МБДОУ «Мешабашский детский сад «Тюльпан» Сабинского муниципального района РТ» / Саба районы Мишәбаш авылы "Тюльпан балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район,д.Мешабаш,Г.Тукая улица, 21. |
| Телефон: | 88436246753 |
| E-Mail: | DsadTyl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-"Мешабашский детский сад" Тюльпан" |
| Руководитель: | Маликова Залия Ренатовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 воспитателя |
МБДОУ «Мешабашский детский сад «Тюльпан» Сабинского муниципального района РТ» / Саба районы Мишәбаш авылы "Тюльпан балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
Кросс-2016 24.09.2016

-
Тирә-якны яшелләндерү 23.09.2016

Бүген без дә агач утырту акциясендә катнаштык. Агачлар утырту - изге гамәл, дип, юкка гына әйтмиләр. Әйләнә-тирәдә күпме генә агач булмасын, ул бер кайчан да артык булмый. Тирә-якны яшелләндерү юнәлешендә үткәрелүче бу чара дәвамлы булсын.
-
Танып белү эшчәнлеге 20.09.2016

Танып белү эшчәнлегендә «Башак» Украин халык әкиятен өстәл театры итеп сәхнәләштердек. Балалар бик теләп катнашты. Үз рольләрен оста итеп башкардылар.
-
Корбан гәете бәйрәме мөбарәк булсын 17.09.2016

Дини бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме. Бу бәйрәм уңаеннан безнең “Тюльпан” балалар бакчасында да корбан ашы уткәрелде. Авылыбыз абыстае Надия абыстай балаларга вәгазь сөйләде. Балаларыбыз төрле догаларны яттан башкардылар. Корбан итеннэн пешерелгән аш белэн сыйландылар. Бу бәйрәм аша кешелеклелек, ярдәмчеллек кебек унай сыйфатлар тәрбияләүне максат итеп куйдык.
-
Математика өйрәнәбез 09.09.2016

Балаларда математикага кызыксыну уяту максатыннан бүген безгә кунакка "Бараш" килде.Ул узе белән күчтәнәчләр дә алып килгән иде. Без аларны санадык,озын,кыска, тар,киң икәнлекләрен чагыштырдык.
-
Гөмбә һәм гөмбәчек 08.09.2016

Кисеп ябыштыру эшчәнлегендә гөмбә һәм гөмбәчек ясадык.
-
Көзге көн 07.09.2016

Табигать әкренләп көзгә кергән мизгелдә балалар белән экскурциядэ булдык. Агачлардагы үзгәрешләрне күзәттек.
Алтын көз килде безгә,
Сары яфраклар җирдә.
-
Белем бәйрәме 01.09.2016

Бүген мәктәпләрдэ белем бәйрәме булып узды. Бездә бу бәйрәмнән читтә калмадык. Балалар белән белем иленә керер өчен ачкыч эзләдек. Алда безне кызыклы ачышлар, очрашулар көтә. Бәйрәм белән сезне!
-
Чыгыш 20.08.2016

Егерменче август көнне тәрбичеләрнең секция утырышы булып узды.Тәрбиячебез Яруллина Э.И. Явлаштау авылы "Ромашка" балалар бакчасы тәрбиячесе Багутова Н.М. белән берлектә чыгыш ясадылар. Алар үз эшләрендә яңа алым ЛЭПБУК ясау һәм аны куллану буенча мастер класс күрсәттеләр. Бу эш алымы тәрбиячеләрдә зур кызыксыну уятты.
-
Бездә кунак та Шаян һәм Наян 13.08.2016

Бүген безнең иртәбез бик күңелле башланып китте.Безгә кунакка клоуннар Шаян һәм Наян килделәр.Алар балалар белән берлектә уеннар уйнадылар, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.Ә иң күңеллесе сабын күбеге очырту булды.Шундый кызыклы иттереп балаларның күңелләрен ачканнары өчен Явлаштау авылы китапханәчесе Галиева Тәгьзимәгә һәм Мишәбаш авылы клуб мөдире Ахатова Ханиягә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.






