Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Старый Мичан, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-624-23-22 |
| E-Mail: | mishansaba@yandex.ru Snmc.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мичанская ООШ Сабинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Шайхлисламов Булат Фанитович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 47 учащихся |
| У нас учат: | 18 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Яңа ел бәйрәме 29.12.2013

Бүген лагерьда гына түгел, бөтен мәктәптә зур тамаша- Яңа ел бәйрәме! 1 нче сменада 1-7 класс укучылары “сәяхәткә чыгучыларны” ял итерделәр. Залда утыручы “пассажирлар” вакытның үткәнен сизми дә калдылар.
2 нче сменада 8-11 сыйныф укучылары “Ялкын”, “Татар яшьләре”, “Курсанты” командаларына бүленеп, КВН да көч сынаштылар. Сәламләү, мәзәк күрсәтү, дуэт, күмәк бию, самая спортивная команда номинацияләрендә сәхнәдә үз осталыкларын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә “Татар яшьләре” командасы җиңеп чыкты. Без аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Лагерьның дүртенче көне 28.12.2013

Лагерьның дүртенче көне иҗади эшләргә бай булды. Авыл өйләрендәге орнамент бизәкләр төшерү, төсле кәгазьдән аппликация ясау, “Сочи- 2014” темасына рәсемнәр конкурслары һәр баланың иҗади сәләтен үстерүгә юнәлтелде. “Тапкырларга табышмак” бәйгесендә иң зирәкләр ачыкланды.
-
Лагерьның өченче көне 27.12.2013

Бүген лагерьның өченче көне. Укучылар “Бадминтон”, “Компьютерный мир”, “”Хореография” түгәрәкләрендә булдылар. Яңа күнегүләр өйрәнделәр, Яңа ел бәйрәменә әзерләнделәр. Төшке аштан соң “Әкиятләрне сәнгатьле сөйләүче” һәм “Татар халык әкиятләре” рәсемнәр конкурсы булды.
-
Күңелле ял итәбез 26.12.2013

«Кояшкай» лагерында ял итүче 20 бала көн дәвамында төрледән – төрле чараларда катнашалар. 26 сы көнне түгәрәкләрдә булдылар, авыл буйлап сәяхәткә чыктылар, Сабага бассейнга бардылар.
-
"Кояшкай" лагеры ачылды 25.12.2013

Бүген кышкы каникул башланды. Каникулның беренче көненнән мәктәп яны “КОЯШКАЙ” лагеры ачылды. 25-31 кадәр 20 бала лагерьда ял итәчәк. Беренче көн иҗади эшләр, җыр- биюләр белән чиратлаштырып оештырылды. Укучылар бик кәнәгать кайтып киттеләр.
-
Кар сыннары әзер 23.12.2013

Мәктәп каршында “Яңа ел” , “Сочи -2014”, “Пушкин әкиятләре” темаларына кардан сыннар ясап куйдык. Бу эштә актив катнашкан укытучыларга, укучыларга рәхмәт белдерәбез.
-
Ачык дәресләр 20.12.2013

Декабрьдә гуманитар фәннәр айлыгы бара. Рус теле укытучылары Мустафина Ф.М., Ибрагимова С.М. 5,8 класста ачык дәресләр үткәрделәр.. Ситдикова Р.Р. 9 класста “Своя игра” уенын үткәрде.
-
Яңа елга әзерлек 20.12.2013

Бу атнада чисталык акциясе үткәрелде. Укучыларга авыллар, шәһәрләр, район, республика, җир шарында экологинең торышы аңлатылды.
Яңа елга әзерлек дәвам итә. Стенгазеталар әзер. Кар сыннарын буяп куясы калды.
-
Технология укытучылары семинары 19.12.2013

Бүген мәктәптә район мәктәпләренең технология укытучылары семинары булды. Технология укытучысы Гараева С.С. 7 нче сыйныфта “Фетрдан брошь ясау” темасына мастер- класс уздырды. Семинарның икенче өлешендә “Авылыбыз уңганнары” темасына ачык чара үткәрелде. Укучылар, проект эшенә материал җыю максатыннан, Яңа Мичән, Иске Мичән, Керәнне авыллары буйлап “йөреп”, һәр авылның осталары белән таныштылар.
-
Котлыйбыз!
18.12.2013
Технология фәненнән призлы урын алган укучыларыбыз ГАРАЕВА АЙЗИЛӘНЕ һәм ХАЙРУЛЛИН ИНСАФНЫ уңышлары белән котлыйбыз!










