МБДОУ «Мешабашский детский сад «Тюльпан» Сабинского муниципального района РТ» / Саба районы Мишәбаш авылы "Тюльпан балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район,д.Мешабаш,Г.Тукая улица, 21. |
| Телефон: | 88436246753 |
| E-Mail: | DsadTyl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-"Мешабашский детский сад" Тюльпан" |
| Руководитель: | Маликова Залия Ренатовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 воспитателя |
МБДОУ «Мешабашский детский сад «Тюльпан» Сабинского муниципального района РТ» / Саба районы Мишәбаш авылы "Тюльпан балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Тренировка үткәрдек 09.04.2016

-
Янгын куркынычсызлыгы. 07.04.2016

Балаларның янгын сүндерүчеләр хезмәте турындагы белемнәрен тирәнтен өйрәттек, бу профессиягә карата кызыксыну уятырга, өйдә ут чыкканда ничек эш итәргә икәнен төрле хикәяләр, шигырьләр, әңгәмәләр аша һәр балага якын килеп аңлатырга тырыштык.. Янгын сүндерүчеләр машинасы белән таныштырдык һәм кисеп ябыштыру ысулы белән янгын сүндерү машинасы ясадык.
-
Күмәк көч белән 01.04.2016

Эшкә уңай караш тәрбияләү, кызыксыну уяту максатыннан мәйданчыктагы карны тараттык.Күмәкләшеп эшләргә өйрәндек.
-
Әвәләү шөгеле. 31.03.2016

Әвәләү шөгыленә кызыксыну һәм уңай мөнәсәбәт формалаштыру; балаларның уйлаган предметларын төрле әвәләү ысуллары кулланып,пөхтә эшләүләренә ирешү максатыннан балалар белән язгы умырзая ясадык. Алар үз эшләреннән канәгатъ калдылар.
-
Су- яшәү чыганагы 29.03.2016

Балаларның су турындагы белемнәрен ныгытуны максат итеп куйдык. Суның үзенчәлекле билгеләре белән таныштырдык. Суга карата сакчыл караш тәрбияләргә тырыштык. Эксперименталь тикшерү эшчәнлегендә кызыклы тикшерүләр алып бардык.
-
Нәүрүз мөбарәк булсын! 26.03.2016

Бүген бездә «Нәүрүз» бәйрәме. Элек заманнарда безнең бабаларыбыз, бабаларыбызның бабалары Яңа ел бәйрәмен 21 мартта уздырганнар. Аны «Нәүрүз» бәйрәме диеп атаганнар.Бу көнне бар кеше дә бәйрәмчә киенгән, бер-берсен котлаган.Бездәген бер-беребезне котладык,төрле уеннар уйнадык. Нәүрүз бәйрәме күренешләрен сезгә тәкъдим итәбез.
-
Нәүрүз мөбарәк булсын! 26.03.2016

Менә кашык, менә күкәй.
Тот кулыңа чибәркәй.
Син дә йөгер, мин дә калмам.
Кем узар бу ярышта?
Нәүрүз мөбарак булсын!
Нәүрүз мөбарак булсын!
Табын түгәрәк булсын!
-
Нәүрүз мөбарәк булсын! 26.03.2016

Еллар имин, илнең куге аяз булсын
Сабыйларның шат авазы яңгырап торсын
Бәйрәм мөбәрәк , табыннар түгәрәк булсын
Хәерле юллар, хәерле еллар насыйп булсын!
-
Кошларны каршылыйбыз 19.03.2016

Кошларны каршы алу аларга оя ясаудан башлана.Кошларга сакчыл караш тәрбияләү максатынннан,"Иң матур сыерчык оясы ясаучы" дигән конкурс уздырдык. Балалар белән рәсемнәр ясадык.Бу эштә актив катнашкан әтиләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Сәламәт тәндә-сәламәт акыл 12.03.2016

Бакчабызда сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре белән таныштыру максатыннан, әниләр белән берлектә "Сәламәт тәндә сәламәт акыл" дигән кичә уздырдык. Хәрәкәтле уеннар,күңелле стартлар уены уздырдык.Балалар үзләренең котлау сәламнәрен җыр аша тапшырдылар. Кичәдән әниләр канәгать калдылар, зур рәхмәтләрен җиткерделәр.Сәламәтлегегезне саклагыз, ныгытыгыз һәм арттырыгыз!Сәламәт тәндә-сәламәт акыл!






