Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Педагогик киңәшмә 26.12.2014

25 нче декабрь көнне Тимершык урта мәктәбендә укытучыларның педагогик киңәшмәсе үткәрелде. Көн тәртибендә:
1."Гаилә белән мәктәпнең хезмәттәшлек итү юллары" темасына чыгыш.
2.I яртыеллык нәтиҗәләре, алда торган бурычлар.
3.Кышкы каникул планы белән таныштыру.
4.Төрлеләр.
Педагогик киңәшмәне мәктәп директоры И.Г.Дәүлиев алып барды.
-
Өр-яңа 2015 нче ел килә! 23.12.2014

Өр-яңа 2015 нче ел килә!
Яңа ел килә, яңа ел!
Бәрәкәте белән килсен ул.
һәрбер өйгә, йөрәк, күңелгә
Бәхетләре белән иңсен ул.
Мәктәбебез дә яңа елны каршы алырга әзерләнә. Мәктәп тирәсенә әкият геройлары килделәр, һәркемне Кыш бабай белән Кар кызы каршы ала. Җыйнак кына тау да ясалды, башлангыч сыйныф укучылары рәхәтләнеп шуалар. 28 нче декабрь көнне 1-11 нче сыйныфлар өчен Яңа ел бәйрәмнәре үткәреләчәк. Мәктәп администрациясе укытучылар коллективын, техник хезмәткәрләр һәм операторларны, укучыларны, әти-әниләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлый, бәхет-шатлыклар, иҗади уңышлар тели. Яңа ел төкле аягы белән килсен!!!
-
Иҗади шәхес тәрбияләүдә мәктәп китапханәсенең роле! 19.12.2014

Бүген, 19 нчы декабрь көнне, Тимершык урта мәктәбендә "Иҗади шәхес тәрбияләүдә мәктәп китапханәсенең роле" темасына семинар үткәрелде. Семинарда район мәктәбе китапханәчеләре һәм район мәгариф идарәсе методисты Айгөл Маратовна катнашты. Семинарда шигъри күңелле якташыбыз шагыйрә Сәлимә апа Нуриева белән очрашу үткәрелде. Кунаклар өчен мәктәп буенча экскурсия оештырылды. Семинарның икенче өлешендә театр студиясе Т.Миңнуллинның "Кулъяулык" әсәрен сәхнәләштереп күрсәтте. Гөлсинә Шакирова мәктәп китапханәсенең эшчәнлеген яктыртып чыгыш ясады. Семинар бик нәтиҗәле үтте. Мәктәп китапханәчесе Г.Х.Шакирова, актив катнашкан татар теле һәм әдәбияты укытучысы М.Ф.Миннеханова, оештыручы-педагог Л.З.Гафурова, "Хореография" түгәрәге җитәкчесе И.Р.Фазылҗанов, "Оста куллар" түгәрәге җитәкчесе А.Ф.Фальванова, физкультура укытучысы Ш.Х.Шакировларга дирекция исеменнән зур рәхмәт белдерелә.
-
Тимурчылар Маһинур апада! 15.12.2014

Мәктәпнең тимурчылары һәрвакыт хезмәттә, өлкәннәребезгә ярдәм итәләр. Ял көне, 14 нче декабрь көнне, 8 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Миннеханова М.Ф.) Тимершык авылында гомер кичерүче Маһинур апага ярдәмгә бардылар. Алар 1 машина утынны тиешле җиргә урнаштырдылар. Маһинур апа балаларга иң изге теләкләрен җиткерде. Дирекция исеменнән укучыларга, әти-әниләренә, сыйныф җитәкчеләренә зур рәхмәт белдерелә.
-
Күпкырлы шәхес формалаштыруда сыйныфтан тыш эшчәнлекнең әһәмияте! 15.12.2014

12 нче декабрь көнне мәктәптә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинары үткәрелде. "Күпкырлы шәхес формалаштыруда сыйныфтан тыш эшчәнлекнең әһәмияте" темасына үткәрелгән семинарда "Безнең тормышта - акча" (7 нче Б сыйныфы, сыйныф җитәкчесе Хаҗиева Ә.Г.), "Иң җылы яктылык" (4 нче сыйныф, җитәкчесе Галимова Г.Х.), "Дуслар җыелган җирдә" (5 нче сыйныф, җитәкчесе Якупова Л.Р. һәм оештыручы-педагог Гафурова Л.З.) дип исемләнгән сыйныф сәгатьләре, өстәмә белем бирү түгәрәкләре буенча "Судно модельләре төзү" (җитәкчесе технология укытучысы Гәрәев И.Г.), "Оста куллар" (җитәкчесе технология укытучысы Фальванова А.Ф.), "Баскетбол" (җитәкчесе физкультура укытучысы Шакиров Ш.Х.), "Хореография" (җитәкчесе Фазылҗанов И.Р.) шөгыльләре, түгәрәктә эшләнгән кул эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителде. Шулай ук "Театр студиясе" (җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миннеханова М.Ф.) Т.Миңнуллинның "Кулъяулык" әсәрен сәхнәләштереп күрсәтте. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Х.С.Нәҗипова "Күпкырлы шәхес формалаштыруда сыйныфтан тыш эшчәнлекнең әһәмияте" дигән темага мәктәпнең тәрбия юнәлешләрен яктыртып чыгыш ясады. Семинар бик нәтиҗәле үтте. Семинарда актив катнашкан сыйныф җитәкчеләренә, түгәрәк җитәкчеләренә, Миннеханова М.Ф.ларга дирекция исеменнән зур рәхмәт белдерелә.
-
Волонтерлар акция үткәрә! 09.12.2014

