Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шикши ул.Школьная д.4а |
| Телефон: | 8(843)6246-1-21 |
| E-Mail: | DsadAkch.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Зайнуллина Айгуль Ильсуровна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 30 детей ,в филиале 7 детей |
| У нас учат: | 4 педагога ,в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
"Халыкара балаларны яклау көне" 01.06.2013

Җәйнең беренче көнендә үк малайлар һәм кызлар өчен бергә җыелып күңел ачарга мөмкинлек туа. Районыбызда Халыкара балаларны яклау көненә багышлап төрледән-төрле чаралар уздырыла. Безнең Шекше авыл җирлегендә яшәүче һәм кунакка кайтучы балалар инде берничә ел рәттән мәдәният йорты каршындагы мәйданга җыелып бәйрәм итә. Алар өчен быел “Күңелле балачак” дип исемләнгән мәдәни-спорт бәйрәме оештырылды. Төрле уеннар, бәйге-ярышларга нигезләнгән бу чарада “Акчарлак” ясле-бакчасында тәрбияләнүче нәниләр , Шекше урта мәктәбе укучылары, шулай ук мәктәп каршында оештырылган “Кыңгырау” сәламәтләндерү лагерендә ял итүче балалар, авылга кунакка кайткан малайлар һәм кызлар, әле 1 яшен тутырып тәпи атлый башлаган сабыйлар да катнашты. Балалар күмәкләшеп тә, аерым-аерым да ярышты бу көнне. Алар чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, кашык белән су ташу кебек сабантуй уеннарын да, чиләккә туп ыргыту, скакалкада сикерү, банкага теннис шары салып бүләк алу, кыстыргыч җыю һ.б. төр уеннарны да үз итте. Малайлар һәм кызлар командаларга тупланып эстафетада көч сынашты бу көнне. Балалар арасында җыр-бию, нәфис сүз бәйгесе дә үткәрелде. Ярыш-уеннарда катнашучыларның барысына да мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре әзерләгән, шулай ук мәктәп яны лагеренә йөрүче балаларның әти-әниләре, сабыйларны куандырырга теләгән авылдашлар китергән бүләк-призлар тапшырылды.
-
"Сау бул бакча!" 30.05.2013

Кадерле балалар!
Сезне ихлас йөрәктән бүгенге бәйрәм белән котлыйбыз! Бүген безнең барыбыз өчендә моңсу һәм шатлыклы бәйрәм көне. Без кабат үз оябыздан кош балаларын биек, зәңгәр күкләргә очырабыз!
Кадерле балалар!
Алда сезне катлаулы , сикәлтәле,бормалы юллар көтә, киртә-каршылыкларга да очрар. Ләкин сез нык торыгыз, көчле рухлы булып калыгыз, бу тормышта үз юлыгызны табыгыз!
Бакчагызны һичкайчан онытмагыз!
Бәхетле булыгыз!
Ак юл сезгә!
-
"Олимпия сәламе!” 27.05.2013

Сез кайдан? – дип сорасагыз,
- Без – Шекшедән, “Акчарлак” бакчасыннан.
- Сикерәбез,
- Уйныйбыз,
- Хәрәкәтне яратабыз,
- Һич кенә тик тормыйбыз.
- Башкалабызда зур бәйрәм,
Шат күңелле бар халык.
Сәлам, универсиада,
Без Сине көтеп алдык!
-
"Әкияттә кунакта" 25.05.2013

-
"Чәчәкле алан" 24.05.2013

-
11.05.2013

Һәр көн алсу таңнар атсын,
Күңелне куандырып.
Таңнарда кошлар сайрасын,
Бар җиһанга кушылып.
Сугыш уты җирдә кабынмасын,
Гөрләп үссен игеннәр.
Матур тормыш өчен көрәш барсын,
Ишәймәсен гарип – ятимнәр.
Хушлашырга вакыт җитте,
Тәмамланды кичәбез.
Мондый бәйрәмнәр еш булыр
Сез бик теләп килсәгез.
Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле
Күңелләрдә калсын уелып.
Соңгы кабат булмас язган булса,
Гөрләшербез кабат җыелып.
-
09.05.2013

Җиңү бәйрәмнәре ел саен авылыбызда зурлап үткәрелә.Бөек Ватан сугышында катнашкан бабайлар инде авылда берәү генә калды.Бакчага йөрүче балалар мәдәният йортында үткән бәйрәм чарасында катнашып,әбиләрен,бабайларын җиңү бәйрәме белән котладылар.
-
08.05.2013

Җиңү көне!
Халык бәйрәм итә.
Яз төренгән янар комачка.
Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Йөз балкытып карый кояш та.
-
Өмәдә 27.04.2013

Эш табыла кемгә дә
Энҗе Мөэминова
Бөтен кеше эштә бүген,
Бөтен кеше өмәдә.
Өмә булгач, өмә инде,
Эш табыла кемгә дә.
Гөр-гөр килеп күгәрченнәр,
Биеп йөри тирәдә.
Алсу белән Гүзәлия
Аларга җим сибәләр.
Әтиләр түтәл күтәрә,
Гөл утырта әниләр.
Арбадагы бәбиләрне
Тирбәтәләр әбиләр.
Бабайлар өйрәтеп тора:
Чокыр казый малайлар.
Агач утырта урамга
Олы-олы агайлар.
Бөтен кеше эштә бүген,
Бөтен кеше өмәдә.
Өмә булгач өмә инде,
Эш табыла кемгә дә.
Өмәне көтеп алалар
Көткән кебек бәйрәмне.
Нинди көн соң өмә көне?
Эш көнеме? Бәйрәмме?
-
"Шигъри викторина" 23.04.2013

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Шушы юлларны җырлап, көйләп инде ничәмә-ничә буын үсте.23 нче апрель көнне безнең ясле бакча балалары да, бу юлларның авторы булган, бөек Тукай абыйлары алдында баш иеп, аның истәлегенә багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Авторның балалар өчен язылган шигырьләрен дә белгәнлекләрен күрсәттеләр, “ Шигъри викторина” да сынатмадылар. Балаларның чыгышын яраткан әбиләре тамаша кылды. Бәйрәм ахырында әбиләр дә оныклары, оныкчыклары белән бергә татарның гимнына әйләнгән “ Туган тел” җырын башкардылар.



