Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Старый Мичан, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-624-23-22 |
| E-Mail: | mishansaba@yandex.ru Snmc.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мичанская ООШ Сабинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Шайхлисламов Булат Фанитович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 47 учащихся |
| У нас учат: | 18 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
Әхмәт Фәйзинең тууына 110 ел 11.03.2013

Күренекле татар язучысы Әхмәт Фәйзинең тууына 110 ел тулу уңаеннан китапханә мөдире Гараева Сәрия Солтановна һәм 7нче сыйныф укучылары язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.
-
1 Март- Россиядә песиләр көне 01.03.2013

Бүген 1 Март - Россиядә песиләр көне дип игълан ителде. Шул уңайдан мәктәптә биология, география укытучысы Билалиева Г.Ф. песиләргә багышланган рәсем, фотоконкурс оештырды. Динамик пауза вакытында укучылар песиләргә багышлап шигырьләр укыдылар, әкиятләрен тыңладылар.
-
Конференция 28.02.2013

27нче февраль көнне Саба гимназиясендә республика күләмендә Ә.Кәримуллин исемендәге фәнни-гамәли конференция үтте. Безнең мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы Ахунова Айгөл (фәнни җитәкчесе Миннебаева И.М.) Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” әсәрендә прототиплар” темасы буенча чыгыш ясады һәм 2нче урынга лаек булды. Уңышлар телибез!
-
Мәктәп ярминкәсе 28.02.2013

28нче февральдә мәктәптә “Аз булсын, тәмле булсын” дигән исем астында ярминкә үткәрелде. Бу чарада укучылар, укытучылар, әти-әниләр бик теләп катнаштылар, рәхәтләнеп пешкән ризыклар белән сыйландылар.
-
"Туган тел"көне 25.02.2013

21нче февраль-Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан мәктәбебездә тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миннебаева И.М. 8нче сыйныф укучылары арасында “Туган телеңне беләсезме?” дип исемләнгән викторина үтте. “Зирәкләр” һәм “Тапкырлар” командалары үзара көч сынашты. Укучылар тел турында белемнәрен барладылар, зирәклекләрен сынадылар.
-
"Аҗаган" 2013 22.02.2013

Мәктәп күләмендә укучыларның күптән көткән "Аҗаган" уены булып узды. Бу уенда "Яшелләр" взводы җиңде.
-
"Ягез әле, егетләр!" 18.02.2013

"Спорт һәм оборона айлыгы" планы нигезендә "Ягез әле, егетләр!" ярышы булып узды.
-
Турниктан тартылу һәм идәннән этелү 17.02.2013

"Спорт һәм оборона айлыгы" кысаларында мәктәп күләмендә егетләр өчен турниктан тартылу һәм кызлар өчен идәннән этелү ярышлары узды.
-
Ачык дәрес 16.02.2013

Гараева Сәрия Солтановна технология дәресеннән "Фартукларны моделәштерү" дигән ачык дәрес күрсәтте.
-
Волейбол ярышы 16.02.2013

Ел саен мәктәптә февраль ае хәрби- патриотик айлык буларак үтә. 16 февраль көнне "Яшелләр" һәм "Зәңгәрләр" командалары арасында волейбол ярышы уздырылды. "Яшелләр" командасы җиңүгә иреште.










