МБДОУ «Мешабашский детский сад «Тюльпан» Сабинского муниципального района РТ» / Саба районы Мишәбаш авылы "Тюльпан балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район,д.Мешабаш,Г.Тукая улица, 21. |
| Телефон: | 88436246753 |
| E-Mail: | DsadTyl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-"Мешабашский детский сад" Тюльпан" |
| Руководитель: | Маликова Залия Ренатовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 воспитателя |
МБДОУ «Мешабашский детский сад «Тюльпан» Сабинского муниципального района РТ» / Саба районы Мишәбаш авылы "Тюльпан балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
Мәдәният йортына сәяхәт. 16.06.2015

Бүген без сәяхәткә мәдәният йортына килдек.Балаларны ачык йөзле Хания апалары каршы алды.Беренче тукталышыбыз-китапханә булды.Анда без кызыклы китаплар карадык.Хания апалары әкиятләр, шигырьләр укыды.Китапларны саклап кына тотарга кирәклеген аңлатты.
-
Спорт бүлмәсендә. 16.06.2015

Икенче тукталыш- спорт бүлмәсе.
Сәламәт үсәр өчен,
Көч-куәт өстим әле.
-
Хәрәкәттә бәрәкәт. 16.06.2015

Өченче тукталыш-спорт зал.
Бигрәк шаян инде без,
Тик тормыйбыз бердә без.
Футбол тубын күрүгә,
Артыннан йөгерәбез.
-
Россия-зур дәүләт. 09.06.2015

Россия көне уңаеннан "Россия -зур дәүләт"дигән темага әңгәмәләр үткәрдек. Россия символикаларын искә төшердек.
-
Сабан туй. 03.06.2015

Татар халкының милли бәйрәме Сабан туе бәйрәме уздырдык. Көч сынаштык, ярыштык. Балаларга аркан тарту уены бик ошады.
-
Сау бул бакчам. 30.05.2015

Бүген безнең бакчабыз да зур бәйрәм -бакча белән хушлашу кичәсе узды.Бакчабыздагы иң акыллы, тәртипле кызларны мәктәпкә озаттык.Кичә җыр,бию шигырьләр белән үрелеп барды. Шулай ук акыл эшчәнлегенә сораулар бирелде, "Кем тизрәк" уены уйнатылды.Күмәк биюләр әти-әниләр тарафыннан зур алкышларга күмелде.
-
Әниләрдән фатиха. 30.05.2015

Әниләребезнең җылы карашлары -балаларга фатиха булды.Яхшы киңәшләре һәрвакыт юлдаш булсын.
-
Сау бул бакча, исәнме мәктәп. 30.05.2015

Кичәбезнең икенче өлеше "Сау бул бакча, исәнме мәктәп" дип аталды. Ягымлы карашлы Рафига Рашитовна балаларны мәктәпкә кабул итеп алды. Мәктәп тормышы белән таныштырды.
-
Җәйге бер көн. 28.05.2015

Әйләнә тирәбездәге гүзәллекне күрер өчен, бүген без ерак китмәдек.Үзебезнең бакча тирәли сәяхәт ясадык.Анда үскән агачлар, чәчәкләр белән таныштык.Күбәләкләр очканын күзәттек.Балаларның күзәтүчәнлекләрен арттырдык. Җәйге матур көнгә соклану уятып, бакчабызга карата ярату хисләре тәрбияләдек.
-
Бүлмә гөлләре. 24.05.2015

Балаларга бүлмә гөлләренә карап соклану, сакчыл караш , гөлләр өчен кирәкле шартлар турында мәгълүмәт бирү атналыкның төп максаты булып торды.Шулай ук бүлмә гөлләрен үстерүгә кызыксыну уятырга, өлкәннәргә ярдәм итү теләген тудырыга тырыштык.






