Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
| Адрес: | 422051 Республика Татарстан, Сабинский район, село Корсабаш, улица Школьная, дом 26 |
| Телефон: | +7(843)-624-97-38 |
| E-Mail: | korsabashsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Корсабашская школа-интернат " |
| Руководитель: | Шарипов Айдар Нагимович |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 50 учеников |
| У нас учат: | 21 учитель (дефектолог) |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
Волейбол ярышы 10.01.2015

10нчы гыйнвар көнне, Шәмәрдән авылында, укучылар арасында волейбол буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышларда безнең мәктәптән кызлар һәм егетләр командалары катнашты. Район күләмендә зона ярышларында җиңеп килгән кызлар 6, егетләр 7 команда катнашты. Безнең укучыларыбыз уңышлы гына чыгыш ясады. Егетләребез бик әз генә очко аермасы белән призлы урынга керә алмыйча, 4 нче урында калдылар. Шулай булса да алар бик матур уен күрсәттеләр. Без аларга бик зур рәхмәтле! Алга таба кызларыбызга да, егетләребезгә дә ныграк шөгыльләнеп, призлы урыннар яулауларын теләп калабыз!
-
7 нче көн 09.01.2015

7 нче көн. “Лагерь ябылу тантанасы”на багышланган концерт куйдык. Укучылар рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр. Уеннар уйнадылар. Көннең икенче яртысында мәдәният йортына һәм китапханәгә экскурсиягә бардык. Китапханәче Фәридә апа укучыларга кызыклы викторина үткәрде. Аннары чыршы янында дискотека булды.
-
6 нчы көн 08.01.2015

6 нчы көн. Без “Сабантуй” комплексында. Иң беренче чабышкы атлар , аларның яшәү урыннары белән таныштык. Тренер кызлар укучыларга атта йөрү серләрен сөйләделәр. Соңыннан ату комплексына бардык. Укучылар үзләре дә “очып баручы тәлинкәләрне “ атып карадылар.
-
5 нче көн 07.01.2015

Лагерьның 5 нче көнендә без Икшермә урта мәктәбенә экскурсиягә бардык. Мәктәптә безне бик җылы каршы алдылар. Авиатренажер , анда йөрүче укучыларның иҗат иткән эшләре белән таныштык. “Чын “ очучы белән очраштык. Тирда ату коралын сүтеп җыю серләрен белделәр. Тырыш, төгәл булырга кирәклеген тирәнтен аңладылар. Экскурсия укучыларга бик ошады
-
4 нче көн 06.01.2015

Лагерьның 4 көнендә без укучылар белән “Нарат” боз сараена бардык. Укучылар бик рәхәтләнеп тимераякларда шудылар. Соңыннан урман музеена бардык. Сәяхәт укучыларга бик ошады.
-
Лагерьнең 3 нче көне 05.01.2015

Бүген кышкы лагерьнең өченче көне. Көндәгечә укучыларны барлагач, физарядка ясагач, иртәнге ашны ашаганнан сон балалар отрядларда эшләделәр: 8 нче сыйныф укучылары белән Зөлфия Рашатовна рус теленнән әзерлек үткәрде, ә калган укучылар белән Алинә Ильфатовна "Тизрәк, биегрәк, көчлерәк"дигән ярыш оештырды.Төшке аштан соң укучыларны "Күңелле стартлар" һәм чаңгыда шуу көтә иде. Бүгенге көн дә шулай күңелле генә үтеп китте.
-
2 нче көн 04.01.2015

Югары сыйныф укучылары ял белән имтиханнарга әзерлекне бергә бәйләп алып бардылар. 5-7 нче сыйныф укучылары белән Яңа ел КВНы үткәрелде. Укучылар бик теләп конкурсларда катнаштылар һәм шахмат уйнадылар.
-
Кышкы лагерь 1 нче көн 03.01.2015

Бүген 3 нче гыйнвар көнне "Балкыш" лагеренең ачылу тантанасы узды. Барлыгы 35 укучы белән җиде көнгә төрле чаралар планлаштырылды. Балалар отрядларга бүленделәр, исемнәр, девизлар уйладылар. Саф һавада хәрәкәтле уеннар һәм чаңгыда шуу укучыларның сәламәтлеге өчен бик файдалы булды.
-
Яңа ел бәйрәме 2015 28.12.2014

Бүген 1-7 сыйныфлар өчен Яңа ел бәйрәме үтте.Анда иске елны озату һәм Яңа 2015нче елны каршы алу күренешләре күрсәтелде, җыр-бию, шигырьләр, уеннар белән үрелеп барды. Укучыларга бик тә ошады.
-
Яңа ел бәйрәме
27.12.2014
Бүген 8-11 сыйныфлар өчен Яңа ел бәйрәме үтте.Анда иске елны озату һәм Яңа 2015нче елны каршы алу күренешләре күрсәтелде, җыр-бию, уеннар белән үрелеп барды.




