МБДОУ «Шеморданский детский сад общеразвивающего вида №3 «Салават купере» с.Шемордан Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан.ул.Хади Такташа, дом 1 |
| Телефон: | +7(843)-623-25-92 |
| E-Mail: | DsadSal.Sab@tatar.ru; shemordan.detsad3@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Шеморданский детский сад №3 "Салават купере" |
| Руководитель: | Хамзина Равиля Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 224 воспитанников |
| У нас учат: | 25 педагога |
МБДОУ «Шеморданский детский сад общеразвивающего вида №3 «Салават купере» с.Шемордан Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
"День дружбы" "Дуслык көне" 01.08.2023

Летом каждый день в детском саду насыщен разными мероприятиями. Один из таких дней во второй младшей группе №2 прошёл под названием «День дружбы». Ребята познакомились с художественной литературой о дружбе С. Михалкова «Песенка друзей», В. Сутеева «Яблоко». Дети учились рассуждать, отвечать на вопросы, составлять небольшой рассказ о своём друге. Играли в игры на сплочение детского коллектива «Доскажи словечко», «Друг к дружке», «Обнимашки».
Җәй көне балалар бакчасында һәр көн төрле чаралар белән тулы. Шундый көннәрнең берсе 2 нче номерлы икенче кеченәләр төркемендә «Дуслык көне» исеме астында узды. Балалар дуслык турындагы С.Михалковның «Дуслар җыры», В.Сутеевның «Алма» әсәрләре белән таныштылар. Алар фикер йөртергә, сорауларга җавап бирергә, дуслары турында кечкенә хикәя сөйләргә өйрәнделәр. Балалар коллективын берләштерү максатыннан "Сүзне әйтеп бетер", "Бер береңә", "Кочаклаш" кебек уеннар уйнадылар.
-
Первые шаги в мир хороших манер. Яхшы гадәтләр дөньясына беренче адымнар. 31.07.2023

Хорошо воспитанные люди обязательно должны знать и соблюдать правила этикета ежедневно, ежечасно, везде. С целью обогащения и расширения знаний детей о правилах поведения, об этикете, в средней группе №2 прошло занятие "Первые шаги в мир хороших манер". Дети в ходе занятия активно участвуя в беседе, играя в дидактические и сюжетно-ролевые игры, учились находить правильные решения в различных проблемных ситуациях, совершенствовать культуру диалогической речи, выслушивать собеседника, отвечать на вопросы полными предложениями и фразами.
Яхшы тәрбияләнгән кешеләр көн саен, сәгать саен, һәр җирдә этикет кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиеш. Балаларның үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, этикет турындагы белемнәрен баету һәм киңәйтү максатыннан 2 нче номерлы уртанчылар төркемендә "Яхшы гадәтләр дөньясына беренче адымнар" дәресе узды. Дәрес барышында балалар әңгәмәдә актив катнашып, дидактик һәм сюжетлы-рольле уеннар уйнап, төрле проблемалы ситуацияләрдә дөрес чишелешләр табарга, диалогик сөйләм культурасын камилләштерергә, әңгәмәдәшне тыңларга, сорауларга тулы җөмләләр һәм фразалар белән җавап бирергә өйрәнделәр.
-
День загадывания желаний. Теләкләр теләү көне. 28.07.2023

Сегодня 28 июля 2023 года - День загадывания желаний. Это волшебный праздник отмечали и воспитанники второй младшей группы №1. Они посмотрели мультфильм "Цветик-семицветик", а затем сделали из бумаги волшебный цветок, загадали свои желания. Мы желаем всем сердцем, чтобы их детские мечты и желания обязательно исполнились.
Бүген 2023 елның 28 июле - Теләкләр теләү көне. Бу тылсымлы бәйрәмне 1 нче номерлы икенче кеченәләр төркемендә тәрбияләнүчеләр дә билгеләп үтте. Алар "Цветик-семицветик" мультфильмын карадылар, ә аннары кәгазьдән үзләре Тылсымлы чәчәк ясадылар, үз теләкләрен теләделәр. Без чын йөрәктән аларның балачак хыяллары һәм теләкләренең тормышка ашуын телибез.
-
Волшебные слова. Тылсымлы сүзләр. 28.07.2023

Сегодня для детей второй младшей группы было организовано доброе и познавательное мероприятие "Волшебные слова". Ребята рассуждали от том, что такое дружба, приводили свои примеры о помощи друзьям. Рассказывали о своих лучших друзьях, как они употребляют волшебные слова и как стараются совершать добрые поступки. А в завершении мероприятия дружно играли в пальчиковый театр "Теремок".
Бүген икенче кеченәләр төркеме балалары өчен "Тылсымлы сүзләр" дип исемләнгән игелекле һәм танып белү чарасы оештырылды. Балалар дуслыкның нәрсә икәнлеге турында фикер йөрттеләр, дусларга ярдәм итү турында үз мисалларын китерделәр. Иң яхшы дуслары, ничек тылсымлы сүзләр кулланулары һәм яхшы эшләр башкарырга тырышулары турында сөйләделәр. Ә чара ахырында бердәм һәм дус булып "Теремкәй" бармак театрын уйнадылар.
-
Утренняя гимнастика на свежем воздухе. Саф һавада иртәнге гимнастика. 27.07.2023

