Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Чишмәләр - яшәү чыганагы! 09.09.2014

Мәктәптә тимурчылык эшенә зур игътибар бирелә. Чишмәләргә шефлык итү- мөһим эш. 6 нчы сыйныф укучыларының сыйныф сәгате (җомга көнне) авылыбызның "Сабир" чишмәсе янында үткәрелде. Сыйныф җитәкчесе Хаҗиев А.Х. чишмәләр, аларның килеп чыгышлары, шифалы суының халыкка файдасы турында сөйләде. Шуннан соң чишмә биләмәсе чистартылды, улаклары юылды. Сыйныф сәгате файдалы һәм нәтиҗәле үтте.
-
Сыйныф сәгатьләре - табигать кочагында! 09.09.2014

Мәктәптә атнага бер мәртәбә махсус график нигезендә тематик сыйныф сәгатьләре үткәрелә. 8 нче сентябрьдә 7 нче Б сыйныфы (сыйныф җитәкчесе Хаҗиева Ә.Г.) тәрбия сәгатен авылыбызның бик матур җирендә урнашкан "Алый чишмәсе" янында үткәрделәр. Алар экологик сукмак буйлап чишмәгә бардылар, аның тарихы турында сөйләштеләр, чишмә кырыйларын чүп-чардан арындырдылар.
-
Беслан вакыйгаларына - 10 ел! 03.09.2014

Бүген Бесланда булып узган канкойгыч вакыйгаларның булуына 10 ел тулды. 2004 нче елның 1 нче сентябрендә чечен сугышчылары Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендәге мәктәптә 1100 ләп укытучыны, укучыны, аларның туганнарын тотык итеп алды. 330дан артык тотык, шул исәптән 186 бала һәлак булды.
Шушы уңайдан мәктәптә сыйныф сәгатьләре үткәрелде, укучылар презентацияләр, видеофильмнар карадылар. Тарих укытучысы А.Х.Хаҗиев укучыларга Беслан вакыйгаларының килеп чыгуын, фаҗигале хәлләрне сөйләде. Бүгенге тынычлыкның кадерен белергә, тырышып белем алырга чакырды. .
-
Мәктәптә "Балалар куркынычсызлыгы"айлыгы бара. 03.09.2014

Мәктәптә "Балалар куркынычсызлыгы" айлыгы бара. Бүген 1-11 нче сыйныфларда юл йөрү кагыйдәләре буенча ОБЖ укытучысы А.Г.Биктимиров аңлату эшләре алып барды. Өйдән мәктәпкә, мәктәптән өйгә кайту юлында төгәл үтәргә тиешле кагыйдәләр искә төшерелде. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Чара нәтиҗәле үтте.
-
1 нче сентябрь - Белем бәйрәме! 01.09.2014

Хөрмәтле укытучылар, хезмәткәрләр, әти-әниләр, укучылар!!!
1 нче сентябрь - Белем бәйрәме! Һәркемгә якын булган матур бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз.
Яңгырый бүген һәр төбәктә
Көмеш кыңгырау чыңы.
Мәктәпләргә рәхим ит әйдә,
Яңа уку елы!
Яңа уку елында һәркемгә иҗади уңышлар, ак бәхетләр, шатлык-куанычлар телибез.
Белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейкага Саба районы капиталь ремонт һәм төзелеш бүлеге җитәкчесе И.Б.Таипов, Тимершык авыл җирлеге башлыгы Н.С.Вафина, район мәгариф бүлеге методисты Ч.Ф.Ибраһимова, ООО "Саба"ның 6 нчы филиалы зоотехнигы А.Ф. Нәгыймов, ООО "Болгар" генераль директоры Р.Г.Ахунҗанов, хөрмәткә лаек Ветеран укытучыларыбыз катнашты. Бу уку елында 1 нче сыйныфка 13 бала (Миңгәр башлангыч мәктәбенә - 1 укучы) укырга керде. Бәйрәмдә җәйге чорда эшләгән укучыларыбызга оешма җитәкчеләре тарафыннан акчалата бүләкләр тапшырылды, нәни дусларыбызга шулай ук изге теләкләр белән бергә уку-кирәк әсбаплары бүләк ителде.
Тантаналы өлештән соң, һәр сыйныфта "Батырлык" дәресләре үткәрелде, шулай ук физик тәрбия укытучылары "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы турында чыгыш ясадылар, нормативлар белән таныштырдылар.
Бәйрәм белән!
-
30 нчы август- Республика көне! 01.09.2014

Республика көне уңаеннан, район күләмендә велосипед ярышы үткәрелде. Тимершык урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Гаттарова Айгөл, Фатыйхова Нәзилә, Әхмәтҗанова Илзия, 10 нчы сыйныф укучысы Шәрәфиев Динартлар бик теләп катнаштылар. 6-8 нче сыйныф кызлары төркемендә Әхмәтҗанова Илзия III урынга лаек булды. Аны зур уңышы белән котлыйбыз, алга таба да җиңүләр теләп калабыз.
-
Экологик шимбә - "Зеленая Россия" 30.08.2014

Бөтенроссия экологик шимбәдә мәктәбебез укучылары, укытучылары чишмә яннарын җыештырдылар, тирә-ягын чүп-чардан арындырдылар. Бу акциядә һәркем теләп катнашты.
-
14 августа
14.08.2014
14 августа МБОУ «Тимершикская СОШ» посетили заместители начальников районных отделов образований по учебно-методической работе. Была проведена обзорная экскурсия по школе, участники конференции ознакомились с материально-технической базой школы, методикой проведения уроков и внеурочных занятий.
-
Добро пожаловать!
13.08.2014
13 августа в МБОУ «Тимершикская СОШ» побывали директора базовых школ, школ «Превосходства», специалисты по инклюзивному образованию. Также ознакомились с материально-технической базой школы, методикой проведения уроков и внеурочных занятий.
-
Участники съезда у нас в гостях 12.08.2014

12 августа МБОУ “Тимершикская СОШ” приняла участников VI Всероссийского съезда учителей татарского языка и литературы.



















