Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шикши ул.Школьная д.4а |
| Телефон: | 8(843)6246-1-21 |
| E-Mail: | DsadAkch.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Зайнуллина Айгуль Ильсуровна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 30 детей ,в филиале 7 детей |
| У нас учат: | 4 педагога ,в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
С праздником! 27.09.2013

Поздравляем с праздником всех работников дошкольных учреждений, отдающих ежедневно тепло своих сердец детям! Мы уверены, что наша доброта и педагогическое мастерство превратят каждый день для воспитанников в детском саду в день радости и счастья! С праздником, коллеги!
-
Өлкәннәр көне! 25.09.2013

Әби кеше гел яхшылык тели
Гаебебез булса кичерә.
Гомер буе калыйк тугърылыкта
Әби дигән изге кешегә.
Әбием, Дәү әнием, Ерак әбием, Кунак әбием! Нинди матур бу сүз. Әни сүзе кебек кадерле һәм якын. Алар булмаса, бу тормышның бер ягы китек булыр иде. Аллага Шөкер, бакчабызга йөрүче балаларның барысының да әби – бабайлары исән – сау.
Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган “Әбием - алтыным” дип исемләнгән балалар иртәсендә әбиләребез кунак булып киттеләр. Оныклары чыгышына сөенеп, сокланып, алга таба да зур уңышлар теләп, изге теләкләрен җиткерделәр.
-
"Әбием - алтыным!" 25.09.2013

Кадерле әбиләрен бәйрәм белән котлаудан нәниләребез дә читтә калмады. Матур шигырьләр сөйләп, дәртле җырлар җырлап, күңел түрендә булган хисләрен әбиләренә җиткерделәр.
Оныкларга терәк булып
Яшәгез сез шатлыкта
Сәламәтлек, ак бәхетләр
Юлдаш булсын картлыкта.
-
Изучаем русский язык 24.09.2013

Разучивание физкультминутки по теме: Знакомство (Приветствие).
«Здравствуй»
Здравствуй, солнце золотое,
Здравствуй, небо голубое,
Здравствуй, вольный ветерок,
Здравствуй, маленький дубок.
Мы живем в одном краю.
Я вас всех приветствую.
-
"Татарстан кроссы - 2013" 21.09.2013

Балалар һәм бакча хезмәткәрләре “Татарстан кроссы - 2013”тән дә читтә калмады. Балалар старт сәгатен иртә таңннан көтеп алып, бик теләп йөгерделәр. Җирле үзидарә хезмәткәре, Раилә апалары, аларны күчтәнәч белән финиш сызыгында көтеп торды.
-
"Артта калма, уз,уз!" 21.09.2013

"Артта калма, уз, уз!"
-
"Татарстан кроссы - 2013" 21.09.2013

"Татарстан кроссы - 2013". Саф һавага чыгып, бөтен коллектив белән йөгерү җанга да, тәнгә дә дәва булды! Тәрбиячеләрнең йөзе кояш кебек балкыды.
-
"Исәнме, Алтын көз"! 18.09.2013

Безне сагынып килдеңме?
16 – 20 нче сентябрь “Исәнме, Алтын көз” атналыгы иде. Көннәрнең салкынча булуына карамастан, бакчадан ишетелеп торган балаларның шат авазы, сирәк кенә булса да кояшны да дәшеп чакырды. Бу мизгелдә без, табигатьнең матурлыгына соклана – соклана, алтын шәлләрен япкан агачларның яфракларын, матурлыкларын әле дә югалтмаган чәчәк таҗларын һәм орлыкларын җыйдык. Көзге табигатьтә экскурсия балаларга бик ошады һәм файдалы булды.
-
1 июнь – Балаларны яклау көне
11.06.2013
1 июнь – Балаларны яклау көне
1 июнь балаларны яклау көне район балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар өчен зур бәйрәм булды. Кичәне, барлык балаларны һәм әти – әниләрне бәйрәм белән котлап, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Билалова Л.Р. ачып җибәрде. Бу көнне "Олимпиягә безнең сәлам!” сәламәтлек театры конкурсына нәтиҗә ясалып, әлеге конкурста җиңгән коллективлар бүләкләнде.
Безнең бакча балалары 3 нче урынга лаек булдылар.Шулай ук "Иң оста роль башкаручы кызлар” исеменә Гыйбадуллина Камилә , "Иң оста роль башкаручы малайлар” исеменә Әмиров Камил лаек булды.
Кичәнең икенче өлешендә "Куркынычсыз юллар – балаларга!” район конкурсына йомгак ясалды.Бездә тәрбияләнүче Хаертдинова Таңсылу кызыксындыру бүләгенә лаек булды.Безнең бу көнне алган кичерешләрне сүзләр белән аңлатып бетерерлек түгел! Без үзебезнең балалар белән горурланабыз, аларга уңышлар, саулык-сәламәтлек телибез. Балаларның күңелләрен күргәннәре , чын бәйрәм ясаганнары өчен, шушы бәйрәмне оештыручыларга бик зур рәхмәт!
-
" Сабантуй-2013" 11.06.2013

9 нчы июнь көнне безнең бакча балалары “ Сабантуй” бәйрәмендә катнашып матур бүләкләр алдылар.Үзләренең җырлары,биюгә осталыклары белән әти-әниләрен куандырдылар,тамашачыларны рәхәтләндереп ял иттерделәр. Безнең балаларны зурлаганы өчен, һәрчак чакырып көтеп алганы өчен Шекше мәдәният йорты мөдире Ләйсән Хисмәтовага зур рәхмәтебезне җиткерәбез!