В летний период ежедневно в нашем детском саду утренняя гимнастика проводится под ритмичную веселую музыку на улице. Польза утренней гимнастики велика для всех, но для детей особенно. Гимнастика для детей на свежем воздухе – это залог здоровья и хорошего настроения.
Җәйге чорда безнең балалар бакчасында көн саен иртәнге гимнастика урамда ритмик күңелле музыкага үткәрелә. Иртәнге гимнастиканың файдасы һәркем өчен бар, әмма балалар өчен аеруча зур. Ачык һавада балалар өчен гимнастика - ул сәламәтлек нигезе һәм яхшы кәеф.
-
Маленькие исследователи. Нәни эзләнүчеләр. 26.07.2023

Дети дошкольного возраста по своей природе исследователи окружающего мира. В основе экспериментальной деятельности дошкольников лежит жажда познания, стремления к открытиям, любознательность, потребность в умственных впечатлениях, и наша задача удовлетворить потребности детей и это приведёт к интеллектуальному, эмоциональному развитию. С целью решения этих задач, с детьми второй младшей группы были организованы интересные эксперименты с бумагой и эксперимент "Вулкан". Дети были активными участниками и были в восторге.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар табигате буенча тирә-юньне тикшерүчеләр. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның эксперименталь эшчәнлеге нигезендә белем алу, ачышларга омтылу, кызыксынучанлык, акыл ихтыяҗын үстерү ята һәм безнең бурыч - балаларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү һәм бу интеллектуаль, эмоциональ үсешкә китерәчәк. Бу мәсьәләләрне хәл итү максатыннан, икенче кечкенәләр төркеме балалары белән кәгазь белән кызыклы экспериментлар һәм "Вулкан" эксперименты оештырылды. Балалар актив катнаштылар булдылар һәм бик шат иделәр.
-
Как вести себя при вооруженном нападении. Кораллы һөҗүм вакытында үзеңне ничек тотарга. 25.07.2023

С целью формирования у детей способов самозащиты и обеспечения безопасности в случаи возникновения чрезвычайной ситуации, с детьми второй младшей группы №1 была организована беседа по теме "Полезные советы по безопасности. Как вести себя при вооруженном нападении".
Балаларда гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта үз-үзеңне саклау ысулларын формалаштыру һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан, беренче номерлы икенче кеченәләр төркем балалары белән "Иминлек буенча файдалы киңәшләр. Кораллы һөҗүм вакытында үзеңне ничек тотарга" темасына әңгәмә оештырылды.
-
"Путешествие в страну сказок Г.Тукая, А.Алиша" "Г.Тукай, А. Алиша әкиятләре иленә сәяхәт" 24.07.2023

С воспитанниками старшей группы №1 было организовано мероприятие "Путешествие в страну сказок Г.Тукая, А.Алиша". Дети с удовольствием вспомнили сказки татарских писателей, активно приняли участие в беседе, играли в дидактические игры, при помощи театра на ложках инсценировали сказку Г.Тукая "Су анасы". Мероприятие проводилась с целью сохранения культурного наследия татарского народа и приобщения подрастающего поколения к истории, культуре, литературе и языку татарского народа.
1 нче номерлы зурлар төркемендә тәрбияләнүчеләр белән "Г.Тукай, А. Алиша әкиятләре иленә сәяхәт" дигән чара оештырылды. Балалар татар язучыларының әкиятләрен рәхәтләнеп искә алдылар, әңгәмәдә актив катнаштылар, дидактик уеннар уйнадылар, кашык театры ярдәмендә Г.Тукайның "Су анасы" әкиятен сәхнәләштерделәр. Чара татар халкының мәдәни мирасын саклау һәм үсеп килүче буынны татар халкының тарихына, мәдәниятенә, әдәбиятына һәм теленә җәлеп итү максатыннан үткәрелде.
-
Татарстан - наш дом! Татарстан - безнең йортыбыз! 21.07.2023

Сегодня в рамках тематической недели "Национальные традиции татарского народа" с детьми старшей группы №2 был организован познавательный час "Татарстан - наш дом". В ходе мероприятия были проведенны беседа познавательного характера, различные дидактические игры. Ребята закрепили свои знания о госудаственных символах, традициях и обычаях татарского народа.
Бүген "Татар халкының милли традицияләре" тематик атналыгы кысаларында 2 нче номерлы өлкәннәр төркеме балалары белән "Татарстан - безнең йорт" танып белү сәгате оештырылды. Чара барышында танып белү характерындагы әңгәмә, төрле дидактик уеннар үткәрелде. Балалар үзләренң дәүләт символлары, татар халкының гореф-гадәтләре турындагы белемнәрен ныгыттылар.
-
Учим детей правилам антитеррористической безопасности. Балаларны террорчылыкка каршы куркынычсызллык кагыйдәләренә өйрәтәбез. 20.07.2023

С детьми первых и вторых младших группах с целью научить детей правилам антитеррористической безопасности было организовано необычное занятие. Они вместе с воспитателями инсценирую русскую народную сказку "Волк и семеро козлят на новый лад" учили правила, которые должны знать все, чтобы не случилась беда.
Беренче һәм икенче кеченәләр төркем балаларына террорчылыкка каршы куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтү максатыннан гадәти булмаган шөгыль оештырылды. Алар тәрбиячеләр белән бергә рус халык әкияте "Бүре һәм җиде кәҗә баласы" әкиятен сәхнәләштереп, бәла-каза булмасын өчен бар кешедә да белергә тиеш булган кагыйдәләрне өйрәнделәр.











