Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
| Адрес: | 422051 Республика Татарстан, Сабинский район, село Корсабаш, улица Школьная, дом 26 |
| Телефон: | +7(843)-624-97-38 |
| E-Mail: | korsabashsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Корсабашская школа-интернат " |
| Руководитель: | Шарипов Айдар Нагимович |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 50 учеников |
| У нас учат: | 21 учитель (дефектолог) |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
"Озын толым " бәйгесе 06.03.2015

6 нче март көнне мәктәптә 8 март Халыкара Хатын-кызлар көненә багышланган “Озын толым “ бәйгесе үтте. Бәйгедә 2-8 класс кызлары катнашты. Бәйрәм җыр-бию белән үрелеп барды. Без дә барлык Гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз.. Исәнлек, саулык ак бәхетләр телибез. Бәйрәм белән Сезне!
-
Тыл ветераннарын котлау 05.03.2015

5 нче март көнне без укучылар белән тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең -70 еллыгы медальләрен тапшыру тантанасында катнаштык. Аларның сугыш елларында күрсәткән батырлыклары хакында безнең онытырга хакыбыз юк. Шул Бөек батырлык алдында без баш ияргә бурычлыбыз. Менә бүгенге чара да шул максаттан чыгып оештырылды.
-
Мәктәбебез горурлыгы 27.02.2015

IX сыйныф укучысы Юсупова Ризәләне астрономия фәненән Республика олимпиадасында җиңүче булуы, Россия Федерациясе буенча региональ этапта призер, татар теле, рус теле, рус әдәбиятыннан Республика олимпиадасында призер булуы белән чын күңелдән котлыйбыз!
Ризәләнең әтисе Юсупов Зәфәр Закировичка, әнисе Юсупова Райлә Ильгизовнага, укытучыларына олы рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Аҗаган" хәрби-патриотик уены 20.02.2015

-
"Батырлык дәресләре" 19.02.2015

19 февраль көнне безнең мәктәптә "Батырлык дәресләре" утте. Аны ОБЖ укытучысы Башаров Фәннур Шайдуллович үткәрде. Презентация ярдәмендә Бөек Ватан сугышы геройлары белән таныштыру, хәзерге вакытта МЧС хезмәте турында мәгълүмәт бирү булды.
-
Район балалар Думасы утырышында 18.02.2015

18 нче февраль көнне укучылар район балалар Думасы утырышында катнаштылар. Утырыш бик өешкан төстә барды. Укучылар комитетларга бүленеп эшләделәр. Алга таба планнар төзеделәр. Соңыннан күмәк , хәрәкәтчән бию өйрәнделәр.
-
Хәрби - патриотик айлык дәвам итә. 17.02.2015

Хәрби-патриотик айлык кысаларында тарих укытучысы Юсупова Раилә Илгизовна Бөек Ватан сугышының төп этаплары, Герой-шәһәрләр, Бөек полководецлар турында тарих дәресләрендә укучыларга мәгълүматлар бирде.
-
Гашыйклар көне 14.02.2015

Бүген -Гашыйклар көне. Без дә бу көнне мәктәбебездә “Тылсымлы тартма “ куйдык. Укучылар бер-берсенә йөрәкләр ясап, тартмага салдылар. Соңыннан бу открыткаларны ияләренә тапшыру тантанасы булды. Кичә бик күңелле үтте.
-
"Весёлые старты" 14.02.2015

Бүген, 14 нче февраль көнне, “Хәрби-патриотик спорт айлыгы” уңаеннан мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары арасында “Күңелле стартлар” уены уздырылды. Әлеге уенда “Ну, погоди!” һәм “Чебурашка” командалары үзара җитезлектә, көчлелектә һәм тапкырлыкта көч сынаштылар. Уеннар бик киеренке барды. Ике команда да бик җитез һәм көчле иде. Шулай булуга да карамастан, “Ну, погоди!” командасы җиңүгә иреште. Уен ахырында җиңүчеләргә грамота һәм кечкенә генә булса да бүләкләр тапшырылды. Афәрин, башлангыч сыйныф укучылары! Әле айлык дәвам итә. Алдагы уен һәм ярышларда сезгә уңышлар телибез.
-
"Әлифба бәйрәме" 13.02.2015





