МБДОУ «Мешабашский детский сад «Тюльпан» Сабинского муниципального района РТ» / Саба районы Мишәбаш авылы "Тюльпан балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район,д.Мешабаш,Г.Тукая улица, 21. |
| Телефон: | 88436246753 |
| E-Mail: | DsadTyl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-"Мешабашский детский сад" Тюльпан" |
| Руководитель: | Маликова Залия Ренатовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 воспитателя |
МБДОУ «Мешабашский детский сад «Тюльпан» Сабинского муниципального района РТ» / Саба районы Мишәбаш авылы "Тюльпан балалар бакчасы" - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58
-
Чишмәләргә сак караш. 18.05.2015

Дөньяда, тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе су. Шуңа да бүген авылыбыз чишмәләрен өйрәндек.Туган якка мәхәббәт, чишмәләргә сак караш тәрбияләүне максат итеп куйдык.
-
Чишмә аланында. 18.05.2015

Чишмә эзләп киттек тау юлыннан,
Йотылып-йотылып суын эчәрлек.
-
Язучыларыбыз иҗаты. 16.05.2015

Бу атна буе язучыларыбызның иҗаты белән таныштык. Әкиятләр, хикәяләр ярдәмендә балаларның сөйләм телен үстердек."Әкиятләр иленә" сәяхәт ясадык.
-
"Бөек Җиңүгә - 70 ел." 08.05.2015

Бу атнада бакчабызда балалар белән Бөек Ватан сугышы геройлары, тыл батырлары, Хәтер китабы турында әңгәмә алып бардык, презентация карадык. Иҗади сәнгать - кисеп ябыштыру шөгелендә мәңгелек ут төшерелгән открытка ясадык.
-
Баларның бакчага ияләнүләре. 08.05.2015

Баларның бакчага ияләнүләре бүгеннән башлады. "Балалар белән бергә уйныйбыз" дигән шөгел безнең кечкенә нәниләребезгә бик ошады.
-
Нәүрүз, мөбәрәкбад! 21.03.2015

Бүген Мишабаш авылы мәдәният йортында мәктәп, балалар бакчасы белән берлектә Нәүрүз бәйрәме үтте. Бәйрәм матур җырлар, спорт уеннары белән үрелеп барды. Барлык килгән кунаклар карга боткасыннан авыз иттеләр. Бәйрәм ярминкә белән дәвам итте.
-
"Талантлар утравы" конкурсы 15.03.2015

Бүген Саба районы мәдәният йортында "Талантлар утравы" дип исемләнгән конкурс гөрләп узды.Бу конкурста безнең бакчабыздан Гафиятова Исламия әнисе Надия апа белән "Халык җырлары" номинациясендә мөнәҗәт башкардылар. Уңышлы чыгыш ясап алар "Гала концерт" турына үттеләр. Аларны котлыйбыз һәм алга таба зур уңышлар телибез!!!
-
Котлыйм сине , әнием! 07.03.2015

Минем әни бу дөняның
Иң чибәре, сылуы
Нинди бәхет -
Һәр баланың
Үз әнисе булуы!
-
Әбиемнең серле сандыгы 28.02.2015

Әбиемнең матур сандыгы!
Нинди серләр саклый икән ул?
Гомер буе җыйган хәзинәме,
Әллә инде күңел бизәгеме,
Нинди серләр саклый икән ул?
-
Бәйрәм белән , әтием!!! 20.02.2015

Әтиләребез бәйрәме
Безнең дә көткән бәйрәм
Җырлап - биеп күңел ачыйк
Бүген әтиләр белән.






