделәр. Бик матур сыннар калкып чыкты: 1-4 класслар куян, 5 класс -алтын балык, 6 класс -Тукайның Шүрәлесен, 7 класс -Су анасын, 8 класс- сөткә төшкән тычкан, 9 класс-12 ел символы- дракон, 10 класс-Кар кызын һәм 11 класс -Кыш бабай сыннарын ясадылар. Жюри нәтиҗәләр чыгаргач, җиңүчеләрне дә язып куярбыз. Молодцы!
-
Инша буенча беренче 16.12.2011

Мәктәптә күп укучыларыбыз янгынга каршы көрәш темасына рәсем, кул эшләре һәм иншалар конкурсында катнаштылар. Иң матур, иң осталарын район этабына тәкъдим иттек. Иншалар арасында 8 класс укучысы Ибраев Ранис урта класслар номинациясендә район күләмендә 1 урынга чыкты. Котлыйбыз!
-
Интернет- уроки 16.12.2011

В декабре по плану МО и Н РТ в классах проши интернет-уроки на антинаркотическую тему. Учащиеся на специальном сайте могли узнать последние новости, заполнить и отправить онлайн анкету, посмотреть видеоматериалы, задать вопросы.
-
Башлангыч сыйныфларда ачык дәрес һәм чаралар 14.12.2011

Бүген мәктәп планы буенча Туктар куст мәктәбе укытучылары катнашында башлангыч сыйныфларда ачык дәресләр һәм чара узды.