Тимершык урта мәктәбе волонтерлары һәрвакыт хәрәкәттә. Инвалидлар декадасы уңаеннан, ярдәмгә мохтаҗлар турында кайгырталар, булышлык күрсәтәләр. Бүген алар районыбызның Кызыл-Мишә авылында урнашкан 8 нче төрдәге махсус гомумбелем бирү мәктәп-интернатына бардылар һәм "Яңа елга бүләкләр" акциясе үткәрделәр. Акция барышында алар тренинглар оештырдылар, һәр укучы белән якыннан таныштылар. Аннары кар бөртекләре һәм гирляндалар ясарга өйрәттеләр. Шулай ук Яңа елга яңа төр биюне дә укучылар бик тиз отып алдылар. Укучыларның күңелләре күтәрелде, алар волонтерларга рәхмәтләр әйттеләр. Волонтерлар үз эшләреннән бик канәгать калдылар.
-
Һөнәри эшчәнлек 08.12.2014

Тимершык урта мәктәбенең 8, 10 нчы сыйныф укучылары бүген Лесхозга экскурсиягә бардылар. Экскурсия һөнәри юнәлеш бирү максатыннан оештырылды. Саба районының халыкны эш белән тәэмин итү һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе, Тимершык урта мәктәбе чыгарылыш укучысы Д.Р.Габдрахманов автобуста ук Лесхоздагы оешмалар турында сөйли барды. Лесхозда урманчылыкта булдык. Анда, күркәдән орлык ясаудан алып, агачны устерү, аннан чимал ясау технологияләре турында бик тәфсилләп сөйләделәр. "Урман музее"нда, "Нарат" боз сараенда булу укучыларда зур тәэсирлэр калдырды. Экскурсияне оештыручыларга зур рәхмәт белдерәбез.
-
"Театр студиясенең" уңышлы чыгышы! 08.12.2014

Тимершык урта мәктәбендә "Театр студиясе" уңышлы эшләп килә. Аңа тәҗрибәле татар теле һәм әдәбияты укытучысы М.Ф.Миннеханова җитәкчелек итә. Шәүкәт Биктимеров исемендәге III Республика театр сәнгате конкурсында, Т.Миңнуллинның "Кулъяулык" әсәрен сәхнәләштереп, II урын яуладылар. Ныклы әзерлек үз нәтиҗәсен бирде. Сәнгатьне үз иткән укучыларыбызның күп булуы безне бик сокландыра. Укучыларга (8 һәм 9 нчы сыйныф укучылары) һәм аларны әзерләгән җитәкчеләре М.Ф.Миннехановага дирекция исеменнән зур рәхмәт белдерелә, алга таба да иҗади уңышлар тели.
-
Әниләрне кадерлик! 05.12.2014

Бүген 1-2 нче сыйныфлар өчен Әниләр бәйрәме үткәрелде. Укучылар әниләргә багышлап концерт куйдылар, ясаган бүләкләрен бирделәр. Җыр, шигырь, бию белән аралашып алып барылган бәйрәм бик матур үтте.
-
Әниләребезне бәйрәм белән котладык! 04.12.2014

Мәктәптә сыйныфтан тыш чаралар даими үтеп тора. Әниләр бәйрәме уңаеннан, мәктәптә "Әнием, кояш белән тиңлим сине!" дигән әдәби-музыкаль монтаж үткәрелде. 3-4 нче сыйныфларның әниләре килде. Бәйрәмдә изге теләкләр, матур сүзләр, дәртле биюләр, моңлы җырлар башкарылды. Һәр бала әнисенә, бәйрәм белән котлап, үзе ясаган бүләкләр тапшырды. Музыка укытучысы Гөлназ Рәшитовна, әниләргә бәйрәм сәламе итеп, үзенең яраткан "Әниемә" җырын башкарды. Бәйрәм бик матур үтте, бәйрәмне әзерләгән оештыручы-педагог Л.З.Гафуровага, сыйныф җитәкчеләре Галимова Г.Х., Мусина Г.Ф., хореограф Фазылҗанов И.Р., музыка укытучысы Дәүлиева Г.Р.ларга дирекция исеменнән рәхмәт белдерелә.



















