МБДОУ «Мешабашский детский сад «Тюльпан» Сабинского муниципального района РТ» / Саба районы Мишәбаш авылы "Тюльпан балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район,д.Мешабаш,Г.Тукая улица, 21. |
| Телефон: | 88436246753 |
| E-Mail: | DsadTyl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-"Мешабашский детский сад" Тюльпан" |
| Руководитель: | Маликова Залия Ренатовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 воспитателя |
МБДОУ «Мешабашский детский сад «Тюльпан» Сабинского муниципального района РТ» / Саба районы Мишәбаш авылы "Тюльпан балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58
-
14.02.2015

Безнең Мишабаш "Тюльпан" балалар бакчасы башлангыч мәктәп һәм башка оешмалар белән тыгыз элемтәдә тора. Бәйрәмнәрне, төрле чараларны бергә - бергә күмәкләшеп уздырабыз.Менә бүген дә, ягъни 14 февраль көнне алар безгә күчтәнәч итеп Бөек Ватан Сугышының 70 еллыгына багышланган "Кызыл алмалар" дип исемләнгән моңсу театр алып килгәннәр иде. Укучылар бик матур чыгыш ясадылар. Безгә шундый очрашу оештырган өчен укытучылар Шакирова Рафига һәм Галимуллина Ләйсән апаларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба да башлангыч мәктәп белән яхшы мөнәсәбәтләрдә эшләргә насыйп булсын иде.
-
Сәламәтлек сере 16.01.2015

Йөрим мин көлеп кенә,
Сер бирмәм, диеп кенә
Сәламәтлек нигезен
Спортта күреп кенә.
Кышын шуам чаңгыда
Рәхәт бит саф һавада.
-
Бәхет, шатлык алып кил син, Яңа ел! 28.12.2014

Син, Яңа ел, инде безгә
Матурлык кына китер.
Ныгысын дуслык , татулык
Иман бир балаларга.
Саулык - сәламәтлек китер
Озак - озак елларга.
-
Кар сыннары - 2014 23.12.2014

-
Кар сыннары - 2014 23.12.2014

-
Кар сыннары - 2014 23.12.2014

Йөгереп чыктык урамга
Кар атышып уйнадык
И уйнадык, и уйнадык
Тик барыбер туймадык.
Әйдә, - диде шунда кемдер
Кар бабай ясыйк бергә!
Вил чапты кишер алырга
Нил йөгерде күмергә.
-
Саф һава - тәнгә дәва 10.12.2014

Саф һавага чыгып,
Таудан чана шуып,
Кышның салкыннарын
Җибәрәбез, куып.
-
Әниләр бәйрәме 29.11.2014

Әнием күз нурым
Кадерлем син минем
Иң олы, иң изге
Бәгърем син минем.
-
Ата - аналар җыелышы
29.11.2014
Барлык әти - әниләргә дә 2015 елның 1 нче гыйварына бакчага йөргән балага взнос бәясе арту буенча җыелыш уздырылды.Һәркемгә аңлатылды, компенсация өлеше кире кайтарылу буенча сөйләшү эшләре алып барылды. Түләү тәртибе түбәдәгечә:1) 1,5 - 3 яшькәчә түләү - 2395 (379 - туклану өлеше), 2) 3 - 7 яшькәчә түләү - 2510 (490 - туклану өлеше) арткан бәя белән.
-
Өлкәннәр көне. 31.10.2014

Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, акыллы фикерләре белән безгә юл күрсәтүче дәү әниләребез,кадерле әбиләребезне өлкәннәр көне уңаеннан, бәйрәм кичәсенә чакырдык.Безнең балалар үзләрненең яратуларын шигырьләр ,җырлар, биюләр аша җиткерделәр.Күңел җылысы биреп ясаган бүләкләрен әбиләренә тапшырдылар.Бәйрәм белән сезне хөрмәтле өлкәннәребез!






