МБДОУ «Мешабашский детский сад «Тюльпан» Сабинского муниципального района РТ» / Саба районы Мишәбаш авылы "Тюльпан балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район,д.Мешабаш,Г.Тукая улица, 21. |
| Телефон: | 88436246753 |
| E-Mail: | DsadTyl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-"Мешабашский детский сад" Тюльпан" |
| Руководитель: | Маликова Залия Ренатовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 воспитателя |
МБДОУ «Мешабашский детский сад «Тюльпан» Сабинского муниципального района РТ» / Саба районы Мишәбаш авылы "Тюльпан балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
"Күңелле туп" 21.08.2015

Балаларның сәламәтлеген ныгытуда физкультура белән шөгелләнүнең роле зур. Физик күнегүләрне уен формасында алып барырга тырышабыз. "Күңелле туп" уены балаларга бик ошый.
-
Физкультура ясыйбыз. 21.08.2015

Ялкауланып тормыйбыз ,
Физкультура ясыйбыз.
-
Әкият яратабыз. 14.08.2015

Әкият яратмаган бала бик аздыр. Безнең балалар бакчасында әкиятләрне бик яраталар.Бигрәктә әкиятләрне сәхнәләштерү ошый аларга. Бүген без "Теремкәй" әкиятен күрсәттек.Әкият аша дуслык, тыйнаклык, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләргә тырыштык.
-
Бөҗәкләр дөньясына сәяхәт. 07.08.2015

Балаларны тәбигатьне сакларга өйрәтүне һәм күзәтүчәнлекләрен арттыруны максат итеп куйдык. Бөҗәкләр дөньясына сәяхәт ясадык. Күбәләк, сикерткә, кырмыска белән таныштык. Кырмыскаларның ояларын күзәттек.
-
Туган көнең белән ! 31.07.2015

Бүген Аделнең туган көне.Туган көн уңаеннан кечкенә генә бәйрәм кичәсе оештырдык. Җырлар җырладык, котлау сүзләрен шигырьләр аша җиткердек. Без аңа саулык, шатлык, бәхетле балачак телибез.
-
Мәчеткә бардык. 10.07.2015

Рамазан ае иң саваплы ай. Бүген без балалар белән мәчеткә килдек. Безне анда мөләем йөзле, дин сабакларын тырышып өйрәнүче Алинә апалары каршы алды. Ул балаларга кыска һәм үтемле итеп Рамазан ае турында сөйләде. Мөселманнарча исәнләшергә өйрәтте. Мәчет белән таныштырды. Изге коръән китабын пакъ күңел, пакъ тән белән генә укырга яраганлыгы турында аңлатты.
-
Тәҗрибә уздырдык. 09.07.2015

Нидер уйлап табу һәр баланың уенда була. Балалар тәрбияче апалары белән бергәләп су, ком, һава белән тәҗрибәләр уздырдылар."Бата батмый", "Нәрсә авырырак", "Суның төсен үзгәртү" дигән уеннар уйнадылар.
-
Җәйге кул эшләре -2015. 04.07.2015

-
Әкияти мәйданчык. 04.07.2015

Балаларда әйләнә - тирәдәге матурлыкка кызыксыну уятуны максат итеп, җәйге мәйданчыгыбызны төрле кул эшләре белән бизәргә булдык. Тырышлыгыбыз бушка китмәде. Әкияти, гүзәл мәйданчык барлыкка килде. Ата-аналарның да өлеше бар бу матурлыкта. Балалар бакчасы тормышына битараф булмаган әти- әниләребезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Җәйге кул эшләре -2015. 04.07.2015

Аю килгән урманнан,
Кемдер аны чакырган.
Бакчадагы балаларга ,
Бер тәпән бал китергән.






