Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
| Адрес: | 422051 Республика Татарстан, Сабинский район, село Корсабаш, улица Школьная, дом 26 |
| Телефон: | +7(843)-624-97-38 |
| E-Mail: | korsabashsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Корсабашская школа-интернат " |
| Руководитель: | Шарипов Айдар Нагимович |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 50 учеников |
| У нас учат: | 21 учитель (дефектолог) |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Иң зур балык 05.06.2015

Без бүген балалар белән кабат балыкка бардык. Әмма, балык тотар өчен генә түгел, ә иң зур балык тотучыны ачыклар өчен. Иң зур балык тотучыны ачыклау җиңел булмады, шәулай да Равнатның зур балыклары күбрәк булды һәм җиңүче исемен дә аңа бирергә туры килде. Афәрин, Равнат!
-
Күңелле стартлар 04.06.2015

Ике отряд арасында "Күңелле стартлар" уены булып узды. Әлеге уенны балалар бик яратып кабул итте. Жюрига бик авыр булды. Көчләр тигез иде. Һәм чыннан да соңгы уеннан соң очколарның тигез икәнлеге ачыкланды.
-
Сәламәтлек һәм тынычлык 04.06.2015

Асфальтка рәсем ясыйбыз дигәч, балалар барысы да "Сәламәтлек" һәм "Тынычлык" темасын сайлаганнар булып чыкты. Менә нинди олы йөрәкле безнең кечкенә балаларыбыз!
-
Физик КВН 03.06.2015

Физика елы уңаеннан, Зөфәр абыйлары. лагерьда ял итүче балаларны физика серләренә төшендерү максатыннан, КВН үткәрде. Физика фәнен әлеге балаларның берсе дә әлегә укымаса да, алар үзләренең инде бу фәнне күптән үзләштерә башлаганнарын аңладылар һәм әлеге фәннең ни дәрәҗәдә кызыклы, файдалы, кирәкле икәнлегенә төшенделәр.
-
Җәйнең иң матур мизгеле... 02.06.2015

Җәйнең иң матур мизгелләренең берсе, әлбәттә, балык тоту. Без дә бүген балалар белән балыкка барырга булдык. Һәм ялгышмаганбыз, көне дә бик матур булды, балыгы да салган саен эләгеп кенә торды. Су буеннан балаларны алып кайтып китүе бик кыен булды. Без бик рәхәтләнеп ял да иттек, тәмле итеп уха пешереп ашарлык балыклы да булып кайтып киттек. Саф һавада балык тотканнн соң төшке аш та бик тәмле булды.
-
Сабантуй! 01.06.2015

Балаларны Халыкара яклау көне уңаеннан мәктәбебездә Сабантуй булды. Сабантуе уку алдынгыларын котлау белән башланып китте. Бәйрәмгә авылыбыз кибете дә килгән иде. Кибет хуҗасы Зөфәр абыйлары, балалар өчен, махсус татлы мамык ясый торган аппарат та сатып алган. Балалар бик куандылар. Бәйрәмдә бик күп яңа уен төрләре дә кертелгән иде. Бүләкләре дә бик матур иде. Укучылар да, килгән кунаклар да бик канәгать булып таралдылар.
-
Лагерь 01.06.2015

Җәйнең беренче көнендә, Балаларны Халыкара яклау көнендә мәктәбебездә җәйге ял лагеры ачылып китте. Балалар беренче көнне үк Сабантуй бәйрәмендә катнашып, бик күп бүләкләр оттылар. Балаларны бәйрәм белән котлап, сау-сәламәт ял итүләрен теләп калыйк.
-
Соңгы кыңгырау 29.05.2015

22 май көнне безнең мәктәптә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булып узды. 9, 11 нче сыйныф укучылары бик матур чыгыш зерләгәннәр иде. Быелгы уку елында безнең мәктәбебез олимпиада нәтиҗәләре буенча кабат беренче урында. Һәм әлеге уңышларның төп сәбәпчеләре дә, күбесе, 9, 11нче сыйныф укучылары арасыннан. Без алар белән бик горурланабыз. Алда әле аларны бик зур сынаулар көтә. Без аларга нык сәламәтлек, түземлелек, имтиханнар тапшырганда зур уңышлар юлдаш булсын иде дип теләп калабыз.
-
Поздравляем!!! 14.05.2015

13 мая 2015 года в 16.00 в районном доме культуры прошла торжественная церемония награждения учащихся - интеллектуалов нашего района. На церемонию были приглашены учащиеся 4-11 классов победители и призеры предметных олимпиад, их родители и педагоги. И наша школа заняла I место за высокие показатели обучающихся в муниципальном и региональном этапах Всероссийских и республиканских олимпиад. Молодцы!!!!
-
“Бердәм экологик дәрес” 13.05.2015

Бүген “Бердәм экологик дәрес” үткәрелде. Әлеге дәрес балаларга экологик тәрбия һәм белем бирү, аларда табигатькә, тереклек ияләренә аңлы,сакчыл караш, кешелеклелек, киң күңеллелек сыйфатлары тәрбияләү, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт уяту максатыннан оештырылды.




