МБДОУ «Мешабашский детский сад «Тюльпан» Сабинского муниципального района РТ» / Саба районы Мишәбаш авылы "Тюльпан балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район,д.Мешабаш,Г.Тукая улица, 21. |
| Телефон: | 88436246753 |
| E-Mail: | DsadTyl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-"Мешабашский детский сад" Тюльпан" |
| Руководитель: | Маликова Залия Ренатовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 воспитателя |
МБДОУ «Мешабашский детский сад «Тюльпан» Сабинского муниципального района РТ» / Саба районы Мишәбаш авылы "Тюльпан балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
Балык тоту малайлар эше 08.07.2016

Әдел, Шамил,Раушан, Ислам балык тоту малайлар эше диләр.Үзләренчә балык тотмакчылар.Ләкин кызларыбызның да калышасы килми. Бүгенге көнебез бик күңелле үтте.
-
Җәйге чәчәкләр ясадык. 03.07.2016

Гадәти булмаган рәсем ясау алымын кулланып, бармаклар белән җәйге матур чәчәкләр ясадык.Бу алымны куллану балаларда рәсем ясауга кызыксыну уятты. Аларның күзләрендә очкыннар уйнады.
-
Дуслык чәчәге. 30.06.2016

Бүген балалар белән үз-ара дуслык турында сөйләштек.Алар үзләренең дуслары белән "Дуслык чәчәге" ясадылар. Дуслыгыбыз чәчәк атсын, матур булсын теләкләр.
-
Әкияттә кунакта. 24.06.2016

Балаларга физик тәрбияне төрлечә үткәрергә тырышабыз.УМК битлекләрен кулланып, төрле әкияти геройларга әйләнәбез.Әлеге рәсемдә бүреләрнең зирәклеген, җитезлеген тикшердек.
-
Лилияләр чәчәк атты. 23.06.2016

Бакчабызны ямьгә төреп Лилияләр чәчәк атты.
-
Авылым чишмәләре. 18.06.2016

Авылым чишмәләрен өйрәнү, саклауны күздә тотып чишмә аланына юл тоттык.Балалалар белән чишмә суының бик салкын, бик йомшак, тәмле, файдалы икәнен өйрәндек. Чишмәләрне саклап чистартып торырга кирәклеген аңлаттык.
-
Уенчыклар кибете. 16.06.2016

Бүген тэрбияче Эльмира апалары уенчыклар кибетендә сатучы булды. Уенчыкларны сатып алгач сакларга кирәклеген,югалтмыйча, пөхтә итеп уйнарга өйрәтте.
-
Осторожно открытое окно!! 10.06.2016

-
Туган көнең белән ! 09.06.2016

Бүген бездә туган көн.Җәйнең матур көнендә акыллы, матур кыз Галимуллина Сөмбел дөньяга аваз салган.Без аны туган көне белән тәбрик итәбез. Туган көне белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз.Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булып үссен! Туар таңнары тыныч, гомере бәхетле булсын.Бәхетле балачак телибез!!!
-
5 июнь – Халыкара экология көне 07.06.2016

Экология көне уңаеннан тәбигать кочагына ял итәргә бардык.Максатыбыз балаларны тәбигатьне сакларга, яратырга өйрәтү иде.Нәниләр кошлар тавышын тыңлап, яшел тәбигатьнең матурлыгына карап таң калдылар.






